Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Аюский детский сад «Милэшкэй» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Миләшкәй" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423720, Республика Татарстан, Мензелинский район, с. Аю, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | 8-958-627-95-87; 8(85555) 2-84-13 |
E-Mail: | 2865000003@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Гильфанова Раушания Муаллифовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 2 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Аюский детский сад «Милэшкэй» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Миләшкәй" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне. / День защитника Отечества-23 февраля.
24.02.2024
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны котлыйбыз!
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез!
Бүгенге көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга да җиңү яулап исән-сау кайтуларын телибез!
Җылы карашыбыз кызганмыйча
Зурлыйк әле бераз үзләрен.
Бүләк итеп бәйрәм иртәсендә
Юллыйк шушы тәбрик сүзләрен!!!!!
22февраль көнне Аю "Миләшкәй " балалар бакчасында "Әти белән көчле мин "бәйрәм иртәсе булып узды. Әтиләребезгә шигырьләр, жырлар , биюләр башкардык. Бергәләп көч сынаштык , балык тоттык.Поздравляем всех мужчин, отцов, братьев с Днем защитника Отечества-23 февраля! Желаем вам и вашим близким крепкого здоровья, счастья, душевных и материальных благ, успехов во всех ваших начинаниях! Желаем всем участникам специальной военной операции сегодняшнего дня, чтобы они вернулись с победой живыми и здоровыми! 22 февраля в детском саду "Милэшкэй" прошел праздничный утренник "Папа и я сильны". Исполняли отцам стихи, песни , танцы. Вместе соревновались , ловили рыбу.
-
“Туган телләр көне” \ "День родного языка".
21.02.2024
21 февраль “Туган телләр көне” буларак билгеләп үтелә. Туган телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне дә иң беренче туган тел аша ишетәбез. Шушы уңайдан Аю авылы “Миләшкәй” балалар бакчасында “Туган телем – әткәм-әнкәм теле” исеме астында фольклор иртә булып үтте. Балаларга “Гөлчәчәк” әкиятен укып анализ ясап, туган телнең иң газиз, гүзәл тел булуын аңлаттык.
Максат: балаларда кече яшьтән туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
21 февраля отмечается как "День родного языка". Родному языку ребенка учит его самый родной, самый близкий человек – мама, которая поет ему колыбельные, ласкает, утешает. И сказки, которые учат нас мечтать, мы слышим прежде всего через родной язык. В связи с этим Аюский детский сад "Миләшкәй"провела фольклорный утренник под названием “Туган телем – әткәм-әнкәмнең теле”. Прочитав детям сказку "Гульчачак" и проанализировав ее, мы поняли, что родной язык-самый родной и прекрасный. Цель: воспитание у детей с раннего возраста любви к родному языку. -
«Яшел ут-2024» / «Зеленый огонек-2024»,
14.02.2024
14 нче февральдә 11 нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында «Яшел ут-2024» смотр-конкурсы узды. Конкурсның максаты мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшчәнлеген активлаштыру. Кадрәк “Ландыш” балалар бакчасы да конкурста катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады
14февраля на базе детского сада № 11 «Шатлык» прошел смотр-конкурс «Зеленый огонек-2024», в котором выступили лучшие воспитатели и лучшие дошкольные учреждения района по ПДД. Цель данного конкурса — активизация деятельности дошкольных образовательных организаций по обучению детей правилам безопасного поведения на дорогах и профилактике детского дорожно-транспортного травматизма. Филиал Кадряковского детского сада тоже принял участие в номинации «Лучшее дошкольное учреждение по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма».
-
Милли төркемнәрдәге татар, туган телне өйрәтүче тәрбиячеләренең методик берләшмәсе.
13.02.2024
Минзәлә муниципаль районының балалар бакчаларындагы милли төркемнәрдәге татар, туган телне өйрәтүче тәрбиячеләренең Татар Мөшегесе авылы «Тамчыкай» балалар бакчасында методик берләшмәсе булып узды.
Районыбыздан барлыгы унөч тәрбияче катнашты.Бакчага килеп керү белән безне бакча мөдире -Резеда Мөнәвир кызы каршы алды. Тәрбиячеләр бергәләшеп төрле күргәзмәләр ясап куйганнар. Әти-әниләр зур ярдәм күрсәткәннәрен сөйләделәр.
Бу берләшмәдә “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашкан Мөшеге авылы тәрбиячесе - Ләйсән Әмирхан кызы татар, инглиз телләрендә шөгыль күрсәтте. Балалар өч телне дә аңлап, җавап бирделәр. Тәрбияченең сөйләм теле салмак кына, балаларын үзенә каратып тора. Балалар ана телләрендә аралашалар, шулай ук инглиз телен дә яратып өйрәнәләр.
Салимова Юлия Михайловна Калтак «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе “Патриот тәрбияләү” эшлекле уенын уздырды. Тәрбиячеләр белән төрле уеннар оештырды. Туган ил турында мәкальләрнең ахырын тап, ребус чишү, музыкаль уен, һ.б.
“Педагогик идеяләр” күргәзмәсе оештырылган иде. Һәрбер тәрбияче үзе ясаган, куллана торган дидактик уеннарны алып килде. Аларның уйнау тәртибе белән таныштырды. Һәрбер тәрбияче үзенә яңа уеннар ясарга теләкләрен белдерделәр.
Һәрбер тәрбияче ел дәвамында проект эшләре алып бара. Бүген алар үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр. 2нче “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Зуфаковна “Аулак өй” проектын алып бара. “Каз өмәсе” бәйрәмен уздырганнар.
Мәлкән авылы тәрбиячесе Альбина Азатовна “Керәшен халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү”проектын башлап җибәргән. Авылда музей оештырылган. Балалар белән барып, музейда булган әйберләрнең тарихын өйрәнәләр. Җәмәк авылы тәрбиячесе Гөлназ Миргасимовна “Туган авылым ямьле Җәмәк” проекты алып бара. Республика буенча да катнашып 4 урын алган. 1999 елда зур музей оештырган булганнар. Авылда нинди үзгәрешләр бара, барысын да язып баралар. “Авылымның тырыш гаиләләре”, “Авылым каһарманнары”, “Ямьле дә син, туган ягым!”, “Туган ягыма багышлыйм күңел җырларымны. Якташлар иҗаты” , “Авылым турында” , “Җәмәк авылының данлыклы кешеләре” , “Ямьле дә соң, әй Туган ягым!” бүлекләрен үз эченә алган проект. Уйлап кына карыйк әле, күпме хезмәт бу проектта!!! Менә кайда ул үз эшләрен яратып эшләүчеләр! Төрле милли йолалар уздырыла. “Бишек бәйрәме”, “ Оек бәйрәме” һ.б. 5нче “Таңкай” балалар бакчасы тәрбиячесе- Рәмзилә Фаиловна “ Сорауга –җавап”, “Гаиләм- бәхет ачкычы” проектларын алып бара. Ул озак вакыт дәвамында алып барыла. Балалар үткән белән бүгенге чор әйберләре арасында бәйләнешне, балаларның үз исемнәре нәрсә аңлатканны, гаилә гербы турында сөйлиләр. Аю балалар бакчасы тәрбиячесе- Венера Зөфәровна “Кошлар” проектын алып бара. Алар кошларга җимлекләр ясыйлар, кошлар турында мәгълүмат туплыйлар.Дәвек балалар бакчасы тәрбиячесе- Фарида Сагировна “Балалар бакчасында театр эшчәнлегенең әһәмияте” проектын алып бара. Озак дәвамлы проект. Балаларның сөйләм телләрен үстерү, үз-үзләрен тоту өчен бик әһәмиятле проект. Ата-аналар белән төрле гаилә бәйрәмнәрен үздыралар.
Юлия Михайловна турында аерып язасым килә. Ул бүген бик күләмле проект эше алып килгән иде. Балалар бүгенге һәм борынгы әйберләрне чагыштырып карау өчен ясалган проект. Барлык уңган , булган сыйфатларны берләштергән тәрбиячеләрнең берсе! “Чудеса из сундука”проектында мари халкының милли әйберләре җыелган иде. Анда нәрсә генә юк?! Кечкенә чабаталар, йон оеклар, кечкенә маникенда милли киемнәр, элеккеге сөлгеләр, һ.б., һ.б. – болар барысы да кечкенә итеп, үз куллары белән чигеп, тегелгән тарихи байлыклар. Әле әйтелмәгәне күпме: кулдан ясалган алкалар, милли нәкышлар, бәхет китерә торган чигелгән рәсемнәр һ.б. !!!! Үз тарихын, эшен яратып кына түгел, ә барлык күңелен биреп эшләүче тәрбиячеләребез.
Бар бит шундый алтын күңелле, алтын куллы тәрбиячеләребез.
Тәҗрибәләре белән уртаклашучы тәрбиячеләрнең киңәшләре эзсез югалмас, алга таба хезмәттәшләребезнең эш процессында да урын алыр. -
Татарстан Республикасының дәүләт гербы кабул ителү көне /День принятие государственного герба Республики Татарстан
08.02.2024
7 февраль көнне Аю “Миләшкәй” балалар бакчасында ТРның дәүләт гербы кабул ителү көне уңаеннан, герб турында сөйләшү үткәрде . Алган мәгълүматны ныгыту өчен балалар герб рәсемен буядылар.
Максат: балаларда кече яшьтән патриотизм хисләре тәрбияләү
7 февраля в Аюском детском саду “Миләшкәй” прошел разговор о гербе, приуроченный ко Дню принятия государственного герба РТ. Для закрепления полученной информации дети раскрасили рисунок герба.
Цель: воспитание у детей с раннего возраста чувства патриотизма.
-
Кошларга булышыбыз / Помогаем птицам
02.02.2024
Без үзебезнең Аю авылы "Миләшкәй" балалар бакчасында миләш куакларына кышлаучы кошлар өчен җимлекләр элдек. Без һәркөнне иртән бакчага килгәндә җимлекләргә җим салып куябыз . Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык — аларның иң явыз дошманы. Аларның җылы күлмәкләре дә, өйләре дә юк! Алар ачы буранда да, салкында да ачык һавада йоклыйлар. Шуңада без канатлы дусларыбызны сакларбыз
Мы развесили на кустах рябины кормушки для зимующих птиц . В нашем Аюском детском саду "Милэшкэй" мы каждое утро кладем корм в кормушки . Наших зимующих птиц не пугают морозы, а вот голод — их злейший враг. У них нет ни теплых платьев, ни дома! Они спят на открытом воздухе как в сильный шторм, так и в мороз. Поэтому мы должны защитить наших пернатых друзей
- Чаңгыда шуабыз / Катаемся на лыжах 29.01.2024
-
2024 год в Российской Федерации-Год семьи/2024 ел Россия Федерациясендә-Гаилә елы.
18.01.2024
Семья-это хранитель духовных и нравственных ценностей, ценитель опыта предков, воспитания, неразрывно связывающий поколения. Ведь после тяжелого рабочего дня или возвращения из дальней поездки мы спешим, как маленький ребенок, в теплые объятия, к нашей дорогой семье. Это поток чувств верности, уважения, любви и источник безграничного счастья и душевного спокойствия. Да, семья – это теплый костер. У костела собираются его члены. Чем крепче семья, тем сильнее тепло, исходящее от нее. А чем стабильнее, крепче будут наши семьи, тем крепче будет наша страна.
Все мы знаем, что указом Президента Российской Федерации В. В. Путина 2024 год в нашей стране объявлен Годом семьи. Данное решение призвано популяризировать государственную политику в области защиты семей и сохранения традиционных ценностей.
В связи с этим был представлен логотип Года семьи. В него заложен глубокий символический смысл: на логотипе 2024 год окружен изображением сердца.
Гаилә – рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп торучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче ул. Авыр эш көненнән соң яисә ерак юлдан кайткач, без сабый бала кебек җылы кочакка, газиз гаиләбез янына ашыгабыз бит. Тугрылык, хөрмәт, мәхәббәт хисләре ташкыны, чиксез бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганагы ул. Әйе, гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ә гаиләләребез никадәр тотрыклы, нык булса, илебез көчле, кодрәтле булачак.
Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин фәрманы белән агымдагы 2024 елның илебездә Гаилә елы дип игълан ителгәнен һәркайсыбыз белә. Әлеге карар гаиләләрне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатын күздә тота.
Шул уңайдан Гаилә елының логотибы да тәкъдим ителде. Аңа бик тә тирән символик мәгънә салынган: логотипта 2024 ел йөрәк рәсеме белән уратып алынган. -
Яна ел мажаралары / Новогодние приключения
05.01.2024
5январь көнне аю авылында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Балалар шигырьләр сөйләделәр , жырлар жырладылар һәм төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
5января для детей состоялась праздничная елка . Дети пели песни , рассказывали стихи и играли в подвижные игры,. -
Кыш бабай кил безгэ.../ Дед мороз приходи в гости...
27.12.2023
Яна елга багышланган бэйрэм иртэсеннэн кунелле мизгеллэр
Интересные моменты с утренника посвященные новому году.