Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Аюский детский сад «Милэшкэй» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Миләшкәй" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423720, Республика Татарстан, Мензелинский район, с. Аю, ул. Школьная, д. 1 |
Телефон: | 8-958-627-95-87; 8(85555) 2-84-13 |
E-Mail: | 2865000003@edu.tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Руководитель: | Гильфанова Раушания Муаллифовна |
Год основания учреждения: | 2003 |
У нас учатся: | 3 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение Аюский детский сад «Милэшкэй» Мензелинского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы Аю "Миләшкәй" балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Иьтибар балалар " ( язгы каникуллар) / "Внимание дети"( весенние каникулы) 22.03.2024
"Внимание дети". Нам на прогулке встретился Дед Мороз. Он заблудился.Мы объяснили что при посадке в автобус, машину всегда нужно пристегивать ремень безопасности, предложили приклеить значки засветись, чтобы машины видели нас издалека . Потом проводили до автобусной остановки. -
Нәүрүз бәйрәме 2024 / праздник-Навруз 2024 21.03.2024
Бүген зур бәйрәм – Нәүрүз бәйрәме! Нәүрүз ул- Яңа ел , яңа көн дигәнне аңлата. 21 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне.
Озын салкын кыштан соң, без барыбыз да җылылык һәм кояшны көтәбез. Элек-электән 21 нче март көнне борынгы бәйрәмнәрнең берсе – Нәүрүз – яз килүне билгеләп үткәннәр.
Бу табигатьтә чын – чынлап яз башланган көн. Бездә балалар белән Нәүрүз бәйрәме үткәрдек . Бәйрәмебезне ямьләндереп кунакка Кыш бабай белән Нәүруз дә килделәр . Нәүруз безгә сыерчык оясы алып килде агачка куярбыз дип сүз бирдек . Төрле уеннар уйнадык , тәмле коймаклар белән сыйландык .
Сегодня большой праздник-Навруз! Навруз означает Новый год, Новый День. 21 марта-День весеннего равноденствия. После долгой холодной зимы мы все с нетерпением ждем тепла и солнца. Издревле 21 марта отмечали один из древнейших праздников – Навруз – приход весны. Это день, когда в природе действительно начинается весна. Мы с детьми провели праздник Навруз . В гости к нам пришли Дед Мороз и Навруз . Навруз принесла нам скворечник, и мы обещали повесить его на дереве . Потом мы играли в разные игры, угощались вкусными блинами . -
"Киң Масленица" \ "Широкая Масленица" 15.03.2024
Аю " Милэшкэй" балалар бакчасы авыл китапханәсе белән берлектә рус халкының мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнү максатыннан "Киң Масленица" фольклор бәйрәме үткәрде. Масленица-кышны озату һәм язны каршы алу белән бәйле борынгы славян бәйрәме. Мондый чаралар үткәрү традицияләрне сакларга һәм тапшырырга ярдәм итә, балаларга бу бәйрәмгә хас булган гореф-гадәтләр, җырлар, уеннар һәм аш-су белән танышырга мөмкинлек бирә. Максат: милли традицияләрне өйрәнү, балалар һәм өлкәннәрне уртак бәйрәм кысаларында берләштерү.
МБДОУ Аюский детский сад «Милэшкэй» совместно с сельской библиотекой провели праздник фольклора "Широкая Масленица" с целью изучения культуры и традиций русского народа. Масленица - это древний славянский праздник, связанный с проводами зимы и встречей весны. Проведение таких мероприятий способствует сохранению и передаче традиций, позволяет детям познакомиться с обычаями, песнями, играми и кулинарией, характерными для этого праздника.
Цель: изучение национальных традиций, объединение детей и взрослых в рамках общего праздника. -
8 Март 2024ел / 8 Марта 2024год 07.03.2024
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән Аю авылы "Миләшкәй" балалар бакчасы тәбрик итә .
Наступил первый месяц весны — март, когда окутавшись теплыми солнечными лучами, побеги распускаются гроздьями. С самым красивым и большим праздником этого месяца-8 марта-с Международным женским днем поздравляет Аюский детский сад "Миләшкәй". -
"Күңелле бакчабыз" / «Веселый огород» 2024ел 01.03.2024
Без тәрбияләнүчеләр белән тәрәзә төбендә "Күңелле бакчабыз"ны оештырдык. Тәрәзә артында кар, ә беренче үләнгә кадәр озак вакыт булганда, тәрәзә төбендә яңа яшеллек күрү бик күңелле! Тәрбияләнүчеләр суган утырттылар, бодай ,арпа, борыч, чәчәк орлыклары чәчтеләр. Балалар өчен утырту процессы кызыклы иде һәм хәзер барысы да нәтиҗәләрне түземсезлек белән көтәчәк, үсентеләрне карап һәм аларны күзәтеп торачак.
Мондый гади хезмәт йөкләмәләре элементар хезмәт күнекмәләрен, хезмәт белән кызыксынуны формалаштыруга ярдәм итә.
Мы с воспитанниками организовали огород на подоконнике. Когда за окном снег, а до первой травки еще долго, так приятно увидеть на подоконнике свежую зелень! Воспитанники посадили лук ,и посеяли семена пшеницы, ячменя ,перца, цветы. Процесс посадки цветов, перцев, лука для детей был интересным и теперь все с нетерпением будут ждать результата, ухаживая за саженцами и наблюдая за ними. Подобные простейшие трудовые поручения способствуют формированию элементарных трудовых навыков, интереса к труду -
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне. / День защитника Отечества-23 февраля. 24.02.2024
23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән барлык ир-егетләрне, әтиләрне, абыйларны котлыйбыз!
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәрбер хәерле эшегездә бары тик уңышлар гына телибез!
Бүгенге көннәрдә махсус хәрби операциядә катнашучыларга да җиңү яулап исән-сау кайтуларын телибез!
Җылы карашыбыз кызганмыйча
Зурлыйк әле бераз үзләрен.
Бүләк итеп бәйрәм иртәсендә
Юллыйк шушы тәбрик сүзләрен!!!!!
22февраль көнне Аю "Миләшкәй " балалар бакчасында "Әти белән көчле мин "бәйрәм иртәсе булып узды. Әтиләребезгә шигырьләр, жырлар , биюләр башкардык. Бергәләп көч сынаштык , балык тоттык.Поздравляем всех мужчин, отцов, братьев с Днем защитника Отечества-23 февраля! Желаем вам и вашим близким крепкого здоровья, счастья, душевных и материальных благ, успехов во всех ваших начинаниях! Желаем всем участникам специальной военной операции сегодняшнего дня, чтобы они вернулись с победой живыми и здоровыми! 22 февраля в детском саду "Милэшкэй" прошел праздничный утренник "Папа и я сильны". Исполняли отцам стихи, песни , танцы. Вместе соревновались , ловили рыбу.
-
“Туган телләр көне” \ "День родного языка". 21.02.2024
21 февраль “Туган телләр көне” буларак билгеләп үтелә. Туган телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырларын җырлый, иркәли, юата. Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне дә иң беренче туган тел аша ишетәбез. Шушы уңайдан Аю авылы “Миләшкәй” балалар бакчасында “Туган телем – әткәм-әнкәм теле” исеме астында фольклор иртә булып үтте. Балаларга “Гөлчәчәк” әкиятен укып анализ ясап, туган телнең иң газиз, гүзәл тел булуын аңлаттык.
Максат: балаларда кече яшьтән туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
21 февраля отмечается как "День родного языка". Родному языку ребенка учит его самый родной, самый близкий человек – мама, которая поет ему колыбельные, ласкает, утешает. И сказки, которые учат нас мечтать, мы слышим прежде всего через родной язык. В связи с этим Аюский детский сад "Миләшкәй"провела фольклорный утренник под названием “Туган телем – әткәм-әнкәмнең теле”. Прочитав детям сказку "Гульчачак" и проанализировав ее, мы поняли, что родной язык-самый родной и прекрасный. Цель: воспитание у детей с раннего возраста любви к родному языку. -
«Яшел ут-2024» / «Зеленый огонек-2024», 14.02.2024
14 нче февральдә 11 нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында «Яшел ут-2024» смотр-конкурсы узды. Конкурсның максаты мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының балаларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү һәм балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшчәнлеген активлаштыру. Кадрәк “Ландыш” балалар бакчасы да конкурста катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады
14февраля на базе детского сада № 11 «Шатлык» прошел смотр-конкурс «Зеленый огонек-2024», в котором выступили лучшие воспитатели и лучшие дошкольные учреждения района по ПДД. Цель данного конкурса — активизация деятельности дошкольных образовательных организаций по обучению детей правилам безопасного поведения на дорогах и профилактике детского дорожно-транспортного травматизма. Филиал Кадряковского детского сада тоже принял участие в номинации «Лучшее дошкольное учреждение по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма».
-
Милли төркемнәрдәге татар, туган телне өйрәтүче тәрбиячеләренең методик берләшмәсе. 13.02.2024
Минзәлә муниципаль районының балалар бакчаларындагы милли төркемнәрдәге татар, туган телне өйрәтүче тәрбиячеләренең Татар Мөшегесе авылы «Тамчыкай» балалар бакчасында методик берләшмәсе булып узды.
Районыбыздан барлыгы унөч тәрбияче катнашты.Бакчага килеп керү белән безне бакча мөдире -Резеда Мөнәвир кызы каршы алды. Тәрбиячеләр бергәләшеп төрле күргәзмәләр ясап куйганнар. Әти-әниләр зур ярдәм күрсәткәннәрен сөйләделәр.
Бу берләшмәдә “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашкан Мөшеге авылы тәрбиячесе - Ләйсән Әмирхан кызы татар, инглиз телләрендә шөгыль күрсәтте. Балалар өч телне дә аңлап, җавап бирделәр. Тәрбияченең сөйләм теле салмак кына, балаларын үзенә каратып тора. Балалар ана телләрендә аралашалар, шулай ук инглиз телен дә яратып өйрәнәләр.
Салимова Юлия Михайловна Калтак «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе “Патриот тәрбияләү” эшлекле уенын уздырды. Тәрбиячеләр белән төрле уеннар оештырды. Туган ил турында мәкальләрнең ахырын тап, ребус чишү, музыкаль уен, һ.б.
“Педагогик идеяләр” күргәзмәсе оештырылган иде. Һәрбер тәрбияче үзе ясаган, куллана торган дидактик уеннарны алып килде. Аларның уйнау тәртибе белән таныштырды. Һәрбер тәрбияче үзенә яңа уеннар ясарга теләкләрен белдерделәр.
Һәрбер тәрбияче ел дәвамында проект эшләре алып бара. Бүген алар үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр. 2нче “Алтынчәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Зуфаковна “Аулак өй” проектын алып бара. “Каз өмәсе” бәйрәмен уздырганнар.
Мәлкән авылы тәрбиячесе Альбина Азатовна “Керәшен халкының гореф-гадәтләрен өйрәнү”проектын башлап җибәргән. Авылда музей оештырылган. Балалар белән барып, музейда булган әйберләрнең тарихын өйрәнәләр. Җәмәк авылы тәрбиячесе Гөлназ Миргасимовна “Туган авылым ямьле Җәмәк” проекты алып бара. Республика буенча да катнашып 4 урын алган. 1999 елда зур музей оештырган булганнар. Авылда нинди үзгәрешләр бара, барысын да язып баралар. “Авылымның тырыш гаиләләре”, “Авылым каһарманнары”, “Ямьле дә син, туган ягым!”, “Туган ягыма багышлыйм күңел җырларымны. Якташлар иҗаты” , “Авылым турында” , “Җәмәк авылының данлыклы кешеләре” , “Ямьле дә соң, әй Туган ягым!” бүлекләрен үз эченә алган проект. Уйлап кына карыйк әле, күпме хезмәт бу проектта!!! Менә кайда ул үз эшләрен яратып эшләүчеләр! Төрле милли йолалар уздырыла. “Бишек бәйрәме”, “ Оек бәйрәме” һ.б. 5нче “Таңкай” балалар бакчасы тәрбиячесе- Рәмзилә Фаиловна “ Сорауга –җавап”, “Гаиләм- бәхет ачкычы” проектларын алып бара. Ул озак вакыт дәвамында алып барыла. Балалар үткән белән бүгенге чор әйберләре арасында бәйләнешне, балаларның үз исемнәре нәрсә аңлатканны, гаилә гербы турында сөйлиләр. Аю балалар бакчасы тәрбиячесе- Венера Зөфәровна “Кошлар” проектын алып бара. Алар кошларга җимлекләр ясыйлар, кошлар турында мәгълүмат туплыйлар.Дәвек балалар бакчасы тәрбиячесе- Фарида Сагировна “Балалар бакчасында театр эшчәнлегенең әһәмияте” проектын алып бара. Озак дәвамлы проект. Балаларның сөйләм телләрен үстерү, үз-үзләрен тоту өчен бик әһәмиятле проект. Ата-аналар белән төрле гаилә бәйрәмнәрен үздыралар.
Юлия Михайловна турында аерып язасым килә. Ул бүген бик күләмле проект эше алып килгән иде. Балалар бүгенге һәм борынгы әйберләрне чагыштырып карау өчен ясалган проект. Барлык уңган , булган сыйфатларны берләштергән тәрбиячеләрнең берсе! “Чудеса из сундука”проектында мари халкының милли әйберләре җыелган иде. Анда нәрсә генә юк?! Кечкенә чабаталар, йон оеклар, кечкенә маникенда милли киемнәр, элеккеге сөлгеләр, һ.б., һ.б. – болар барысы да кечкенә итеп, үз куллары белән чигеп, тегелгән тарихи байлыклар. Әле әйтелмәгәне күпме: кулдан ясалган алкалар, милли нәкышлар, бәхет китерә торган чигелгән рәсемнәр һ.б. !!!! Үз тарихын, эшен яратып кына түгел, ә барлык күңелен биреп эшләүче тәрбиячеләребез.
Бар бит шундый алтын күңелле, алтын куллы тәрбиячеләребез.
Тәҗрибәләре белән уртаклашучы тәрбиячеләрнең киңәшләре эзсез югалмас, алга таба хезмәттәшләребезнең эш процессында да урын алыр. -
Татарстан Республикасының дәүләт гербы кабул ителү көне /День принятие государственного герба Республики Татарстан 08.02.2024
7 февраль көнне Аю “Миләшкәй” балалар бакчасында ТРның дәүләт гербы кабул ителү көне уңаеннан, герб турында сөйләшү үткәрде . Алган мәгълүматны ныгыту өчен балалар герб рәсемен буядылар.
Максат: балаларда кече яшьтән патриотизм хисләре тәрбияләү
7 февраля в Аюском детском саду “Миләшкәй” прошел разговор о гербе, приуроченный ко Дню принятия государственного герба РТ. Для закрепления полученной информации дети раскрасили рисунок герба.
Цель: воспитание у детей с раннего возраста чувства патриотизма.