муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад комбинированного вида №12 "Крепыш" Менделеевского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Менделеевский район, г. Менделеевск, ул.Габдуллы Тукая, д.9 |
Телефон: | +7(855)-492-08-07 |
E-Mail: | DsadKr.Men@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №12" |
Руководитель: | Газизова Татьяна Вениаминовна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 190 детей |
У нас учат: | 18 педагогов |
Новости МБДОУ "ДС №12"
Знакомимся с культурой и традициями татарского народа/Татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышабыз
Опубликовано: 08.02.20218 февраль көнне мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр сәяхәтләрен дәвам иттеләр-Татарстан Республикасында яшәүче халыклар белән таныштылар. Тукталышның икенче пункты-татар халкы белән танышу. Татар теле укытучысы Гумерова Энҗе Сәетҗан кызы һәм музыка җитәкчесе Антонова Анастасия Николаевна тәрбияләнүчеләрне татар халкының милли киемнәре, мәдәнияте, бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
Тәрбияләнүчеләр, милли киемнәрдә үз педагогларын күреп, комплиментлар ясадылар. Педагоглар татар милли көндәлек һәм бәйрәм киемнәре, аяк киеме һәм баш киемнәре турында җентекләп сөйләделәр. Тәрбияләнүчеләр алар өчен оештырылган мини-музей экспонатларын кызыксынып карадылар. Балалар Татарстан Республикасының дәүләт символикасын искә төшерделәр, дәүләт гимнын тыңладылар, шулай ук татар халкының бөек вәкилләре белән таныштылар, татар халык уеннары уйнадылар.
Чара татар халкының милли ризыклары белән танышу һәм яраткан милли ризыгы – «чәк-чәк» татып карау белән тәмамланды.
К списку новостей