Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Экяттэ-кунакта! 13.03.2019

Китапханэче Фэнзилэ апа белэн очрашу. Ул балаларга торле экиятлэр укыды, эчтэлеклэр сойлэде. Янадан-яна китаплар белэн таныштырды. Балалар аны бик игътибар белэн тынладылар, кызыклы сораулар бирделэр. Очрашуны Фэнзилэ апа : " Китаплар кайсы гына өлкәгә карамасын, безне матурлыкны күрергә, яшәргә, тормышны аңларга өйрәтә; тәҗрибә тупларга, акыл эшчәнлеген үстерергә, һәм гомумән, шәхес буларак формалашырга булыша. Китап чын мәгънәсендә безнең якын дустыбыз. Син аңа җанын теләгән сорау белән мөрәҗәгать итә аласын. Китаптан башка жәмгыятебездә белем, рухи байлык, сәнгать кебек төшенчәләр дә булмас иде.
Китапханәләргә ешрак йөрегез һәм сез үзегез өчен яңа сихри дөнья ачарсыз! " - дигэн сузлэр белэн тэмамлады.
-
"Әниләр Һәм бәбиләр!!" 07.03.2019

7 март көнне Югары Ушмы авыл клубында әниләр белән берлектә “Әниләр Һәм бәбиләр”дип исемләнгән , Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе булды.Балалар ,тәрбияче Карамиева И.И. белән берлектә ,әниләренә, әбиләренә шигырьләр сөйләделәр, җырлар һәм биюләр башкардылар.Бәйрәмдә әниләрдә чыгыш ясадылар.Бәйрәм азагында әниләренә үз куллары белән ясаган буләкләрен тапшырдылар. Килгән кунаклар балаларның һәрбер чыгышын көчле алкышлар белән каршы алдылар. Бәйрәмнән балалар да, килгән кунаклар да канәгать калдылар.
-
Лего-конструктор – безнең иң яраткан уеныбыз! 28.02.2019

Группада " Иң оста төзүче" дигән уен үткәрдек. Корымаларның эчтәлегенә, техник катлаулыгына, бизәлешнең эстетикалы булуына, идеяләрнең оригинальлегенә, матурлыгына, зәвыклылыгына, төрлелегенә игътибар иттек. Балалар конструкторлар белән бик теләп уөнадылар. Үзләре уйлап төрле корылмалар төзеделәр.
-
КИТАПХАНӘГӘ ЭКСКУРСИЯ. 19.02.2019

Балалар авыл китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Балаларны шат күңел белән китапханә хезмәткәре Фэнзилэ апа каршы алды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар, китапларның мөһимлеге һәм аларның ясалу тарихы, алар белән сакчыл эш итәргә кирәклеге турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук стеллажларга тезелгән төрле темадагы китапларны зур канәгатьлек белән карап чыктылар. Балаларда экскурсия чын мәгънәсендә зур тәэсир калдырды. Күбесе китапханәгә әти – әниләре белән килеп китап укучы буларак язылырга карар итте.
-
“ Ут белән уйнамагыз!”
14.02.2019
Максат:
1.Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату;
2. Утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казалар сәбәпче булуын,
3. “ Янгын - зур фаҗига” икәнен төшендерү, анализлау;
4. Ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә өйрәтү;
Җиһазлау: презентация, компьютер, янгын турында укучылар ясаган рәсемнәр, утсүндергеч
-
«Яшь янгын сүндерүчеләр» белем бирү эшчәнлеге
13.02.2019
Максат:
1) Балаларны янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштыру;
2) Янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү;
3) Янгын сүндерү, янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен ныгыту;
4) Игътибарлылык, җитезлек, түземлек, көч һәм кыюлык кебек сыйфатларны
үстерү;
5) Янгын сүндерүчеләр һөнәренә кызыксыну уяту һәм хөрмәт хисе булдыру;
6) Янгын чыгу куркынычы янаганда югалып калмау сыйфатлары, янгын сүндерүчеләр һөнәренә хөрмәт тәрбияләү.
-
Һөнәрләр иленә сәяхәт 07.02.2019

Һөнәрләр илендә сәяхәт итү.Балалар белэн ускәч кем буласылары килә,шул турыда сойләшү үткәрү һәм уен формасында һөнәрләр белэн танышу, рәсемнәр буяу булды.
-
Безнен этэчлэр! 04.02.2019

-
Татар мәдәният атналыгы!!!
04.02.2019
04.02.2019-8.02.2019
-
LEGO - латинчадан тәрҗемә иткәндә “мин уйныйм” 28.01.2019

Балалар бакчасында төзү шөгыле һәрвакыт булды. Төзүнең төп бурычы булып төрле конструкцияләр төзергә өйрәнү, вак моториканы үстерү торса, яңа стандартлар конструкцияләү белем бирү эшчәнлеген башка төр юнәлешләр белән интеграцияләүне күздә тота.






