Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Сэламэт булыйм дисэн... 10.09.2021

Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.
“Сәламәтлексез бәхетле булып булмый” дигән В.Г.Белинский. (Без здоровья невозможно и счастья).
Баланың сәламәтлеге һәм тулы физик үсеше - ул шәхеснең формалаштыру нигезе. Шулай да нәрсә соң ул сәламәтлек? Сәламәтлек - ул физик кимчелек яки авыру булмау гына түгел, ә тулы физик, психик һәм социаль иминлек.
Балаларның сәламәтлеге елдан ел кими. Моның сәбәбе булып тирә як тора: һава, су, азык-төлек.
Балалары сәламәт булуын теләмәүче әти - әниләр юктыр ул. Ләкин ничек сәламәт булырга икәнлеген барсы да белеп бетерми. Шулай ук балаларны нык, көчле итәр өчен чыныктыру чаралары да куллана белмиләр.
Балаларның сәламәтлеге нәрсәдән тора соң? Балаларның сәламәтлеге ул авырулар булмау гына түгел, ә аларның физик, психик, социаль яктан уңай торышы да. Монын очен:
- Балаларны сәламәт тәрбияләргә. Ул үз эченә: шат күңелле, актив, кызыксынучан,тирә - якның уңайсызлыкларына җайлашкан, түземле һәм көчле, югары дәрәҗәдә физик һәм акыл үсешенә ия бала тәрбияләүне куям. ФГОС баланың шушы үзенчәлекләрен исәптә тотып белем бирү процесын алып баруны күздә тота.
Бүгенге көндә сәламәтлекне ныгытуның, авыруларны киметүнең, балалар эшчәнлегенең дәрәҗәсен күтәрүнең иң кулай ысулларының берсе булып организмны чыныктыру тора.
Сәламәт яшәү рәвешенең компонентларын күз алдында тотарга тырышам:
1. Дөрес туклану;
2.Рациональ хәрәкәтлек активлыгы;
3. Чыныктыруны системалы алып бару.
4.Тәйсир итү көчене эзлекле күтәрелүе.
5.Сулыш алу аппаратын үстерү;
6.Тотрыклы психоэмоциональ хәлне саклау,.
7.Баланың индивидуаль үзенчәлеген исәптә тоту.
Чыныктыру ул - чыныктыру процедурасы гына түгел, ә комплекслы , көн дәвамында алып барыла торган чара. Ул шулай ук һава режимын, бүлмәне эзлекле җилләтүне, һава температурасын нормада тотуны саклауны үз эченә ала.
Бала организмын чыныктыру ысуллары арасыннан кызыклы, үзенчәлекле, уңайлы формалары булып:
-рижский алымы;
-пробкалы массаж
-сулыш гимнастикасы.
Рижский алымы.
Таз төбенә вак ташлар салына,тозлы су аяк чугын күмәрлек итеп салына (1 л.суга 10-20 г. диңгез тозы салына), 2 мин суда йөрелә,чиста су белән чайкала һәм сөлге белән аяклар кызарганчы ышкыла. Бу ысул чыныктырып кына калмый ә яссы табанлылыкны да сәламәтләндерә. Башта су температурасы 36 градус, 2-3 көн саен 1 градуска түбәнәя, 22-24 градуска җитә.
Пробкалы массаж.
Бу уен формасындагы массаж кече яшьтәге балалар өчен дә уңайлы. Массаж нәтиҗәсендә күзәнәкләр киңәяләр, кан йөреше аларның туклануы яхшыра, тән тиресе чистара ,тонус күтәрелә. Пробкалы массаж организмда маддәләр алмашын көчәйтә. Массаждан соң пробкалар чистартылалар (обрабатываются).
Сулыш гимнастикасы.
Бу төр чыныктыру Л ФК га керә.Сулыш гимнастикасы организмга өлешләп һәм шулай ук гомуми тәэсир итә. Ул борын белән дөрес суларга өйрәтә. Борын белән сулау баланың авыручанлыгын киметә. Белем алу эшчәнлегенә уңай йогынты ясый.Тулысынча тирән сулыш алу үпкәләрне киңәйтә һәм күкрәк читлегенең диформациясен бетерә.
И.С.Красикованың элементар сулыш күнегүләрен куллану бик отышлы: ”Уч төбеңә өр”, “Шар кабарт”.
Шулай ук М.Лазереваның сулыш алу ысулы да бик үзенчәлекле. Аның ысулы буенча һәр аваз да аерым чыныктыруга тәэсир итә. Аның ысулы “Терелтүче авазлар” дип атала.
А.Н.Срельникованың сулыш гимнастикасы ысулы да үзенчәлекле. Ул гади, аңлаешлы, нәтиҗәле. Анда сулыш хәрәкәтләр белән алып барыла.
Бу сулыш гимнастикасын эшләгәндә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк.
-борын белән кыска сулыш алырга.
-сулышны алган саен авыз аша чыгарырга.
-сулыш алуны хәрәкәт белән бергә башкарырга.
-барлык сулыш алулар марш темпында башкарыла.
-эчтән генә санарга (8 әр тапкыр санала)
Сулыш гимнастикасы, массаж һәм чыныктыру чаралары төрле авырулардан, салкын тиюдән, бронхиальный астмадан ярдәм итә.
Балалар бакчасының төп бурычы булып – балаларны мәктәпкә әзерләү тора. Әгәр дә бала яшь чорда сәламәтлеген сакласа һәм ныгытса аңа мәктәптә уңайлы булачак. Ә без үз чиратыбызда әти-әниләр белән бердәм эш алып барсак кына нәтиҗәгә ирешәчәкбез.
Балаларның сәламәтлеген ныгытуда сәламәтләндерү технологияләре куллану.
Бүгенге көндә мәктәпкәчә учреждениеләрдә сәламәтләндерү технологияләренә зур урын бирелә. Ул үз чиратында мәктәпкәчә белем бирүнең иң зур бурычларының берсе, балаларның сәламәтлеген ныгытуга, саклауга юнәлтелгән. Балаларны балалар бакчасында сәламәт тәрбияләү өчен балаларда үз сәламәтлекләренә, тормышларына һәм башка кешеләрнекенә аңлы караш тәрбияләргә торышам.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге эшчәнлек балалрны сәламәтләндерүгә, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтелгән. Юкка гына ул, Россиядә белем бирү программасы модернизациясенә кертелмәгән. Куелган бурычларны үтәүнең бер ысулы булып сәламәтләндерү технологияләре тора. Алардан башка балалар бакчасында педагогик процесны күз алдына китерүе кыен. Нәрсә соң ул сәламәтләндерү технологияләре? Балалар бакчасында аны ничек алып барырга, кулланырга кирәклеге күп кенә профессиональ педагогларга да, бу технологияләрне үз практикасында кулланып эшләүче кешеләргә дә сер булып кала. Шулай да бу төшенчәгә аңлатма биреп китик.
Сәламәтлек ул кешенең физик һәм социаль торышы. (ВОЗ Уставы буенча).
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә сәламәтләндерү киң кулланылышта. Ул балаларга тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегендә сәламәтлекне саклау һәм ныгытуны режимлы алып бару. Ул үз чиратында балаларның физик, психик һәм социаль яктан уңай торышын булдыруга юнәлтелгән эшчәнлек.
Икенче төрле әйткәндә -махсус оештырылган, билгеле бер вакыт аралыгында, белем бирү эшчәнлегенең бер кыйсасына керлелгән, сәламәтлек саклауга юнәлтелгән, белем бирү,тәрбия,өйрәтү процесындагы балалар һәм тәрбияченең эшчәнлеге.
Безнең фикеребезчә, үзара педагогик процессның барлык субъектлары сәламәтлекне саклау эшчәнлеге балаларны соңгы нәтиҗә булып мәктәпкә әзерлеккә китерә.
-
1 сентябрь-белем коне! 01.09.2021

Белем көне белән сине!
Син укучы бүгеннән.
Йолдызларның иң яктысын
Җый син белем күгеннән.Якты дөнья, бөек җирләр
Ачарга була хәзер.
Мәктәп дигән серле җиһан
Ишек ачарга әзер. -
Безопасное окно» (ПАМЯТКА для родителей об опасностях открытого окна) 12.07.2021

Основные правила, соблюдение которых поможет сохранить жизнь и здоровье детей:
- ребенок не может находиться без присмотра в помещении, где открыто настежь окно или есть хоть малейшая вероятность, что ребенок может его самостоятельно открыть;
- фурнитура окон и сами рамы должны быть исправны, чтобы предупредить их самопроизвольное или слишком легкое открывание ребенком;
- если оставляете ребенка одного даже на непродолжительное время в помещении, а закрывать окно полностью не хотите, то в случае со стандартными деревянными рамами закройте окно на шпингалеты и снизу, и сверху (не пренебрегайте верхним шпингалетом, так как нижний довольно легко открыть) и откройте форточку;
- в случае с металлопластиковым окном, поставьте раму в режим «фронтальное проветривание», так как из этого режима маленький ребенок самостоятельно вряд ли сможет открыть окно;
- нельзя надеяться на режим «микропроветривание» на металлопластиковых окнах – из этого режима окно легко открыть, даже случайно дернув за ручку;
- не пренебрегайте средствами детской защиты на окнах: металлопластиковые окна в доме, где есть ребенок, просто необходимо оборудовать специальными устройствами, блокирующими открывание окна;
- воспитывайте ребенка правильно: не ставьте его на подоконник, не поощряйте самостоятельного лазания туда, строго предупреждайте даже попытки таких «игр»;
- объясняйте ребенку опасность открытого окна из-за возможного падения.
ПОМНИТЕ! Только бдительное отношение к своим собственным детям со стороны вас, РОДИТЕЛЕЙ, поможет избежать беды!
Проверьте прямо сейчас, где находятся ваши дети!
-
Эх Сабантуй, Сабантуй... 24.05.2021

Балалар бакчасында татар халкынын милли бэйрэме-Сабантуй булды. Бэйрэмне жырлар, биюлэр белэн ачып жибэрдек. Балалар белэн торле уеннар, ярышлар уткэрдек, шигырьлэр сойлэдек, жырлар жырладык. Бэйрэмебез бик кунелле утте.
-
Гаилэ коне белэн котлыйбыз! 14.05.2021

Гаилә кору — зур юлларның башы,
Юлларыгыз һәрчак ак булсын.
Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын,
Чәчкәләре мәңге саф булсын.
Борын бабалардан калган
Бергәләп гаилә кору.
Гаилә корып тигез, тыныч,
Матур тормышта тору. - Жину коне белэн! 07.05.2021 Картаймагыз әле, ветераннар, Ауропаны саклап калган ирләр; Хәтерлиләр, сезне данлы юллар, Хәтерлиләр, сезне азат; илләр, Илләр, җырлый бәйрәм, көннәрендә Сезнең яшьлек — җиңу көйләрендә. Сез аларга ирек китердегез, Шатлык китердегез өйләренә. Картаймагыз әле, ветераннар, Илгә дан китергән тынмас җаннар. Сезгә тиеш әле бик күп назлар, Сезгә тиеш әле бик күп язлар.
-
"Туган тел" айлыгын йомгаклау. 30.04.2021

30 апрель конне Туган тел" айлыгын йомгаклап бакчабызда шигырь бэйрэме уткэрдек. Бэйрэмебезгэ кунакка "Кэжэ белэн сарык", "Шурэле", "Былтыр" да килгэн иде. Шулай ук бэйрэмгэ авылыбызнын китапханэчесе Фэнзилэ Василовнаны да чакырдык. Ул балаларга Габдулла Тукайнын яна китапларын алып килде, алар турында аз гына сойлэп утте. Бугенге бэйрэмебез бик кунелле утте, балаларнын кунелендэ дэ жылы хислэр калды.
-
Тукай безнен кунеллэрдэ!!! 26.04.2021

Халык моңы – синең моңың булды,
Халык күңеле - синең күңелең.
Ил гомере – халык гомере кебек
Озын булыр, шагыйрь, гомерең!
-
Тирэ-якны чуптэн чистарту. 16.04.2021

-
День космонавтики! 12.04.2021

День космонавтики — день, установленный в память о совершении первого полёта человека в космос.
Первоначально День космонавтики отмечался в СССР. Сегодня он отмечается в России, а также ряде стран постсоветского пространства.
Совершение первого полёта человека в космос состоялось 12 апреля 1961 года. Этим человеком стал советский лётчик-космонавт уроженец нынешней Смоленской области Юрий Гагарин, в последующем ставший Героем Советского Союза, кавалером высших знаков отличия различных государственных наград, а также почётным гражданином ряда городов, как в России, так и за рубежом.






