Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Мамадышский район, село Верхняя Ошма, ул. Мухамадиева, д. 2 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Liliya.Hasanova1577@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнеошминский ДС" |
| Руководитель: | Хасанова Лилия Хановна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 6 воспитанников(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Верхнеошминский детский сад» Мамадышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе "Югары Ушмы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Об оплате за детский сад на 2022 год (Постановление)
29.11.2021
Об оплате за детский сад на 2022 год (Постановление)
-
Эбием сандыгы 25.11.2021

Бакчабызда " Эбием сандыгы" дип исемлэнгэн кичэ уздырдык. Монда без эби-бабаларыбыздан калган борыгы гореф гадэтлэрне, уеннарны, табышмак,сынамыш, мэкаль-эйтемнэрне искэ тошердек.Татар милли киемнэрен, милли бизэклэрен карадык. Бэйрэмебез бик кунелле утте. Балаларга да, энилэргэ дэ бэйрэм бик ошады.
-
ПАМЯТКА ДЛЯ РОДИТЕЛЕЙ!
17.11.2021
Сервис приема заявлений и проверки статуса заявлений на прием в дошкольные образовательные организации через Портал государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан временно приостановлен.
Проверить статус ранее поданного заявления Вы можете через Единый портал государственных и муниципальных услуг Российской Федерации, (https://www.gosuslugi.ru/10909).
-
Көзбикәдә кунакта... 03.11.2021

Бакчабызда коз бэйрэме булып узды. Балалар белэн жырлар, биюлэр эзерлэдек, торле кызыклы уеннар уйнадык, сорауларга жавап бирдек. Бэйрэмебез бик кунелле утте.
-
Сак булыгыз-грипп! 29.10.2021

-
Коз бэйрэменэ эзерлек. 22.10.2021

-
Бакчабызда макулатура жыю омэсе. 15.10.2021

-
Олкэннэр коне белэн!
04.10.2021
Балалар белэн бакчабызда эшлэп чыккан апаларыбызны бэйрэм белэн котладык, открытка, кучтэнэчлэр булэк иттек.
Сәламәтлек ташламасын сезне,
Һәр көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта. -
Яшелчэлэр турында белемнэрне ныгыту. 24.09.2021

Балалар белэн яшелчэлэр турында энгэмэ уткэрдек. Бу энгэмэ балаларнын яшелчәләр турында күзаллауларны киңәйтү; туган илләрен,сортларының күптөрлелеген, үстерү «серләрен» ачу; яшелчәләрне төрле үзлекләре буенча аерырга өйрәнү;
яшелчәләрнең кеше сәламәтлеге, үсеше өчен әһмиятен ачыклау максаты белэн уткэрелде. -
Юл йору кагыйдэлэрен исакэ тошеру. 17.09.2021

Юлларыгыз имин булсын.”
Максат: балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер- берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү; балаларның юл йөрү кагыйдаләре һәм юл билгеләре турындагы белемнәрен киңәйтү.
Материал: шәһәр урамы макеты; уенчык машиналар, курчаклар; юл билге ләре, төрле транспорт чаралары төшерелгән рәсемнәр
Индивидуаль эш: пассив балалар белән юл билгеләрен кабатлау; әңгәмә үткәрү
Сүзлек эше: тротуар.
Методик алымнар: картина күрсәтү; балаларга сораулар.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче: - Исәнмесез, балалар. Барыбызба дөрес, матур итеп утырдык. Җилкәләре- без урындык җилкәсе белән дуслашты. Аяклар бер-берсе белән дуслаштылар. (ишек ша- кыйлар, куян булып киенгән бала керә)
Куян: - Уф, исәнмесез апалар, исәнмесез балалар. Ялгыш кермәдемме, бу “Дуслык” балалар бакчасымы? (балалар җавап бирә). Мин сезгә урманда яшәүче барлык җәнлек- ләрдән, кошлардан хат алып килдем.(зур конверт бирә)
Тәрбияче: - Нинди хат икән, укып карыйк әле.(хат укыла)
“Хөрмәтле балалар. Безнең урманыбызда яз килү хөрмәтенә “ кояш”
бәйрәме уздырыла. Без сезне бәйрәмгә кунакка чакырабыз.”
Куян: - Әйе, әйе бик күңелле булачак. Сез ашыгыгыз безнең урман бик ерак, Казан шәһәре артында. Мин китәм балалар, башка балаларныда чакырасым бар. (куян чыгып китә)
Тәрбияче: - Я, балалар кунак булып бәйрәмгә барабызмы? Ләкин урман бик ерак, диде
Куян. Ничек барырбыз икән? Әйдәгез, нинди транспорт чаралары барлыгын искә төше- рик.(балалар җавап бирә) Балалар юлыбыз шәһәр аркылы үтә, шәһәр урамы белән таны- шыйк әле. (шәһәр урамы макеты куела) Менә балалар, бу шәһәр урамы. Монда йортлар нинди? (балалар җавап бирә) Бу урамда юл хәрәкәте нинди, бер яклы, әллә ике яклымы? Дөрес. Ике яклы, чөнки кара-каршы машиналар йөри. Машиналар белән йөреп күрсәте- гез әле. (макетта уенчык машиналар белән хәрәкәт итеп күрсәтәләр)
Тәрбияче: - Җәяү йөрүчеләр кайсы юлдан йөри? Машина юлы кырыенда җәяүлеләр өчен махсус юл салынган, алар шул юлдан гына йөрергә тиеш. Ул юл тротуар, дип атала.(тротуар сүзен кабатлату) Айназ әйдә курчакны тротуардан йөртеп кара. Кабатлап әйт әле курчакны кайдан йөртең?( тротуардан, 2-3 баладан кабатлату) Менә шәһәр урамы белән таныштык урамда, юлларда йөргәндә аеруча игътибарлы булырга кирәк.(ишектән Белмәмеш керә, ул аксый)
Тәрбияче: - Белмәмеш, син каян килеп чыктың? Аягың авырта ахры?
Белмәмеш: - Юлны аркылы чыга идем аздан гына машина бәреп китмәде. Сезне бәй- рәмгә җыеналар дип ишеттем дә, минем дә бик барасым килде. Шуңа ашыктым инде мин.
Тәрбияче: - Әй, Белмәмеш юлны аркылы чыкканда ашыгырга ярамаганын син белмисең- ме? Балалар, Белмәмешкә юл кагыйдаләрен кабатлап күрсәтик әле, исендә калдырсын. (Балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау.) Ишек шакып Светофор керә
Светофор: - Исәнмесез балалар. Сез мине таныдыгызмы? (балалар җавап бирә) Сез бик ерак юлга җыенасыз икән. Миндә сезнең белемнәрегезне тикшереп алыйм әле. Минем ничә “күзем” бар? Дөрес. Беренче кызыл, икенчесе сары, өченчесе яшел.
- Диана, кызыл ут янса нишләргә кирәк?(кызыл утта тик торырга кирәк)
- Зэйнэп, сары ут янса нишләргә кирәк?(сары утта сабыр итәргә кирәк)
- Эмир, яшел ут янса нишләргә ярый?(яшел утта курыкмыйча алга атларга ярый)
Светофор: - Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. Яшел утымны яндырсам, сез урыннары -
гыздан торып атлап торыгыз. Сары утымны яндырсам – тик басып торыгыз. Кызыл
утымны яндырсам – урыннарыгызга утырыгыз. (уен өч мәртәдә уйналына)
Мин үзем белән бер «серле» янчык алып килдем. Ягез, әле барыбыз бергә карыйк әле нәрсәләр бар икән анда.(янчыктан юл билгеләре төшерелгән түгәрәк рәсемнәрнеберәм
-берәм балалар ала һәм нинди билге икәнлеген әйтәләр. Бу билге торса нишләргә ки-
рәк?)
Тәрбияче: - Менә балалар, без хәзер кайсы юлдан машиналар белән, кайсы юлдан, вело-
сипедлылар кайсы юлдан җәяүлеләр йөрергә тиешлеген аңладык.
Эмир, син «машина» йөртерсең, Диана «автобус» йөртер, Мэдинэ, Зәйнэп велоси-
педка утырырлар, башкалар җәяүлеләр булырлар. Хәзер без «шәһәр урамы» буй-
лап хәрәкәтләнеп карарбыз.(юл билгеләрен тезеп, юл кагыйдаләрен кабатлап хәрәкәт
итү) Бик дөрес балалар, юл кагыйдаләрен төгәл итеп үтәдегез.
Светофор: - Булдырдыгыз, балалар. Барында яхшы үзләштергәнсез, мин сезнең өчен
тыныч. Шушы юл йөрү кагыйдаләрен һәр вакыт исегездә тотыгыз. Минем сезгә
бүләгем бар (китап бирә).Бу китапның рәсемнәре бик күп , алар сезгә юл йөрү кагый-
даләрен тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итәр. Ярый, балалар миңа китәргә кирәк.
Хәерле юл сезгә. Юлларыгыз һәрвакыт имин булсын. Сау булыгыз.
Тәрбияче:-Балалар, әйдәгез утырышыйк һәм хәерле сәфәргә кузгалыйк.






