Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422171, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Средние Кирмени, ул. Гагарина, д. 37 |
| Телефон: | +7(855)-632-92-19 |
| E-Mail: | SSkirmen.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекирменская СОШ им. Ш.С. Мустафина" |
| Руководитель: | Искандарова Гульназ Вакиповна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 10 ученика, из них иностранных граждан-0 |
| У нас учат: | 10учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130
-
Күргәзмә
02.03.2011
Мәктәптә фотокүргәзмә буенча конкурс. Март ае буенча егетләр бу бәйгедә катнаша алачак. "Кызлар матурлыгы " дип аталучы бәйгенең яше чикләнмәгән.
-
Айлык игълан ителде.
01.03.2011
Мәктәптә март ае "Әдәп һәм әхлак, зәвык" айлыгы дип игълан ителде.
-
Муса Җәлилне искә алу
24.02.2011
Балтач муниципаль районы Карадуган гомуми урта белем бирү базасында Республикакүләм I фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге конференциядә Урта Кирмән гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче класс укучысы Фәсхетдинова Рәмилә (җит Мәрданов Р.Ә.) уңышлы чыгыш ясады.
-
"Отряд по профилактики правонарушений" 18.02.2011

Мәктәбебезнең "Хокук һәм тәртип" отряды, 2 нче тапкыр Республика күләмендә уздырыла торган "Отряд по профилактики правонарушений" конкурсының зона турында катнашып, 1 урынны алды. Хәзер алар 24 .02..2011 көнне уздырылачак район турында катнашачаклар.
-
Илназ беренче 18.02.2011

Мамадыш шәһәренең "Олимп" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында узган гер күтәрү ярышларында, Урта Кирмән гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче класс укучысы Дияров Илназ үз үлчәве авырлыгында (53 кг) 1 урынны алды һәм районның җыелма командасына алынды. Уңышлар сиңа , Илназ!!!
-
Сәнгатьле итеп шигырь сөйләү конкурсы
13.02.2011
Хәрби -патриотик айлык кысаларында каһарман шагыйрь М.Җәлил шигырьләрен яттан сәнгатьле сөйләү конкурсы узачак. Конкурста 2-11 класс укучылары катнаша. Һәр класстан 1 егет һәм 1 кыз.
-
Хәрби - патриотик айлык 09.02.2011

Мәктәптә "Хәрби - патриотик "айлык бара. Шул уңайдан 9 февраль көнне , Урта Кирмән гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында "Аҗаган" район хәрби-спорт уеннарының зона туры узды. Урта Кирмән, Югары Сон, Кече Сон, Кече Кирмән, Түбән Яке мәктәбеннән укучылар көч сынашты. Урта Кирмән гомуми урта белем бирү мәктәбе 3 урынны яулады.
-
"Аҗаган" хәрби-спорт уеннары
09.02.2011
9 февраль көнне Урта Кирмән базасында "Аҗаган" хәрби- спорт уеннарының зона туры узды. Урта Кирмән командасы 3урынны алды.
-
Класс сәгате
09.02.2011
4 класс укучылары үзләренә 1-3 класс укучыларын чакырып, класс җитәкчеләре Мухаметзянова Гөлнур Шамил кызы белән берлектә "Алар сугыш чоры балалары" дип исемләнгән класс сәгате күрсәттеләр.
-
"Иң яхшы әйдаман" конкурсы
08.02.2011
Урта Кирмән базасында "Иң яхшы әйдаман" район күләмендә уза торган конкурсның зона туры узды. Анда Кече Сон, Түбән Сон, Кече Кирмән, Урта Кирмән мәктәбеннән иң яхшы әйдәманнар катнашты һәм район турына 6 әйдаман узды. Урта Кирмән гомуми урта белем бирү мәктәбеннән 11 нче класс укучылары Абдуллина Гөлчәчәк, Фасхутдинова Рәмилә иң яхшы әйдәман дип табылды.


