Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422171, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Средние Кирмени, ул. Гагарина, д. 37 |
| Телефон: | +7(855)-632-92-19 |
| E-Mail: | SSkirmen.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекирменская СОШ им. Ш.С. Мустафина" |
| Руководитель: | Искандарова Гульназ Вакиповна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 10 ученика, из них иностранных граждан-0 |
| У нас учат: | 10учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 121 122 123 124 ( 125 ) 126 127
-
Көрәш
24.09.2011
Мамадыш муниципаль районы Югары Ушмы гомуми белем бирү мәктәбе базасында М.В Василов истәлегенә багышланган, 1995-1997 нче елгы үсмер егетләр арасында милли көрәш буенча ярышлар үтте. Мәктәбебездән 4 егет әлеге бәйгедә үзләренең матур чыгышларын күрсәттеләр. 9 нче чыйныф укучысы камалов Зөлфәт үз авырлыгында 2 нче, Гибазов Фәннүр үз авырлыгында 3 нче урынны яулады. Афәрин егетләр!
-
Тормыш куркынычсызлыгы көне
03.09.2011
Мәктәптәнең барлык сыйныфларында "Тормыш куркынычсызлыгы" темасына класс сәгатьләре узды.
-
Белем көне
01.09.2011
1 сентябрь-Белем көне! Мәктәбебездә бәйрәм. Укучыларның йөзләрендә елмаю, мәктәп коридорында балаларның шат авазлары яңгырый. Бүгеннән яңа уку елы башлана. Кемнәр җәйге хатирәләр белән уртаклаша, кемнәр яңа дуслары белән таныша. Әйе, яңа дуслар һәм танышлар. Һәр сыйныфка дип әйтерлек, бу уку елына Уразбахта авылыннан укучылар килде.
Бәйрәмебезне тагын да ямьләндереп, 1 сыйныфка керүче укучылар зал түренә узды. Алар быел- 3әү. Сәйдәш, Ислам, Алмаз. Мәктәп данын киләчәктә үстерүчеләр һәм саклаучылар.
Бу уку елын без информацион технологияләр кулланып башладык. Интернет аша "Карусель" каналыннан "Урок мира" дәресен карадык. Дәрес укучыларга бик ошады.
-
Чыгарылыш класс аллеясы 14.05.2011

Мәктәбебездә бер матур гадәт бар. Ул һәр еллы чыгарылыш класс укучылары тарафыннан эшләнә. Бүген дә бу күркәм дәвамчылыкны 11 класс укучылары башкарды. Алар "Чыгарылыш класс укучылары аллеясы"на 10 төп чыршы утырттылар.
-
Күркәм гадәтләр
14.05.2011
Мәктәбебездә бер матур гадәт бар. Ул һәр еллы чыгарылыш класс укучылары тарафыннан эшләнә. Бүген дә бу күркәм дәвамчылыкны 11 класс укучылары башкарды. Алар "Чыгарылыш класс укучылары аллеясы"на 10 төп чыршы утырттылар.
-
Җиңү бәйрәме
14.05.2011
8 нче Май көнне сәг 9.00 Арташ авылында бәйрәм митингы башланып китте. Ә 10.00 да сугыш һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу Урта Кирмән мәктәбендә дәвам итте. Урта Кирмән гомуми урта белем бирү мәктәбе укучылары 2 сугыш ветеранына истәлекле бүләкләр- аккошлар-тапшырдылар. Ике авылда урнашкан һәйкәлләргә укучылар венок салды. Бәйрәмдә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
-
Күргәзмә
02.03.2011
Мәктәптә фотокүргәзмә буенча конкурс. Март ае буенча егетләр бу бәйгедә катнаша алачак. "Кызлар матурлыгы " дип аталучы бәйгенең яше чикләнмәгән.
-
Айлык игълан ителде.
01.03.2011
Мәктәптә март ае "Әдәп һәм әхлак, зәвык" айлыгы дип игълан ителде.
-
Муса Җәлилне искә алу
24.02.2011
Балтач муниципаль районы Карадуган гомуми урта белем бирү базасында Республикакүләм I фәнни-гамәли конференция узды. Әлеге конференциядә Урта Кирмән гомуми урта белем бирү мәктәбенең 11 нче класс укучысы Фәсхетдинова Рәмилә (җит Мәрданов Р.Ә.) уңышлы чыгыш ясады.
-
"Отряд по профилактики правонарушений" 18.02.2011

Мәктәбебезнең "Хокук һәм тәртип" отряды, 2 нче тапкыр Республика күләмендә уздырыла торган "Отряд по профилактики правонарушений" конкурсының зона турында катнашып, 1 урынны алды. Хәзер алар 24 .02..2011 көнне уздырылачак район турында катнашачаклар.


