Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422171, Республика Татарстан, Мамадышский район, д. Средние Кирмени, ул. Гагарина, д. 37 |
| Телефон: | +7(855)-632-92-19 |
| E-Mail: | SSkirmen.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекирменская СОШ им. Ш.С. Мустафина" |
| Руководитель: | Искандарова Гульназ Вакиповна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 10 ученика, из них иностранных граждан-0 |
| У нас учат: | 10учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекирменская средняя общеобразовательная школа имени Мустафина Шагинура Сапиевича » Мамадышского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Яшь химиклар 16.12.2013

"Мәгариф" журналы уздырган бәйгедә "Иң яшь химик" исеменә Фасхутдинова Нәзилә һәм Насибуллина Илүзә (10 классукучылары) ия булдылар. Диплом һәм истәлек сәгате белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре Фасхутдинова Н.А., химия һәм биология укытучысы.
Рәсемдә Фасхутдинова Н.
-
Конкурс 14.12.2013

За активное участие в IV республиканском конкурсе "Путешествие к истокам" награждается ученик 6 класса Хайруллин Илфат.
Руководитель Хайруллин Р.М.
-
Фольклор 13.12.2013

Мамадыш шәһәрендә узган "Нократ дулкыннары" республикакүләм ачык фольклор конкурсында Урта Кирмән урта гомуми белем мәктәбе укучылары да катнашты. Әлеге бәйгедә алар татар халкының иң матур гореф-гадәт, йолаларыбызның берсе булган каз канаты сыдыру өмәсен күрсәттеләр. Халык аларның чыгышын бик ошатты. Жюри составы укучыларыбызның чыгышын 2 урын дип бәяләде.
Җитәкчеләре Абдуллина Л.Р.
-
Күңелле очрашу 12.12.2013

Мәктәп тәмамлап, республиканың төрле почмакларында югары, урта белем алучы укучыларыбыз белән еш очрашып торабыз. Алар да үзләренең сөекле мәктәпләрен үз итеп, яратып килә. Бу атнада шундый укучыларыбызның берсе, бүгенге көндә башкалабызның Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрында эшләүче Мөхәммәтҗанов Фәннүр белән очрашу үткәрелде.
Театр училищесын тәмамлап, әле 1 ел гына эшләсә дә, үзен эш урынында яхшы яктан күрсәтә алды. Бүген инде театрның әйдәп баручы артистлары белән бер сәхнәдә күп кенә образлар тудыра. Ул катнашкан Г.Камалның "Банкрот", Г.Исхакый "Мулла" спектакльләре буенча укучылар яшь артистыбызга сораулар яудырдылар. Ә Фәннүр абыйлары аларның һәр соравын җавапсыз калдырмады.
-
Авылыбыз Геройлары 11.12.2013

Урта Кирмән мәктәбендә 9-11 класс укучылары өчен Александр Невский ордены кавалеры, батальон командиры НУРУЛЛА ХӘБИБУЛЛА улы ХӘБИБУЛЛИН тормышы һәм аның сугышчан батырлыклары турында класс сәгате узды. Класс сәгатен тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Шакирзянов И.Г алып барды.
Рәсемдә: Александр Невский ордены кавалеры Хабибуллин Нурулла бабай
-
Батырлар янында 10.12.2013

Ватан Геройлары көнендә Бөек Ватан сугышы ветераннары да читтә калмый. Арташ авылында яшәүче Тимербаев Мәгъсүм абый гаиләсендә мәктәп укучылары булды.Ә Урта Кирмән укучылары Әхмәтҗанов Фәйзрахман бабай гаиләсендә булдылар.
-
Ватан Геройлары көне 09.12.2013

Бүген Ватан Геройлары көне. Әлеге көн уңаеннан мәктәпнең күргәзмәләр залында ОБЖ укытучысы Шакирзянов И.Г. һәм китапханәче Гараева Л.И. китап, фото күргәзмә оештырды. Атналык эш планы төзелде.
Сегодня День Героев Отечество.
-
Моң чишмәсе 05.12.2013

М.Галиев укучылар һәм укытучылар арасында. Туган ягына булган көчле яратуы аны һәрдаим безең белән очраштыра. Кичәдән соң сәләтле укучыларга җыр һәм моң серләренә төшенергә ярдәм итте.
-
Мир знаний 05.12.2013

На основании приказа МО и Н РТ №4276/13 от 19 ноября 2013 года и в целях выявления выполнения требований к уровню подготовки обучающихся, освоивших образовательные программы начального общего образования проводится тестирование обучающихся 4-х классов в следующие сроки:
- 10 декабря 2013 года – математика;
- 13 декабря 2013 года – русский язык;
- 16 декабря 2013 года – окружающий мир;
- 18 декабря 2013 года – татарский язык.
-
Класс сәгате
04.12.2013
"Инвалидлар декадасы" уңаеннан чәршәмбе көнне классларда "Алар безнең янәшәдә", "Ачы язмышлар", "Россиядә ярдәмлелек тарихы" дигән класс сәгатьләре узды.


