Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа № 4 города Мамадыш» Мамадышского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Мамадыш шәһәренең дүртенче санлы урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422191, Республика Татарстан, Мамадышский район, г. Мамадыш, ул. Давыдова, д. 170 |
| Телефон: | +7(855)-633-47-48 |
| E-Mail: | S4.Mam@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ № 4 г. Мамадыш" |
| Руководитель: | Ханафеев Ильнур Мухаметович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 533 |
| У нас учат: | 41 |
Новости школы №4 города Мамадыш
Безнең кадерле кешеләребез
Опубликовано: 03.10.201227нче сентябрь көнне без 4 нче А сыйныф укучылары “Өлкәннәр көне ” уңаеннан Дәү әниләрне зурларга булдык. Хәмидуллина Алиса һәм Юсупов Марат үзләренең дәү әниләрен чакырдылар. Нәсимә апа Уразбахты, ә Дания апабыз Кече Кирмән авылыннан безгә кунакка килделәр. Алар безгә үзләренең балачакларын, яшүсмер, яшьлекләрен искә төшерделәр.
Мәктәптә укыган вакытларын сагынуларын, авыр вакытлар булса да кызыклы чакларын искә төшерүләрен сөйләп киттеләр. Ә без үз чиратыбызда аларны бик кызыксынып тыңладык. Чыннан да әбиләребезнең тормышында авыр чаклары күп булган. Тик алар югалып калмаганнар, тормыш көрлеген югалтмаганнар.
Без күп кенә кызыксындырган сорауларга җавап алдык. Дәү әниләребезне кечкенә генә бүләкләр белән сөендердек Соңыннан бәйрәмебез чәй табыны артында дәвам итте.
29 нчы без сыныфта “Минем кадерле әбием һәм бабам ” исемле иншалар яздык. Ул иншаларда без үзебезнең кадерле кешеләребезне ни дәрәҗәдә яратуыбызны күрсәтергә тырыштык.
Һәр укучы үзенең үзеннән зур өлеш чыгарырга тырышты әлеге атналыкта.
Источник: Сыйныф җитәкчесе: Рәимова Гөлнара Наил кызы
К списку новостей












