МБОУ "Столбищенская средняя общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Алексея Петровича Малышева" Лаишевского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Лаеш районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Советлар Союзы Герое Алексей Петрович Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем мәктәбе”
Визитная карточка
Адрес: | 422624, Республика Татарстан, Лаишевский район, с. Столбище, ул. Школьная, д. 10 |
Телефон: | +7(843)-784-14-41 |
E-Mail: | sch248@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Столбищенская СОШ им. А.П. Малышева" |
Руководитель: | Романова Ирина Юрьевна |
Год основания учреждения: | 1936 |
У нас учатся: | 1201 учащихся |
У нас учат: | 57 педагога |
Новости школы
Милли мәгариф
Опубликовано: 11.11.2014Столбище урта мәктәбе бәйрәмнәргә бай. 1 ноябрь көнне 1б һәм 5б сыйныфлары, әти-әниләр катнашында “Яле, таныш булыгыз!” дигән гаилә бәйрәме булды. Бәйрәмчә бизәлгән залда татарча музыка, бию көйләре яңгырап торды. 1б сыйныфы укучылары үзләренең татар балалары булулары белән чиксез горурланып, саф татар телендә үзләренең гаиләләре белән таныштырдылар. Әти-әниләр дә һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: кемдер -җырласа, кемдер-шигырь сөйләп шаккатырды, кемдер матур итеп биеде. Гаилә чыгышлары экранда фотоколлаж, гаилә шәҗәрәсе агачы, видеоязмалар белән үрелеп барды. Һәрбер гаилә үзенең кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырган иде. Аеруча күңелне җилкендергәне- 5б сыйныфы укучылары Миләүшә Муллыйывна җитәкчелегендә К.Тинчуринның “Беренче театр”дан өзек күрсәттеләр. Тамашачылар тарафыннан югары бәя бирелде. Бәйрәм соңында сыйныф җитәкчесе Ландыш Мансур кызы әти-әниләрне актив булулары өчен төрле номинациядә җиңгәннәргә рәхмәтләр әйтеп, Грамоталар тапшырды.Киләчәктә дә мондый кичәләрне ешрак уздырырга дигән ният белән,күңелле бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
К списку новостей