МБОУ «Пелевская средняя общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан/ МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422620, РТ, Лаишевский район, с. Пелево, ул. Советская, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-783-46-39;+7(965)-594-72-23 |
| E-Mail: | Pelevskaya.Mbou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Пелевская СОШ |
| Руководитель: | Ахатова Эндже Заудатовна |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 58(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 14 |
МБОУ «Пелевская средняя общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан/ МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Экологик уен 11.05.2013

7 нче сыйныф укучылары биология укытучысы тарафыннан оештырылган "Экологик уен"да катнаштылар. Һәр команда экологик проблемаларны чишүдә үз фикерен дәлилләде.
-
Депутатлар белән очрашулар 30.04.2013

29 нчы апрель көнендә югары сыйныф укучылары Пәрәү авылы җирлеге депутатлары белән очрашу дәресләре үткәрделәр.
-
Весенняя неделя добра 30.04.2013

8 нче сыйныф укучылары ветеран укытучыларның һәм өлкәннәрнең өйләрендә булып, хәлләрен белешеп, йорт-җирләрен чистарту өмәләре үткәрделәр. Тимурчылык хәрәкәте мәктәбебездә ел әйләнәсендә дәвам итә.
-
"Тукай -безнең йөрәкләрдә! " 24.04.2013

Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тормышы һәи иҗаты турындагы белемнәрне барлау максатыннан, 8-11 сыйныф укучыларыннан сайланган "Тылсым" һәм "Очкын" командалары катнашында "Тамчы-шоу" уены узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зайнуллина З.А. ның һәр сорауына төгәл җавап бирергә тырышты катнашучылар. Уенда "Тылсым" командасы җиңү яулады.
-
Парламент дәресләре 23.04.2013

Башлангыч сыйныф укучылары өчен Рәдисә Валиулловна тарафыннан парламент дәресе узды. Укучылар Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының гербы, гимны, флагы турында белемнәрен тирәнәйттеләр.
-
Тукай варислары. 20.04.2013

Кичә мәктәбебездә "Без- Тукай варислары" дип исемләнгән әдәби чара узды. Чарада яшь шагыйрьләрнең һәм укучыларның үзләре иҗат иткән шигырьләре яңгырады.
-
Табигать турында белемнәрне тирәнәйтеп... 20.04.2013

"Табигатьне саклау " айлыгының беренче атнасы түбән сыйныфларда шул теманы яктырткан әңгәмәләр, викториналар чишү, экологик уеннар, урта һәм югары сыйныфларда экологик проблемаларны чишү буенча дискуссияләр формасында башланып китте. Әлбәттә, айлык мәктәп территориясен чистарту өмәләре белән бәйләнеп бара. Табигатьне саклау юнәлешендә һәр укучы һәм укытучы үз өлешен кертә.
-
"Ел укучысы 2013" бәйгесе
18.04.2013
Бүген "Ел укучысы 2013" бәйгесендә катнашып, 9 нчы сыйныф укучысы Гарипова Илүсә "Самый творческий ученик" номинациясендә җиңү яулады. Аны җиңүе белән котлыйбыз, укуында уңышлар, сәламәтлек телибез.
-
Акция "Будь готов! Скажи нет!" 12.04.2013

Вчера 11 апреля участниками проекта "Самостоятельные дети" - членами отряда "Улыбка" -учащимися 8-9 классов нашей школы для привлечения внимания жителей к проблемам наркомании проведена акция "Будь готов! Скажи нет!". в ходе акции учащиеся провели викторину с жителями села "Знаешь ли ты закон?" и объяснили статьи 228 и 228.1 и собрали 87 подписей. Участниками были разданы буклеты о проекте.
-
Бездә кунакта "Казан утлары" 08.04.2013

Бүген бездә кунакта "Каәзан утлары" журналының җаваплы сәркатибе Алмаз Гыймадиев һәм мйхәррир Алмаз Хәмзин булдылар. Алар укучыларны журналның тарихы белән таныштырдылар. Шаян табышмаклар, әхлак темасын яктырткан хикәяләр сөйләделәр. Очрашу кызыклы узды.
















