МБОУ «Пелевская средняя общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан/ МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422620, РТ, Лаишевский район, с. Пелево, ул. Советская, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-783-46-39;+7(965)-594-72-23 |
| E-Mail: | Pelevskaya.Mbou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Пелевская СОШ |
| Руководитель: | Ахатова Эндже Заудатовна |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 58(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 14 |
МБОУ «Пелевская средняя общеобразовательная школа» Лаишевского муниципального района Республики Татарстан/ МБГБУ Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы "Пәрәү гомуми урта белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Язгы өмәдә 18.04.2014

Мәктәптә территорияне чүптән һәм кардан чистарту максатыннан өмә оештырылды. Өмәдә барлык мәктәп укучылары да катнашты.
-
"Туган якны өйрәнү" музеенда
17.04.2014
6-7 сыйныф укучылары Лаешның”Туган якны өйрәнү” музеенда булып кайттылар. Районыбызның үткәне , бүгенгесе белән таныштылар. Яшәешнең төрле чорларын үз эчендә яктырткан истәлекләр бер генә укучыны да битараф калдырмады. Бөек рус шагыйре Г.Р.Державинның тормышы һәм иҗатына багышланган ядкәрьләр укучылар күңеленә хуш килде. Музейда алган кичерешләр укучыларда озак вакытлар якты хатирәләр булып сакланыр.
-
Янгын сүндерү оешмасында экскурсиядә 16.04.2014

Бүген 8 сыйныф укучылары Пәрәү авылындагы янгын сүндерү оешмасына (отдельный пост по охране с. Пелево казанского отряда ППС РТ) экскурсиягә барды. Укучылар янгын сүндерүче булу өчен нинди сыйфатлар кирәклегенә, янгын сүндерү машиналарының эшләү механизмы серләренә төшенделәр, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Очрашу барышында һәр укучы үзен кызыксындырган сорауга җавап тапты, ә янгын сүндерүчеләр укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәде. Без дә үз чиратыбызда авылыбыз сагында торган курку белмәс янгын сүндерүчеләр коллективына авыр эшләрендә зур уңышлар телибез, авлыбызда беркайчан да янгыннар булмасын иде.
-
Юл- транспорт хәлакәтләрен кисәтү( ата-аналар укуы) 04.04.2014

3 нче апрель көнне "Юл- транспорт хәлакәтләрен кисәтү" дигән темага ата-аналар укуы узды. Көн тәртибендә балалар һәм яшүсмерләренең юл-транспорт хәлакәтләренә очравын кисәтү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләре турында статистика мәгълүматлары, язгы һәм җәйге чорда балаларның юлда йөрү кагыйдәләрен үтәлешен тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
-
Китап көне 02.04.2014

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан мәктәбебездә ел саен кичә уткәрәбез. Быелгы кичәбез "Китап-киңәшчең синең"дигән темага узды. Кичәнең максаты- укучыларда китапка мәхәббәт тәрбияләү, сакчыл караш булдыру. Укучылар кичә барышында китапка мәдхия әйттеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, китапны саклап тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Кичә ахырында "Без шагыйрьләр", "Бу геройны беләсеңме?" уеннарында актив катнаштылар. Китапханәче Исламия Нурисламовна "Юбиляр китаплар" күргәзмәсе белән таныштырды.
-
Янгын сүндерүчеләр отряды эшчәнлеге 18.03.2014

Мәктәпнең "Яшь янгын сүндерүчеләр отряды" ( җитәкчеләре Зиятдинова Г.Н.) башлангыч сыйныф укучылары өчен "Янгын куркынычсызлыгы нигезләре" тематикасына чара үткәрделәр. Чара барышында укучылар янгын сүндерү кагыйдәләренә презентацияләр карадылар, мавыктыргыч уеннарда катнаштылар.
-
Знай! Помни! Соблюдай! 18.03.2014

Чтобы не стать жертвой или виновником дорожно- транспортного проишествия, соблюдай правила дорожного движения! Под таким девизом прошло обучение учащихся 1-5 классов. Отряд юных инспекторов движения под руководством Мифтаховой Р.Р. провел мероприятие в детском саду. Были организованы занимательные игры, отгадывание загадок. Малышам очень понравилась общение со смешариками.
-
Шимбә өмәләре
15.03.2014
Укытучылар һәм укучылар катнашында мәктәп бинасының нигезен кардан чистарту өмәсе уздырылды.
-
Ягез әле, әниләр! бәйгесе 06.03.2014

5 март көнне Пәрәү гомуми урта белем бирү мәктәбендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Ягез әле, кызлар” дип аталган кичә узды. Кичә хөрмәтле әниләрне, дәү әниләрне, укытучы апаларны котлау презентациясе белән башланып китте. Ә аннан соң әниләр һәм укучы кызлар катнашында “Кызлар-йолдызлар” һәм “Кызлар кояшлар” командасы арасында бик күңелле ярыш башланды. Алар тапкырлык, җитезлек, җыр-биюдә көч сынашты. 2 команда да барлык сынауларны уңышлы үтеп, бәйгедә дуслык җиңде. Ярыш арасында 2-9 сыйныф укучылары җыр-шигырь аша үзләренең бәйрәм котлауларын җиткерде. Бу кичә һәрберебезнең күңелендә онытылмаслык матур хатирәләр калдырды.
-
математика- табигать фәннәре атналыгы 26.02.2014

Мәктәбебездә математика - табигать фәннәре атналыгы дәвам итә. 5-10 сыйныф укучылары мавыктыргыч математика серләренә төшенәләр, чараларда, конференцияләрдә чыгыш ясыйлар, рәсем һәм кросвордлар чишү бәйгеләрендә катнашалар.
















