Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская основная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
Телефон: | +7(855)-952-92-37 |
E-Mail: | Zai-Karataishcola@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская ООШ» МО «ЛМР» РТ |
Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 18 учащихся |
У нас учат: | 7 учителей |
Мәктәп яңалыклары/Новости школы
«Хәтер вакытка буйсынмый» исемендә III төбәкара фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 16.02.2018“Ә шулайда бер борылып багу,
Гөнаһ түгел үткән заманнарга ...”
(М.Әгъләмов)
Күңелләрне шомландырып,йөрәкләргә мәңге җуелмас яра салган, сагыш-моңнарга уралган еллар. XX гасырның 30 —50 нче елларында Россиядә сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган һәм җәберләнгәннәр арасында Зәй-Каратай авылы халкы да бар.
16 нчы февраль көнне Зәй-Каратай төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Хәтер вакытка буйсынмый» исемендә III төбәкара фәнни-гамәли конференция мәгърифәтче,галим, язучы Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарның репрессия корбаннары булуга 80 ел уңаеннан гаепсездән гаеп тагылып, сәяси репрессия корбаннары булган якташларыбызны искә алу, бу хакта яшь буынга җиткерү максатыннан уздырылды.
Конференциягә бик күп кунаклар килгән иде,шулай ук тирә яктагы авыллардан уңган булган укытучылар үзләренең укучылары белән чыгыш ясадылар. Конференция үз эшен ике секциядә алып барды. 1 секциядә “Якташларым эзләреннән”(репрессия корбаннары) дип аталган иде.Анда катнашкан укучылар сәяси репрессиягә дучар булган якташларыбыз,авылдашларыбыз турында бик яхшы эзләнү эшләре белән кигәннәр иде. Җиңүче итеп Түбән Чыршылы авылыннан Вафина Гөлнара Илдар кызы билгеләнде(җитәкчесе Муллагалиева А.В.),2 урынны Урдалыдан Минахметова Эльвира Рөстәм кызы яулады(җитәкчесе Минахметов А.З.), 3урынны Валиева Эльвина алды (җитәкчесе Якупов Ф.М.).. Шулай ук “Авылым тарихы” номинациясендә җиңүче Куакбаштан Рахимов Динар Марс улы(җитәкчесе Мансурова З.Р.), “Нәсел җепләрен барлаганда” номинациясендә җиңүче Хәкимова Гөлнара Гамир кызы Иске Иштерәк мәктәбеннән(җитәкчесе. Хәкимова Н.И.), “Репрессия кайтавазы укытучы язмышында” номинациясендә Вәлиев Илнар гомер буе укытучы булып эшләгән Кәримә апа Фәтхетдинова гаиләсенең авыр язмышын чагылдырган эзләнү эше белән чыгыш ясап җиңүче булды(җитәкчесе Галиуллина А.Х.).
Эзләнүләр дәвам итә.. (Туйкиннарның фаҗигале тормышы) секциясендә Камалетдинова Камилла Медәхәт кызы Бишкурайлы Фәхретдиннең нәселе һәм аларның Фазыл Туйкиннарның тормышында тоткан урыны турында эзләнү эше 1урынга лаек дип табылды (җитәкчесе Камалетдинова Р.К.) ,2 урынны Фазлыева Ралина (җитәкчесе Гимадиева Г.Җ.), 3 урын Зәй-Каратай мәктәбеннән Туйкиинар нәсел дәвамчысы Насибуллин Тимур Рамил улына бирелде(җитәкчесе Хайброва Г.Р.), “Туйкин иҗатын өйрәнү” номинациясендә җиңүче итеп Әхмәтов Ильдан (җитәкчесе Валиева Г.Н.), Халимов Илнур Илфак улы “Хәтирәләр барлаганда” номинациясендә җиңүче булды(җитәкчесе Якупова Г.Н.). Котлыйбыз!!!
К списку новостей