Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
E-Mail: | lengoroo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
Год основания учреждения: | 2006 |
Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Башлангыч сыйныф укытучылары мәктәп методик берләшмәләренең алдынгы тәҗрибәсен тарату, аларның иҗади мөмкинлекләрен барлау һәм методик эшнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, 31 март,1 апрель көннәрендә “Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучылары методик берләшмәсе -2014” муниципаль конкурсы үткәрелде. Бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 33 методик берләшмә катнашты. 03.04.2014
31 мартта авыл мәктәпләре методик берләшмәләре конкурс эшләрен В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә якладылар, ә 1 апрель көнне шәһәр методик берләшмәләре Лениногорск каласының 4нче мәктәбендә чыгыш ясадылар. Мәктәп җитәкчеләре,укытучылар конкурста катнашучыларга уңайлы шартлар булдыру өчен барысын да эшләгәннәр: конкурс үткәрү урыннары тиешле техник чаралар белән җиһазланган иде.
-
О работе Республиканской психолого-медико-педагогической комиссии
03.04.2014
31 марта и 1апреля 2014 года на базе "СОШ №4" работала выездная комиссия РПМПК (Председатель РПМПК Шигапова Резеда Ривовна).
-
Диагностические тестирования по предметам химия и биология как средство проверки результатов обучения 01.04.2014
31 марта 2014г. в муниципальном бюджетном учреждении « СОШ №7» в целях повышения качества образования, выявления уровня обученности и подготовки учащихся к ГИА и ЕГЭ был проведен муниципальный семинар-совещание для учителей химии и биологии на тему: «Диагностические тестирования по предметам химия и биология как средство проверки результатов обучения».
-
28.03.2014
Для формирования и сохранения здоровья - физического, психологического, социального в МБОУ лицей №12 поступил аппаратно-программный комплекс на основе технологии функционального биоуправления с биологической обратной связью.
-
“Мин-эзләнүче” 28.03.2014
Кызыксынучан табигатьле кече яшьтәге мәктәп балалары төрле эзләнү эшләрендә бик теләп катнашалар.Эзләнү эшчәнлеге белән шөгылләнү укучыларның танып-белү активлыгын үстерә, аларны иҗади фикерләргә, мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтә. Эзләнү эшенең йомгаклау этабында яшь тикшеренүчеләр “Мин-эзләнүче” дигән фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясыйлар.Районыбызда ел саен үткәрелә торган бу чара укучыларның интеллектуаль-иҗади потенциалын эзләнү эшчәнлегенә юнәлдереп, аларда фәнни-эзләнү күнекмәләре формалаштыра, иҗади сәләтләрен үстерү максатын күздә тота.
2014 елның 27 мартында шәһәребезнең 8 нче мәктәбе базасында Лениногорск районы уку йортларының 4 нче сыйныф укучыларының “Мин-эзләнүче” дигән фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Чарада катнашучы 21 яшь эзләнүчене сигезенче мәктәп директоры, укучылары, укытучылары бик җылы каршы алды. Конференция кунакларын матур шигырьләр, күңелле җырлар белән сәламләделәр. Яшь эзләнүчеләр 3 секциягә бүленеп, төрле юнәлешләрдә эш алып бардылар: -
Зональный этап конкурса « Учитель года-2014». 26.03.2014
24-25 март кннәрендә Лениногорск шәһәрендә “Ел укытучысы-2014” Бөтенроссия конкурсының зонакүләм этабы узды. Әлеге конкурс “Ел укытучысы” девизы астында үтте. Бу чарага бер генә хезмәт тә кешедән фидакарьлек, җан-рухын сарыф итүне, түземлелекне таләп итүче укытучы һөнәре кебек хезмәт юктыр дигән фикерне тагын бер тапкыр исбатларга әзер булган укытучылар җыелды. “Ел укытучысы-2014” дигән мактаулы исемгә лаек булу өчен Лениногорск, Әлмәт, Аксубай, Чирмешән һәм Норлат муниципаль районның унбиш вәкиле көч сынашты. Бәйгедә катнашучылар эффектив алымнар һәм яңа белем бирү технологияләрен кулланып дәресләр үткәрделәр, шушы кыска гына вакыт аралыгында үзләренең педагогик осталыкларын күрсәттеләр.
-
Педагог библиотекарь года-2014 26.03.2014
24 марта 2014года в г. Альметьевске прошел зональный этап республиканского конкурса «Педагог библиотекарь года-2014».
-
УРА! Язгы каникуллар башлана! 21.03.2014
24 нче марттан алып 1 нче апрельгә кадәр Лениногорск районының укучылары язгы каникулларга таралалар.
Иң озын чирек артта калды. Каникулдагы ялны дөрес итеп оештыру, балаларга шат һәм сәламәт булып калырга булышачаклар. Бу каникуллар балаларыбызга яраткан укытучылары, сыйныфташлары янына яңа көчләр туплап килергә ярдәм итәрләр дип ышанабыз. -
Методический коучинг в Школе Превосходства. 21.03.2014
На основании приказа МО и Н РТ №327/14 от 27.01.2014 г. « О создании «Школ Превосходств в Республике Татарстан» и реализации краткосрочных курсов» в Лениногорском муниципальном районе средняя общеобразовательная школа №5 является Школой Превосходства.
В СОШ №5 будут внедряться инновационные программы и другие нововведения, способствующие преобразованиям в области обучения для формирования успешных учащихся XXI века. Школа Превосходства должна стать образцом для подражания, с присущим ей духом профессионального обучения и внедрения инноваций в рамках процесса постоянного совершенствования. -
20.03.2014
19 нчы март көнне мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Шигырь язам хис йомгагын сүтеп...” дигән тема астында җирле төбәк язучысы, шагыйрә Рәмзия Габделхакованың иҗатын укыту-тәрбия процессында куллануга багышланган зонакүләм семинар үткәрелде. Семинарда Лениногорск шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөгелмә шәһәре һәм Чирмешән районының Бәркәтә урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвира Әсхәт кызы Миннегулова сингапур структурасын кулланып, 3М (рус төркеме) сыйныфында ,,Безнең авыл бакчасы” темасына дәрес-сәяхәт күрсәтте. Якташыбыз шагыйрә Рәмзия Габделхакова белән очрашуга багышланган бик эчтәлекле һәм кызыклы сыйныфтан тыш чара оештырылды. Чарада 2-11 сыйныфларның татар һәм рус төркемнәрендә укучылар катнашты. Бу кичәдә шагыйрәнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Бигрәк тә Азат һәм Алия Кашаповлар башкаруында дәртле татар биюе бөтенесенең күңеленә хуш килде. Кичә барышында кунагыбыз Рәмзия Габделхаковага да сүз бирелде. Ул үзенең иҗаты белән таныштырды, шигырьләрен укыды. Укучыларыбызга үзенең киңәшләрен җиткерде.