МБДОУ «Детский сад №22 г. Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423254, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 6а |
Телефон: | +7(855)-955-29-79 |
E-Mail: | mdou22leninogorsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №22" |
Руководитель: | Гирфанова Альфия Зядитовна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 71 воспитанников |
У нас учат: | 9 педагогов |
МБДОУ «Детский сад №22 г. Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Новогодние утренники/ Яңа ел бәйрәмнәре 26.12.2022
В детском саду начались новогодние утренники. Сказочные герои спешат в гости к ребятам, но самый долгожданный гость - Дед Мороз с подарками!
Балалар бакчасында яңа ел бәйрәмнәре башланды. Әкият геройлары балаларга кунакка ашыга, әмма иң көтеп алган кунак - бүләкләр алып килүче Кыш Бабай!
-
Конкурс "Супер -Ёлка" 25.12.2022
В нашем детском саду был объявлен конкурс поделок «Супер-Ёлка». Все дети с помощью родителей изготовили удивительные поделки!
Безнең балалар бакчасында «Супер-Ёлка» эшләнмәләре конкурсы игълан ителде. Барлык балалар әти-әниләре ярдәмендә гаҗәеп эшләнмәләр ясаганнар!
-
Ура! Ёлка! 21.12.2022
Добрый Дедушка Мороз
Елку из леса принес.
Она светится огнями,Новый год встречает с нами!
Новый год не за горами, скоро начнутся новогодние утренники для детей. Сегодня ребята нашего детского сада с восторгом наблюдали из окон, как Дед Мороз и Снегурочка принесли елку! Радостных впечатлений от увиденного хватило на весь день!
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең,
Яңа ел бүләк иттең!
Яңа ел ерак түгел, тиздән балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре башланачак. Бүген безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрәзәләрдән Кыш бабай белән Кар Кызының чыршы алып килүен күзәттеләр! Күргәннәрдән шатлыклы тәэсирләр көне буе җитте!
-
День Матери/ Аналар көне 25.11.2022
«Мама» — главное слово для каждого из нас, как и человек, который за этим словом стоит. Связь между матерью и ребенком нерушима и непоколебима, как сила любви, которая их объединяет. Неудивительно, что в мире появились свои, особые дни, посвященные мамам. В нашей стране этот праздник отмечают в последнее воскресенье ноября. Российский день матери в 2022 году пройдет 27 ноября. В нашем детском саду красиво и незабываемо прошло праздничное мероприятие, посвященное этому дню. Ребята старшего дошкольного возраста подарили своим мамам не только добрые слова и улыбки, но и специально подготовленные концертные номера. Пришедших мам и бабушек ожидали встречи с конкурсами, играми, стихами, песнями и приятными музыкальными сюрпризами. А подарок в виде сердца, сделанный с любовью, порадовал каждую маму.
"Әни» - безнең һәрберебез өчен төп сүз. Ана белән бала арасындагы бәйләнеш өзелмәс һәм какшамас, аларны берләштергән мәхәббәт көче кебек нык. Дөньяда әниләргә багышланган махсус көннәрнең барлыкка килүе гаҗәп түгел. Безнең илдә бу бәйрәм ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2022 елда Россия Әниләр көне 27 ноябрьдә узачак. Безнең балалар бакчасында бу көнгә багышланган бәйрәм чарасы матур һәм онытылмаслык булды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әниләренә яхшы сүзләр һәм елмаюлар гына түгел, махсус әзерләнгән концерт номерлары да бүләк иттеләр. Бәйрәмгә килгән әниләрне һәм әбиләрне конкурслар, уеннар, шигырьләр, җырлар һәм күңелле музыкаль сюрпризлар белән очрашулар көтә иде. Ә мәхәббәт белән йөрәк формасанда ясалган бүләк бәйрәмдәге һәр ананы сөендерде.
-
Жизнь без ДТП/Юл-транспорт һәлакәтләреннән башка тормыш 18.11.2022
Ежегодно, в третье воскресенье ноября, во всем мире отмечают День памяти жертв дорожных аварий. В этот день вспоминают тех, кого уже нет рядом, тех, кто погиб в дорожно-транспортных происшествиях. В детском саду прошли мероприятия, посвященные Всемирному Дню памяти жертв дорожно-транспортных происшествий. Воспитанники подготовительной к школе группы вместе с воспитателями провели акцию «Жизнь без ДТП». В рамках мероприятия, дети раздавали участникам дорожного движения памятки, призывающие соблюдать правила дорожного движения. Цель этой акции - почтить память жертв дорожно-транспортных происшествий, привлечь внимание взрослых к проблеме смертности в результате дорожно-транспортных происшествий.
Ел саен, ноябрьнең өченче якшәмбесендә, бөтен дөньяда юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне инде янәшәдә булмаганнарны, юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булганнарны искә алалар. Безнең балалар бакчасында Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләр белән бергә «Юл-транспорт һәлакәтләреннән башка тормыш» дигән акциясе үткәрделәр. Чара кысаларында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыручы белешмәлекләр тараттылар. Бу акциянең максаты - юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу, юл - транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә өлкәннәрнең игътибарын үлем проблемасына җәлеп итү.
-
Заседание муниципальной базовой площадки/Муниципаль база мәйданчыгының утырышы 17.11.2022
17 ноябрьдә татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төркемнәр тәрбиячеләренең һөнәри компетентлыгын һәм педагогик осталыгын күтәрү максатыннан, «Туган татар телен үзләштерүгә ныклы кызыксыну формалаштыруга юнәлтелгән белем бирү процессында катнашучыларның үзара тәэсир итү формалары» темасына татар телендә белем һәм тәрбия бирүче төркемнәр тәрбиячеләре өчен муниципаль база мәйданчыгының утырышы узды. База мәйданчыгы эше кысаларында безнең 22нче санлы балалар бакчасы педагоглары хезмәттәшләре белән эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Табигатъне саклаучылар» дигән оештырылган белем бирү эшчәнлегенең ачык күрсәтүе оештырылды; зурлар төркемендә «Почта» сюжет-рольле уены оештырылды; мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән музыкаль – дидактик уеннарны оештыруның мастер-классы үткәрелде; мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча дидактик уеннарны куллануы мастер-классы үткәрелде. 7нче санлы балалар бакчасы тәрбиячесе зурлар төркеме балалары белән «Тылсымлы алъяпкыч» дигән дидактик уен оештырды. База мәйданчыгы утырышында катнашучылар чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм үткәрелүен билгеләделәр.
-
День народного единства / Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2022
4 ноября вся наша страна отмечает День народного единства. Этот день занимает особое место среди государственных праздников современной России. День народного единства - это сравнительно молодой праздник, хотя имеет корни, уходящие достаточно далеко в историческое прошлое нашего государства, праздник, который дети должны знать с раннего возраста. Он призывает людей не только вспомнить важнейшие исторические события, но и напомнить гражданам многонациональной страны важность сплочения. Ведь только вместе можно справиться с трудностями!
Воспитание патриотизма является значимой задачей дошкольного образования, важно воспитывать в детях уважение к прошлому, любовь к Отечеству, национальное единство, гордость за свой народ и свою историю. 3 ноября в нашем детском саду для детей старшего дошкольного возраста было организовано тематическое занятие, приуроченное Дню народного единства, на котором дети закрепили знания об основных символах нашей страны, читали стихи, пели песни о Родине. Педагоги постарались донести детям значение слов «дружелюбие» и «взаимовыручка», научить помогать друг другу, быть терпимыми и уважать интересы других.
4 ноябрьдә бөтен илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу көн хәзерге Россиянең дәүләт бәйрәмнәре арасында аерым урын алып тора. Халыклар бердәмлеге көне - чагыштырмача яшь бәйрәм, безнең дәүләтнең тарихи үткәненә шактый ерак китсә дә, балалар кечкенәдән белергә тиеш бәйрәм. Ул кешеләрне мөһим тарихи вакыйгаларны гына искә төшереп калмыйча, күпмилләтле ил гражданнарын бердәмлекнең мөһимлеген искә төшерергә дә өнди. Бары бергә генә авырлыкларны җиңеп була бит!
Патриотизм тәрбияләү мәктәпкәчә белем бирүнең әһәмиятле бурычы булып тора, балаларда үткәннәргә хөрмәт, Ватанга мәхәббәт, милли бердәмлек, үз халкы һәм үз тарихы өчен горурлык тәрбияләү мөһим. 3 ноябрьдә безнең балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан тематик дәрес оештырылды, анда балалар илебезнең төп символлары турында белемнәрен ныгыттылар, шигырьләр укыдылар, Ватан турында җырлар җырладылар. Педагоглар балаларга «дуслык» һәм «үзара ярдәм» сүзләренең мәгънәсен җиткерергә тырыштылар, бер-береңә ярдәм итәргә, түземле булырга һәм башкаларның мәнфәгатьләрен ихтирам итәргә өйрәттеләр.
-
Осенние праздники/Көзге бәйрәмнәр 27.10.2022
Сегодня в средней и старших группах прошли осенние утренники. Ребята с нетерпением ждали этот праздник, готовились к нему, разучивали стихотворения, песни и танцы. В средней группе в гости к ребятам пришла красавица Осень, загадала ребятам загадки, похвалила их за чудесные песни и танцы. Другой гость - старичок Лесовичок поиграл с детьми в веселую игру. Заглянула Осень на праздник и к ребятам старшей группы, послушала их песни, поиграла с ними. А еще пришли в гости к детям старшей группы веселый Степка-Растрепка и Пугало, с ними праздник заиграл новыми красками.
Бүген уртанчылар һәм зурлар төркемнәрдә көзге бәйрәмнәр үзды. Балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көттеләр, аңа әзерләнделәр, шигырьләр, җырлар һәм биюләр өйрәнделәр. Уртанчылар төркеме балалары янына кунакка Көз килде, балаларга табышмаклар әйтте, балаларны матур җырлары һәм биюләре өчен мактады. Тагын бер кунак – старичок Лесовичок балалар белән күңелле уен уйнады. Көз зурлар төркеме бәйрәменәдә дә керде, балаларның җырларын тыңлады, алар белән матур уеннар уйнады. Зурлар төркеме балалары янына Степка- Растрепка һәм Пугало кунакка килделәр, алар килгәч бәйрәм тагын да күңеллерәк узды.
-
Экскурсия в краеведческий музей/Туган якны йөрәнү музеена экскурсия 20.10.2022
19 октября для детей старшей группы была организована экскурсия в краеведческий музей. Ребята посмотрели экспозиции музея, представляющих быт наших предков. Дети с большим интересом слушали рассказ сотрудников музея, с любопытством рассматривали экспонаты. Особенно детям понравился зал «Памяти», посвященный Великой Отечественной войне. В этом зале представлены фотопортреты ветеранов войны, списки награжденных орденами и медалями, награды и наградные удостоверения, благодарственные письма, фронтовая переписка, личные вещи участников войны, макеты оружия. Экскурсия очень понравилась ребятам.
19 октябрьдә өлкән төркем балалары өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Балалар музейның экспозицияләрен карадылар, алар балаларга безнең ата-бабаларыбызның тормышын аңларга ярдәм иттеләр. Балалар кызыксынып музей хезмәткәрләренең хикәясен тыңладылар, экспонатларны карадылар. Балаларга аеруча Бөек Ватан сугышына багышланган «Хәтер» залы ошады. Бу залда сугыш ветераннарының фото портретлары, орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән исемлекләр, Рәхмәт хатлары, сугыштан килгән хатлар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре, корал макетлары карарга тәкъдим ителде. Балалар музейга барудан бик канәгать калдылар.
-
Осенние чудеса/Көзге могҗизалар 17.10.2022
Традиционным в нашем детском саду стал ежегодный конкурс поделок из природного материала. В этом году он носит название «Осенние чудеса». И действительно, каких только чудес не приготовили ребята вместе с родителями, проявив творческую фантазию и талант. В музыкальном зале детского сада организована выставка из чудесных поделок. Здесь можно увидеть и сказочные домики, и загадочных животных, и волшебные осенние композиции. Много кропотливого труда и души вложили в свои работы дети и их родители. Всем участникам на осенних утренниках торжественно будут вручены грамоты. Всех благодарим за участие в конкурсе!
Ел саен үткәрелә торган табигый материалдан эшленмәләр конкурсы безнең балалар бакчасында традиционга әйләнде. Быел ул «Көзге могҗизалар» дип атала. Чыннан да, иҗади фантазия һәм талант күрсәтеп, балалар әти-әниләре белән нинди генә могҗизалар әзерләмәгәннәр. Балалар бакчасының музыка залында искиткеч эшләнмәләрдән күргәзмә оештырылды. Монда әкият йортларын да, серле хайваннарны да, тылсымлы көзге композицияләрне дә күрергә мөмкин. Балалар әти-әниләре белән бергә үз эшләренә бик күп хезмәт һәм җан керткәннәр. Барлык катнашучыларга көзге бәйрәмнәрдә тантаналы рәвештә грамоталар тапшырылачак. Барыгызга да конкурста катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!