МБДОУ «Детский сад №22 г. Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423254, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Крупской, д. 6а |
Телефон: | +7(855)-955-29-79 |
E-Mail: | mdou22leninogorsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №22" |
Руководитель: | Гирфанова Альфия Зядитовна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 55 воспитанника |
У нас учат: | 9 педагогов |
МБДОУ «Детский сад №22 г. Лениногорска" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
День Знаний / Белем көне
01.09.2023
Наступил сентябрь, а вместе с ним и самый первый праздник в новом учебном году - День знаний, очень светлый и радостный день, когда природа одевается в яркие осенние наряды. Для детей старшего возраста педагоги организовали праздничное развлечение «День Знаний». К ребятам в гости пришли Буквоежка и Почемучка. Учебный год начался задорно и весело, все получили массу положительных эмоций и впечатлений. Праздник удался на славу!
Сентябрь ае башланды, аның белән бергә яңа уку елында иң беренче бәйрәм - Белем көне килде. Белем көне - табигать көзге матур киемнәргә киенгән якты һәм шатлыклы көн. Өлкән яшьтәге балалар өчен педагоглар «Белем көне» бәйрәмен оештырдылар. Балалар янына кунакка Буквоежка һәм Почемучка килделәр. Уку елы дәртле һәм күңелле башланды, барысы да бик күп матур хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алды. Бәйрәм бик шәп узды!
-
«Моя республика – Татарстан» / «Минем республикам - Татарстан»
29.08.2023
В преддверии Дня Республики Татарстан, который отмечается 30 августа, а также с целью формирования у воспитанников целостного представления о родном крае, воспитания познавательного интереса, любви к своей малой Родине в нашем детском саду прошло мероприятие «Моя республика – Татарстан».
30 августта билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы көне алдыннан безнең балалар бакчасында “Минем республикам - Татарстан” дигән чара узды. Әлеге чараның максаты тәрбияләнүчеләрдә туган як турында бербөтен күзаллау формалаштыру, танып белү кызыксынуы тәрбияләү.
-
Театр
17.08.2023
Театр — один из самых доступных видов искусства для детей, помогающий решить многие актуальные проблемы педагогики и психологии, связанные с художественным образованием и воспитанием, формированием эстетического вкуса, нравственным воспитанием, развитием коммуникативных качеств личности, воспитанием воли, развитием памяти, воображения, фантазии, речи, созданию положительного настроения, решением конфликтных ситуаций через игру. В процессе театрализованной игры незаметно активизируется словарь ребенка, совершенствуется звуковая культура его речи, ее интонационный строй. Данная деятельность занимает особое место в нашем детском саду среди разнообразных форм обучения, воспитания и всестороннего развития детей. В старшей группе дети инсценировали сказку «Заяц-хваста».
Театр - балалар өчен сәнгатьнең иң ачык төрләреннән берсе, сәнгать белеме һәм тәрбиясе, эстетик зәвык формалаштыру, әхлакый тәрбия, шәхеснең коммуникатив сыйфатларын үстерү, ихтыяр көче тәрбияләү, хәтер, хыял, фантазия, сөйләм үсеше, уңай кәеф тудыру, уен аша конфликтлы хәлләрне хәл итү белән бәйле күп кенә актуаль педагогика һәм психология проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә. Театрләштерелгән уен барышында үзеннән-үзе баланың сүзлеге активлаша, аның сөйләменең аваз мәдәнияте, аның интонация төзелеше камилләштерелә. Әлеге эшчәнлек балаларга белем бирүнең, тәрбиянең һәм һәрьяклап үсүнең төрле формалары арасында безнең балалар бакчасында аерым урын алып тора. Зурлар төркеме балалары «Заяц-хваста» әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
День памяти и скорби / Хәтер һәм кайгы көне
22.06.2023
22 июня 1941 года – одна из самых печальных дат в истории России – День памяти и скорби – день начала Великой Отечественной Войны. Этот день напоминает нам о всех погибших в боях, замученных в фашистской неволе, умерших в тылу от голода и лишений. Мы скорбим по всем, кто ценой своей жизни выполнил святой долг, защищая в те суровые годы наше Отечество.
В этот день в нашем детском саду прошло мероприятие, посвященные этой дате. Ребята услышали историю начала Великой Отечественной войны, о победе нашей страны в той войне, о героических поступках простых людей и детей. Ребята почтили минутой молчания павших за мир и счастье на Земле, прослушали песни военных лет. В завершение мероприятия дети исполнили песню Аркадия Островского на слова Льва Ошанина «Пусть всегда будет солнце» и выполнили коллективные работы - панно с изображением солнца и лучиками в виде отпечаток ладошек детей.
1941 елның 22 июнендә - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көн - Хәтер һәм кайгы көне. Ул безгә фашистлар коллыгында газапланган, ачлыктан һәм мохтаҗлыктан тылда үлгән барлык һәлак булганнарны искә төшерә. Без ул кырыс елларда Ватаныбызны яклап, изге бурычын үтәгәннәрне искә алабыз.
Бу көнне безнең балалар бакчасында шушы датага багышланган чара узды. Балалар Бөек Ватан сугышы башлану тарихын, илебезнең шул сугышта җиңүе, гади кешеләрнең һәм балаларның батырларча гамәлләре турында ишеттеләр. Балалар Җир йөзендә тынычлык һәм бәхет өчен һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, сугыш еллары җырларын тыңладылар. Чара азагында балалар Аркадий Островскийның Лев Ошанинның сүзләренә язылган «Һәрвакыт кояш булсын» дигән җырын башкардылар һәм күмәк эш ясадылар - балаларның кул эзләре рәвешендәге нурлар белән тулы кояш панносы.
-
Озеленение территории / Территория яшелләндерү
20.06.2023
Территория дошкольного учреждения - это его своеобразная визитная карточка. Как театр начинается с вешалки, так детский сад начинается с территории. Любой посетитель, ступив на участок ДОУ, обращает внимание на его ухоженность. Если ваш взгляд радуют разноцветные клумбы, чистые дорожки, аккуратно подстриженные кустарники, вы сразу поймете, что здесь живут и работают люди, для которых детский сад не просто место работы, а родной дом, который хочется сделать уютным и комфортным. Эстетическое оформление имеет важное значение в становлении личности ребенка.
Педагоги нашего детского сада приложили много усилий для озеленения территории детского сада. В детском саду руками педагогов выращена рассада цветов, которая высаживается на клумбы и рабатки.
Мәктәпкәчә учреждение территориясе - ул аның үзенчәлекле визит карточкасы. Театр элгечтән башланган кебек, балалар бакчасы территориядән башлана. Теләсә кайсы кеше, бакча участогына басып, аның төзеклегенә игътибар итә. Әгәр дә сезнең карашыгыз төрле төстәге клумбалар, чиста юллар, пөхтә итеп киселгән куаклар сөендерә икән, сез шунда ук биредә эшләүчеләр өчен балалар бакчасы гади эш урыны гына түгел, ә уңайлы туган йорт икәнен аңларсыз. Эстетик бизәлеш баланың шәхесен формалаштыруда мөһим әһәмияткә ия.
Безнең балалар бакчасы педагоглары балалар бакчасы территориясен яшелләндерү өчен күп көч куйдылар. Балалар бакчасында педагоглар кулы белән чәчәк үсентеләре үстерелгән, ул чәчәкләр клумбаларга утыртыла.
-
Сабантуй
15.06.2023
«Снова песни зазвучали
Подпевай им и танцуй.
На дворе Народный праздник-
Наш любимый Сабантуй!
Лето- это прекрасная пора развлечений, игр и конечно же народных праздников. Один из самых любимейших летних праздников всех детей и взрослых- это праздник Сабантуй! В нашем детском саду традиционно прошел праздник Сабантуй. Дети пели, танцевали, играли в традиционные для Сабантуя игры.
Күңелле Сабан туйлары,
Бүген бәйрәм, зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Җәй - күңел ачу, уен һәм әлбәттә инде халык бәйрәмнәренең яхшы чоры. Барлык балаларның һәм өлкәннәрнең иң яраткан җәйге бәйрәмнәреннән берсе - Сабантуй бәйрәме! Безнең балалар бакчасында гадәттәгечә Сабантуй бәйрәме узды. Балалар җырладылар, биеделәр, Сабантуй өчен традицион уеннар уйнадылар.
-
День России / Россия көне
08.06.2023
День России — один из главных государственных праздников отмечается 12 июня. День России – это отличный повод рассказать нашим воспитанникам ещё раз об истории нашей огромной и самой красивой в мире многонациональной страны, о многообразии народных традиций. Так в преддверии праздника Дня России в детском саду состоялось праздничное мероприятие для воспитанников среднего и старшего дошкольного возраста. Целью праздника было формирование представлений детей о России как о государстве, о родной стране, воспитание чувства любви к Родине. Ребята узнали насколько большая наша страна, сколько народов живет на ее обширной территории в мире и согласии. С детьми была проведена познавательная викторина, было рассказано, что День России – это праздник свободы, мира и добра. Дети вспомнили о государственных символах: гербе, флаге, гимне. Состоялось прослушивание государственного гимна, детям было рассказано, почему наш флаг состоит из трех цветов, и что обозначает каждый цвет. Ребята читали стихи, пели песни, танцевали, играли в подвижные и музыкальные игры, соревновались в спортивных эстафетах.
Россия көне - дәүләт бәйрәмнәренең берсе 12 июньдә билгеләп үтелә. Россия көне - безнең тәрбияләнүчеләргә күп милләтле илебезнең тарихы, халык традицияләренең күптөрлелеге турында тагын бер кат сөйләү өчен бик яхшы сәбәп. Шулай итеп, Россия көне алдыннан балалар бакчасында уртанчылар һәм зурлар төркемнәре балалары өчен бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмнең максаты - Россия, дәүләт, туган ил турында балаларның күзаллауларын формалаштыру, Ватанга мәхәббәт хисе тәрбияләү. Балалар безнең илнең никадәр зур булуын, аның киң территориясендә күпме төрле милләт халыклары дуслыкта яшәүн белделәр. Балалар белән танып белү викторинасы үткәрелде. Балалар белделер - Россия көне - азатлык, тынычлык һәм изгелек бәйрәме икәнен. Балалар дәүләт символларын: герб, байрак, гимнны искә алдылар. Дәүләт гимнын тыңлау оештырылды, балаларга безнең байракның ни өчен өч төстән торуын һәм һәр төсне нәрсә аңлатуын сөйләделәр. Балалар шигырьләр укыдылар, җырладылар, биеделәр, хәрәкәтле һәм музыкаль уеннар уйнадылар, спорт эстафеталарында ярыштылар.
-
День защиты детей/ Балаларны яклау көне
01.06.2023
Первый день лета - 1 июня - Международный день защиты детей. Традиционно в День защиты детей, в нашем детском саду состоялось интересное праздничное мероприятие. Дети танцевали, играли в веселые игры, пели песни. Праздник завершился увлекательным рисованием цветными мелками на асфальте.
Җәйнең беренче көне - 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Гадәттәгечә, балаларны яклау көнендә, безнең балалар бакчасында кызыклы бәйрәм чарасы уздырылды. Балалар биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар, җырладылар. Бәйрәм асфальтта төсле акбур белән мавыктыргыч рәсем ясау белән тәмамланды.
-
Экскурсия к нерегулируемому пешеходному переходу/ Җәяүлеләр кичүенә экскурсия
26.05.2023
В целях профилактики дорожно-транспортного травматизма, в рамках недели безопасности дорожного движения, с воспитанниками средней группы была организована экскурсия к нерегулируемому пешеходному переходу. В ходе экскурсии дети закрепили знания о правилах дорожного движения, перехода дороги на нерегулируемом пешеходном переходе, правила поведения рядом с проезжей частью. Ребята обратили внимание на дорожный знак «Пешеходный переход», который информирует пешеходов и водителей быть внимательными и ответственными. Дети заметили, что, перебегая проезжую часть в неустановленном месте, пешеходы нарушают правила дорожного движения, рискуя своей жизнью и подвергая опасности других участников дорожного движения. Обсудив поведение нарушителей, ребята обещали переходить дорогу только в установленном месте - по пешеходному переходу. Экскурсия получилась познавательной и увлекательной.
Юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатындан, юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында, уртанчылар төркемдә тәрбияләнүчеләр белән җайга салынмый торган җәяүлеләр кичүенә экскурсия оештырылды. Экскурсия барышында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар, юл янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Балалар җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләргә игътибарлы һәм җаваплы булырга хәбәр итүче «җәяүлеләр кичүе» юл билгесенә игътибар иттеләр. Балалар җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, үз һәм башка кешеләрнең гомерләрен куркыныч астына куюы турында белделәр. Хокук бозучыларның үз-үзләрен тотышын тикшергәннән соң, балалар юлны билгеләнгән урында - җәяүлеләр кичүендә генә күчәргә вәгъдә иттеләр. Экскурсия балаал өчен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
-
Выпускной бал\ Чыгарылыш балы
25.05.2023
24 мая в нашем детском саду состоялся выпускной бал. Выпускной в детский саду - очень важный праздник для детей и их родителей. Это расставание, грусть, добрые напутствия. И этот праздник должен остаться в памяти выпускников навсегда. В торжественной обстановке ребята попрощались с любимым детским садом, воспитателями и всеми сотрудниками детского сада. Дорогие ребята, вот и наступил ваш первый выпускной! Желаем весело отдохнуть летом, набраться сил, хорошо подрасти и с радостью шагнуть в первый класс.
24 майда безнең балалар бакчасында чыгарылыш балы узды. Балалар бакчасында чыгарылыш балы - балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бик мөһим бәйрәм. Бу аерылышу, сагыш, хәерле теләкләр. Һәм бу чыгарылыш бәйрәме балалар хәтерендә мәңгегә калырга тиеш. Тантаналы шартларда балалар яраткан балалар бакчасы, тәрбиячеләр һәм барлык балалар бакчасы хезмәткәрләре белән саубуллаштылар. Кадерле балалар, менә сезнең беренче чыгарылыш балы җитте! Җәй көне рәхәтләнеп ял итүегезне, көч җыярга, яхшы үсәргә һәм беренче сыйныфка шатланып атлавыгызны телибез!