Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19. |
Телефон: | |
E-Mail: | Kuk.Uryasbash@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района |
Руководитель: | Павлова Любовь Николаевна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 7 детей |
У нас учат: | 1 педагог |
Новости
Бакча мөдире Казанда узган семинарда катнашып кайтты
Опубликовано: 30.10.2013Балаларны традицион кыйммәтләр белән кызыксындыруны тагын да камилләштерү, туган телгә мәхәббәтне фольклор, тарихи ядкарьләр, этник сәнгать аша үстерү максатында оештырылган әлеге чарада районыбызның Үрәсбаш һәм Югары Чура авыллары балалар бакчалары мөдирләре Любовь Павлова һәм Людмила Алексеевалар да катнашты. Семинарны ТР мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Раиф Зиннәтуллин, ТР керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, “Туганайлар” газетасының баш мөхәррире Людмила Белусовалар ачып җибәрде. Белем бирүдә этник кыйммәтләр һәм культураларның буыннан-буынга күчүе, туган телебезне саклау максатында оештырылган этнокультуралы лагерьлар, атнакөн мәктәбенең эш тәҗрибәләре, уку китаплары, этнокультура компонентларын кулланып дәресләр оештыру хакындагы чыгышлар семинарда катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Белем һәм тәрбия бирү милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып барылырга тиеш – семинарны оештыручылар, чыгыш ясаучылар, фикер алышучыларның төп фикере әнә шул булды
К списку новостей