• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Детские сады
  • Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение"Детский сад села Урясьбаш" Кукморского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Үрәсбаш авылы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Республика Татарстан, Кукморский район, с. Урясьбаш,улица Пионерская, дом 19.
Телефон:
E-Mail: Kuk.Uryasbash@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад с.Урясьбаш" Кукморского муниципального района
Руководитель: Павлова Любовь Николаевна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 7 детей
У нас учат: 1 педагог

Новости

Любовь Павлова: «Милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк” 

Опубликовано: 27.01.2023

Үрәсбаш балалар бакчасында балаларны халкыбызның милли йола – гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү буенча семинар үтте. 
 
Йола-гадәтләр аша яшь буынны тәрбияләү – иң киң кулланылган чараларның берсе. Үрәсбаш авылы балалар бакчасында “Изге гореф-гадәтләр аша балалар бакчасы шартларында милли тәрбия бирү” дигән темага район күләмендәге семинар уздырылды. Семинарда районның мәгариф бүлеге методисты Гөлнара Фәләхетдинова, авыл җирлеге башлыгы Василий Сафаров, барлык балалар бакчаларыннан килгән тәрбиячеләр катнашты. 
“Милли тәрбия алмаган кешенең киләчәге юк. Һәр халыкның күп еллар буена тупланган үз йолалары, милли киемнәре, бәйрәмнәре бар. Безнең керәшен халкының милли мирасы бик бай, без эшне шуңа таянып алып барабыз. Безнең бакчада балаларга күпьяклы белем һәм тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган. Балалар бакчага керү белән, милли бизәкләр, әкият геройлары, үз телбездә сөйләшүче бакча хезмәткәрләре белән очрашалар. Нәниләребезгә милли тәрбия бирү иң беренче әти-әниләрдән башлана, шуңа, алар белән без тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Бакчада милли йолаларга, балалар язучылары иҗатына багышланган чаралар, бәйрәмнәр үткәрелә. Халкыбыз уеннары уйнала. Ул чараларда әти-әниләр дә бик теләп катнаша, алар тамашачы булып кына түгел, җырлыйлар, шигырьләр дә укыйлар, балалар белән уйныйлар. Мондый бәйрәмнәр балаларга милии тәрбия бирүдә бик булышалар, – диде бакча җитәкчесе Любовь Павлова. – Семинар бакчабыз тәрбиячеләренең балалар белән үткәргән шөгыле-дәресе белән үрелеп барды. Бүгенге дәрестә “Качману” бәйрәме йолаларына күбрәк игътибар бирергә булдык. Качману йолаларын күрсәттек. Безгә бу эшебездә авылның түтиләре Нина Андреева, Лиза Владимирова ярдәм иттеләр. Ә клуб мөдире Оксана Сафарова баларга керәшен җыруларын җырлап күрсәтте. 
 “Милли бәйрәмнәр оештырылганда, балалар белән мондый чаралар үткәрелгәндә, йолалар онытылмас, киләчәк буын да, үткәнебезгә, олыларга ихтирамлырак булып үсәр”, – диде үз чыгышында район мәгариф методисты Гөлнара Шәүкәтовнва.



К списку новостей