Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 100 учеников 36 воспитанников |
У нас учат: | 24 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Белем көне" "День Знаний!" 02.09.2019
2 нче сентябрь көнне мәктәбебездә “Белем бәйрәме” истәлекле, матур үтте. Яңа 2019 – 2020 нче уку елын зур өметләр һәм тырышлык белән башлап җибәрдек. Бу уку елында мәктәптә 102 бала белем алачак. 14 баланың 1 нче сыйныфка укырга керүе аеруча сөендерә. Бәйрәмдә Федераль казначылыкның Кукмара бүлеге җитәкчесе Мифтахов Мансур Мәгъсүм улы, “Вахит” җәмгыятенең башкаручы җитәкчесе Андреев Геннадий Николаевич, Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Нәбиев Илгиз Мөзәкир улы, ветеран укытучыларыбыз, әти-әниләр дә катнашты. Килгән кунакларыбыз бәйрәм белән котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр һәм белем иленә тәүге тапкыр аяк баскан укучыларга истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. Директорыбыз Нәбиев Фәнис Мөзәкир улы Бөтенрәсәй “Белем көне” бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Минниханов Рөстәм Нургали улының мөрәҗәгатен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
-
Без чисталык яклы! Мы за чистоту! 17.06.2019
Лагерыбызда хезмәт белән янәшә, табигатьне чүп-чардан чистарту, үсемлек һәм хайваннарны саклау, яклау максатыннан да чаралар үтте. Бүген укучылар белән бергәләп елга буен чүптән арындырдык.
-
Патриотический холм. Патриотик биеклек
15.06.2019
Лагерьның бүгенге көне патриотизм, батырлык һәм туган илгә хөрмәт темасына багышланды. Укучылар үзләренең туган авылы, гаиләсе турында сөйләделәр, бер-берсе белән фикер алыштылар.
-
Россия көне. День России 12.06.2019
Бүген лагерьда Россия дәүләтенең суверенитеты көне уңаеннан чара һәм әңгәмә үткәрелде. Балалар бик теләп үзләренең теләкләрен, уй-фикерләрен асфальтка ясадылар.
-
Күңелле ял итәбез. Отдыхаем весело. 11.06.2019
Лагерь дәвам итә. Укучылар эшлиләр дә, матур итеп ял да итәләр. Бүген мәктәп каршында бергәләп флешмоб үткәрдек.
-
Эшләп ял итәбез 10.06.2019
Лагерьга йөрүче кызларыбыз чәчәк түтәлләрен чүптән арындырдылар, төпләрен йомшарттылар.
-
Уен белән хезмәт янәшә 08.06.2019
Лагерьга йөрүче балар билгеләнгән режим буенча эшлиләр. Алар чүп утыйлар, кирәк булганда су сибәләр һәм мәктәп тирәсен җыештыралар.
-
День А.С.Пушкина. А.С.Пушкин көне 06.06.2019
6 июня вся страна отмечает день рождение А.С.Пушкина. В честь этого дня в лагере провели викторину по сказкам Пушкина.
-
Күңелле спартакиада. Веселая спартакиада 05.06.2019
Лагерьның өченче көне. Балалар белән бакчада эшләп алганнан соң, төрле күңелле уеннар, ярышлар оештырдык. Көнебез бик файдалы һәм күңелле үтте.
-
Күңелле эшләр көне. День веселых затей
04.06.2019
Лагерьның икенче көнендә без балалар белән отрядларга бүлендек, почмакларны тутырдык. Көнебез файдалы үтте.