Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 100 учеников 36 воспитанников |
У нас учат: | 24 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
28.02.2023
28 февраль көнне мәктәбебездә хәрби-патриотик айлыкка нәтиҗә ясалды. Ай буе эшләнгән эшләр бәяләнде, актив катнашучылар билгеләнде. Бәйрәмгә йомгак ясап «Ягез әле егетләр» кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәдә кызлар укытучы абыйларына, мәктәбебез егетләренә матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр, ә егетләр төрле ярышларда үзләренең көчләрен сынаштылар.
-
Әти белән бергәләп!
22.02.2023
Яңа Сәрдек авылы мәктәпкәчә белем бирү төркемендә "23 февраль - Әти белән бергәләп" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Әтиләр белән уеннар уйналды, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. Балалар әтиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм ахырында әтиләр рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
-
"Әти дә солдат булган"
22.02.2023
Мәктәпнең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә уздырылган бәйрәм кичләре һәрбер әти-әнинең күңелендә озак саклана. Йөрәк парәләренең шигырь сөйләвен, җырлавын яки биюләрен кабат-кабат карау, әби-бабайларга, дус-ишләргә күрсәтү өчен видеога да төшереп барыла.Ә инде бәйрәмнәрдә әти-әниләр үзләре дә катнашса, инде икеләтә күңел ачу бәйрәменә әйләнә. Менә шундый бәйрәмнәрнең берсе ,"23 февраль – Әти дә солдат булган" дигән исем астында үткәрелде. Кичәдә, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Котлау өлешеннән соң, әтиләр ике командага бүленеп көч сынашты. Залда утырган балалар аларга көч биреп тордылар. Ярышлар балаларның кызыклы сораулары һәм әтиләрнең җаваплары, эш-гамәлләре белән үрелеп барды.Бәйрәм азагында балалар үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әтиләр үз чиратында балаларның тәрбияче апаларына шундый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Праздничные вечера, проведенные в дошкольной группе школы, надолго останутся в памяти каждого родителя. Для повторного просмотра стихов, пения или танцев своих детей снимаются на видео, чтобы показать их бабушкам и дедушкам, друзьям и близким. А если в праздниках участвуют и сами родители, то это становится двойным развлечением. Один из таких праздников прошел в чест 23 февраля, под названием – “Папа тоже был солдатом". На вечере читали стихи, пели, танцевали. После поздравительной части папы разделились на две команды. Дети, сидевшие в зале, давали им силы. Соревнования сопровождались интересными вопросами детей и ответами пап, их действиями. В завершение праздника дети вручили изготовленные ими подарки. В свою очередь, папы поблагодарили коллектив дошкольной группы за организацию такого веселого праздника.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне!
22.02.2023
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. 21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне безнең мәктәпкәчә белем бирү төркемендэ балаларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырабыз. Быел да, 22 февраль көнне “Газиз туган телем” исемле чара үткәрдек.Балалар үзләренең көчләрен табышмаклар чишү, әкияттән өзекләрне тыңлап, нинди әкият икәнен әйтү, мәкальләрнең дәвамын эзләп табу, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Ахырдан барыбыз да Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын тынладык. Шунысы сөендерә, балалар үз туган телләренең җәүһәр мирасы булган мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне күп беләләр икән. Димәк, әле безнең киләчәгебез өметле, туган телебез яшәячәк дигән сүз.
-
Патриотик җырлар конкурсы
20.02.2023
Бүген 20 февраль көнне Сәрдекбаш урта мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы уңаеннан оештырылган җырлар бәйгесе үтте. Бәйгедә һәр сыйныф үзләренең туган якка булган мәхәббәт һәм батырлык темасына багышланган матур җырлары белән чыгыш ясады. Бәйге ахырында жюри әгъзалары үз фикерләрен җиткерде. Нәтиҗәдә: I урынны башлангыч сыйныф, 8 сыйныф укучылары, II урынны 9 сыйныф укучылары, III урынны 10 сыйныф укучылары яулады.
-
"Когда я стану солдатом"
20.02.2023
Трыш авылы филиалының 1-4 б сыйныф укучылары арасында "Когда я стану солдатом" дип исемлэнгэн рэсем конкурсы узды.
-
Муса Җәлил кичәсе
17.02.2023
Яңа Сәрдек авылы балалар бакчасында, Рүзилә апа белән берлектә, бөек шагыйребез Муса Җәлилнең туган көненә багышланган бәйрәм үткәрдек. М. Җәлилнең китаплары, шигырьләре белән таныштык. Балалар үзләре өйрәнгән "Әтәч", "Маэмай", "Карак песи" шигырьләрен сөйләделәр. Бик матур, кызыклы очрашу булды.
-
Муса Жәлил - бөек шагыйрь!
17.02.2023
Сегодня в честь дня рождения великого поэта Мусы Джалиля, работник сельской библиотеки Гульназ Фариловна провела литературную встречу с воспитанниками дошкольной группы МБОУ. Она детям рассказала о поэте – герое, о его книгах и стихах, о сборнике «Моабитские тетради». Читала стихи поэта «Сәгатъ», «Карак песи» и другие, смотрели фотографий из альбома «Муса Джалиль». Дети из пластилина на бумагу лепили имя Муса. Для них это было очень интересно и запоминательно.
Бүген бөек шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан авыл китапханәсе хезмәткәре Гөлназ Фәрил кызы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әдәби очрашу үткәрде. Ул балаларга Герой – шагыйрь, аның китаплары һәм шигырьләре, «Моабит дәфтәрләре»җыентыгы турында сөйләде. «Сәгать», «Карак песи» һәм башка шигырьләрен укыды, «Муса Җәлил» альбомыннан фотолар карадылар. Пластилиннан балалар кәгазьгә Муса исемен ясадылар. Бу алар өчен бик кызык һәм истә калырлык булды.
-
Неделя русского языка и литературы 17.02.2023
Для учеников 9 классов была проведена лингвистическая викторина «Аукцион знаний». Потребность проникновения в глубину слов обусловлена всё чётче проявляющейся проблемой современной речевой культуры. Викторина позволила ввести учащихся в сложный и увлекательный мир русской речи, показать слово как бы изнутри, вскрыть таящиеся в нём возможности, способствовала развитию мотивации к обучению русскому языку и литературе. Проведенное мероприятие способствовало решению лингвистических задач, связанных с вопросами истории развития языка, закрепило интерес детей к познавательной деятельности.
-
Муса Җәлилнең туган көне
15.02.2023
Сәрдекбаш мәктәбендә Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын барлау максатыннан уен-КВН уздырылды. Укучылар бу уенда үзләренең белемнәрен , тапкырлыкларын күрсәттеләр