Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 124 учащихся, 19 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 ( 196 ) 197 198 199 200 >>
-
"Мәктәп сабантуе"! 27.05.2014

27 нче май көнне мәктәп күләмендә укучылар сабантуе үткәрелде. Бәйрәм спорт ярышлары, музыкаль чыгышлар, кызыклы уеннар белән бәйләп алып барылды.
-
"Бөек җиңүгә 69 ел". 09.05.2014

8 нче май көнне мәктәбебездә Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды. Соңыннан бәйрәмгә килгән тыл ветераннары белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә венок салынды.
-
"Варислар бәйрәме". 03.05.2014

2 нче май көнне 4 сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителде. Бәйрәмдә дружина тормышында актив булган укучыларга грамоталар тапшырылды.
-
30.04.2014

29 апрель көнне пожар куркынычсызлыгы буенча балалар һәм яшүсмерләр арасында бөтенроссия конкурсының республика этабында иҗади эшләр буенча үткәрелгән конкурста катнашкан бер төркем укучыларыбыз (җитәкчеләре технология укытучысы Азина Г.П.) тантаналы бүләкләнүдә катнаштылар. Декоратив - гамәли эш номинациясендә - 8 нче сыйныф укучысы Апаева Ирина - III урын, 6 нчы сыйныф укучысы Солдатова Карина - II урын; техник төрләр номинациясендә - 6 нчы сыйныф укучысы Афанасьева Юлианалар II урынга лаек булдылар.
-
"Эзтабар галстуклары белән саубуллашу сборы". 23.04.2014

22 апрель көнне 4 нче сыйныф укучылары эзтабар галстуклары белән саубуллаштылар. Тиздән алар варислар сафына кабул ителәчәкләр.
-
"Спасая жизни". 19.04.2014

19 апреля активисты 9-11 классов провели учащимся 5-8 классов мероприятие "Кровь во имя жизни". Они дали информацию о донорстве. Рассказали о плазмоцентре пос. Шемордан и об известных людях, добровольно сдающих кровь ради спасения жизни.
-
"Туган тел" бәйрәме. 18.04.2014

Бу атнада 1 нче сыйныф укучылары "Туган тел" бәйрәме уздырдылар. Анда укучыларның әти - әниләре дә катнашты. Кунакка төрле әкиятләрдәге персонажлар килгән иде, укучылар бергәләшеп төрле өлкәләрдә үзләренең көчләрен сынаштылар.
-
Ата - аналар җыелышы. 08.04.2014

7 нче апрель көнне мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча "Чыгарылыш имтиханнары. Балаларның җәйге ялын оештыру" дигән темага ата - аналар җыелышы булып узды.
-
05.04.2014

4 нче апрель көнне "Ядегәр авылы Г.Г Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе" базасында "Эзләнүләр аша камиллеккә" мәктәпара фәнни - гамәли конференциясендә катнашып, 6 нчы сыйныф укучысы Афанасьева Ксения 1 нче урын (җитәкчесе: Азина Г.П.), 10 нчы сыйныф укучысы Солдатова Кристина 3 нче урын (җитәкчесе: Камалова Л.Р.) алдылар.
-
"Парлы кызлар". 07.03.2014

7 март көнне сәгать 18.00-дә мәктәбебездә югары сыйныф кызлары арасында матур бәйрәм уздырылды. Бәйрәмдә 8,9,10,11 сыйныфтан берәр пар кыз катнашты. Һәр пар төрле номинациядә җиңү яулады.















