Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 124 учащихся, 19 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Районыбызда укытучылар көне 08.10.2014

8 нче октябрь көнне район мәдәният йортында үткәрелгән Укытучылар көне тантанасында мәктәбебез укытучысы Тукеева Эльмира Григорьевнага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан мәгариф министрлыгы мактау грамотасы тапшырылды. Мәктәбебез директоры Афанасьев Анатолий Николаевич та район мәгариф бүлеге тарафыннан бүләкләнде. Котлыйбыз сезне, хөрмәтле мөгаллимнәр!!!
-
Мәктәбебездә укытучылар көне 03.10.2014

3 нче октябрь көнне мәктәбебездә Халыкара Укытучылар көне үткәрелде. Бәйрәмдә 8-11 сыйныф укучылары көч сынашты.
-
Олылар көне 02.10.2014

2 октябрь көнне, олылар көне уңаеннан мәктәбебез районыбызның өлкәннәрен кабул итте. Делегацияне мәктәп тормышы белән директорыбыз Афанасьев Анатолий Николаевич таныштырды. "Капиталь ремонттан соң мәктәп матурланып, яктырып киткән. Уңышлар сезгә!" - дигән теләкләр белән киттеләр өлкәннәребез.
-
Терроризм һәм экстремизм 27.09.2014

27 нче сентябрь көнне мәктәп күләмендә терроризм һәм экстремизм айлыгы кысаларында "Экстремизмга юк дип әйтик!" исеме астында тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
Бөтенроссия укучылар олимпиадасы 22.09.2014

22 нче сентябрьдән Бөтенроссия укучылар олимпиадасының мәктәп этабы старт алды. Укучыларыбызга уңышлар теләп калабыз!
-
Ярминкә 20.09.2014

20 нче сентябрьдә район күләмендә Мәдәният елына багышланган күргәзмә-ярминкә үтте. Мәктәбебез ярминкәдә алдынгылар рәтендә иде.
-
Чисталык дәресе 16.09.2014

16 нчы сентябрьдә мәктәп күләмендә "Чисталык дәресе" үткәрелде.
-
Бәрәңге алу өмәсе 12.09.2014

12 нче сентябрь көнне мәктәбебез укучылары бәрәңге алу өмәсендә үзләренең эшкә уңган икәннәрен исбатладылар. Алган бәрәңге мәктәп ашханәсенә һәм көзге ярминкәләргә китәчәк.
-
1 нче сентябрь - Белем көне 02.09.2014

Исәнме, и мәктәп!
Сагынып беттеңме?
Син безнең килгәнне
Зарыгып көттеңме?
Кем генә көтми икән Белем бәйрәмен! Укытучылар, укучылар, әти - әниләр һәм әлбәттә инде 1 нче сыйныфка укырга килүчеләр. Бу уку елында безнең мәктәпкә 1 нче сыйныфка 10 укучы керде.
Яңа уку елында укучыларга сөенеп укырга, алган белемнәрнең файдасын күрергә, укытучыларга исә хезмәтебездән ямь-тәм табып, бер-беребезнең кадерен белеп эшләргә язсын. Барыгызны да бәйрәм белән!
-
Мәктәпнең реконструкциядән соң ачылышы 29.08.2014

Мәктәбебезнең реконструкциядән соң ачылыш тантанасында районыбызның хөрмәтле шәхесләре катнашты. Алар мәктәпнең яңа уку елына әзерлегенә уңай бәя бирделәр. Мәктәбебез үзенең яшьлегенә кире кайтты дисәк һич тә ялгыш булмас.















