Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 124 учащихся, 19 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
"Республикакүләм тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотикларга каршы социаль реклама" конкурсы 25.09.2015

28 сентябрьгә кадәр мәктәбебез укучылар "Республикакүләм тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотикларга каршы социаль реклама" конкурсында катнаштылар. Мәктәп күләмендәге иң яхшы ике укучының эше мәктәптән тыш эшләр үзәгенә җибәрелде. Болар: 8 нче сыйныф укучысы - Тимофеева Диана һәм 3 нче сыйныф укучысы - Иванова Эльвиналар. Әлеге укучыларга район турында уңышлар теләп калабыз.
-
Экстремизм һәм терроризм декадасы 25.09.2015

25 нче сентябрьдә экстремизм һәм терроризм декадасы кысаларында мәктәп күләмендә "Толерантлык нәрсә ул?" һәм "Экстремизм. аңа ничек каршы торырга?" темаларына тәрбия сәгатьләре, түгәрәк өстәл үткәрелде. Шулай ук әлеге темага багышланган республикакүләм фотографияләр конкурсының муниципаль турында да мәктәбебез укучылары актив катнаштылар.
-
Көзге ярминкә 19.09.2015

19 нчы сентябрь көнне мәктәбебез укучылары Кукмара районының 85 еллыгы һәм әдәбият елына багышлап үткәрелгән күргәзмә-ярминкәдә катнаштылар. Күргәзмәбез мәктәпләр арасында иң яхшысы иде. Шулай ук укучыларыбызның табигый материалдан ясаган сүрәтләре һәм чемпион яшелчәләре бөтен район халкын таң калдырды.
-
ТВБның 25 еллыгы 15.09.2015

Озайтылган көн төркеменә йөрүче укучылар өчен ТВБның 25 еллыгы уңаеннан сбор уздырылды. Сбор вакытында укчыларга дружина тормышы турында презентация күрсәтелде. Булачак эзтабарлар (2 нче сыйныф укучылары) оешманың символы белән танышты.
-
Вниманию родителей, законных представителей!
12.09.2015
Вниманию родителей, законных представителей!
В соответствии с утвержденным графиком 15 сентября 2015 года с 10 с.00 мин.Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан запланирован совместный выездной прием населения с Министерством образования и науки Республики Татарстан и Прокуратурой Республики Татарстан в Кукморском районе по вопросам защиты прав и законных интересов детей.
-
Шәфкатьлелек визиты 11.09.2015

Шәфкатьлелек атнасы кысаларында мәктәбебез укучылары көзге уңышны җыеп алуда тыл ветераннарына һәм ялгыз яшәүче карт - карчыкларга ярдәм иттеләр.
-
Шәфкатьлелек атнасы 10.09.2015

10 сентябрьдә шәфкатьлелек атнасы "Сәламәт яшәү бәйрәме кысаларында" мәктәбебездә 1-11 сыйныф укучылары арасында эстафета үткәрелде, шулай ук 6-8 нче сыйныф укучылары арасында баскетбол ярышлары оештырылды.
-
Ветеран укытучыларыбызга багышланган концерт программа 09.09.2015

9 нчы сентябрьдә мәктәбебездә 4-9 нчы сыйныф укучылары катнашында ветеран укытучыларыбызга багышлап концерт программасы күрсәтелде. Гомерләрен изге эшкә багышлаган мөгаллимнәребезгә олы рәхмәтләр җиткерелде.
-
"Гомер изге гамәлләр өчен бирелгән" исеме астында шигырьләр конкурсы 08.09.2015

8 нче сентябрь көнне мәктәбебездә 1-5 нче сыйныф укучылары арасында "Гомер изге гамәлләр өчен бирелгән" исеме астында шигырьләр конкурсы үткәрелде. Укучыларыбыз үзләре язган шигырьләрне иптәшләре хөкеменә тәкъдим иттеләр.
-
"Праздник трезвости" 08.09.2015

7 нче сентябрьдән 16 нчы сентябрьгә кадәр Республика күләмендә "Сәламәт яшәү рәвеше бәйрәме" акциясе башланып китте. Акция кысаларында мәктәбебез укучылары белән берлектә спорт чаралары, тәрбия сәгатьләре, әти-әниләр өчен укытулар үткәрү планлаштырыла.















