Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 124 учащихся, 19 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 171 ) 172 173 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
1-6 нчы сыйныфлар арасында "Яңа ел" кичәсе 29.12.2015

Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменең тантаналы өлеше 1-6 нчы сыйныфларның күңелле кичәләре белән башланып китте. Кунаклар бик күп булды, шул исәптән үзебезнең куст башлангыч мәктәп укучыларын күрергә дә бик шат идек. Бәйрәм укучыларның чыгышлары, бәйрәм инсценировкасы һәм концерт номерлары белән үрелеп алып барылды.
-
7-11 нче сыйныфлар арасында "Яңа ел" кичәсе 29.12.2015

29 нчы декабрь көнне 7-11 нче сыйныф укучылары өчен "Яңа ел" бәйрәме үткәрелде. Һәр сыйныф әкиятләрнең заманча версияләрен Яңа елга яраклаштырып үзгәрткәннәр иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. 2016 нчы ел да шундый уңышлы булыр дип өметләнәбез.
-
«Туым җондызы” фестивале 28.12.2015

«Туым җондызы” – керәшен халык җыруларын яшь башкаручыларның VIII конкурс – фестивале дипломанты.
-
Кар шәһәрчеген яңадан тергездек! 28.12.2015

Көннәр җылы тору сәбәле, безнең ясаган шәһәрчегебездән бары кар өемнәре генә калган иде. Алары да менә югалам, менә югалам, дип күңелсез булып торалар. "Кунакларны болай каршыларга ярамый", дип уйлаштык та, физкультура укытучыбыз Афанасьев Андрей җитәкчелегендә укучыларыбыз Кар шәһәрчегенә яңа сулыш өрделәр. Иртәгә бәйрәм, ә безнең ишегалдыбыз Кыш бабай, Кар кызы, чыршылар белән матур итеп бизәлгән. Янәшәдә генә тимераякта шуу өчен боз да катырдык. Кышкы каникуллар гына җитсен, ни эшләргә икәнен беләбез!
-
Президентның чыршы бәйрәмендә кунакта. 25.12.2015

-
Котлыйбыз! 21.12.2015

Котлыйбыз!
6 нчы сыйныф укучысы Крибова Анастасияне,
7 нче сыйныф укучысы Игнатьева Юлиананы,
8 нче сыйныф укучысы Абросимова Розаны,
10 нчы сыйныф укучысы Тимофеева Татьянаны
татар теле фәненнән Республика күләм олимпиаданың муниципаль этабында катнашып призёр булулары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Аларның гел шундый акыллы, сәләтле
укучылар булып калуларын телибез!
Кызларга һәм татар теле укытучысы
Светлана Григорьевнага
алга таба уңышлар, яңадан яңа үрләр яуларга язсын!
-
“Хуш киләсең Яңа ел” темасына багышлап күргәзмә 21.12.2015

-
«Каждый день горжусь Россией!»
19.12.2015
19 декабря обучающиеся 10-11 классов нашей школы приняли онлайн участие во Всероссийском тесте по истории Отечества. Тест прошел в рамках патриотического Молодежного парламента при Государственной Думе «Каждый день горжусь Россией!».
-
Кар шәһәрчеге 19.12.2015

Мәктәбебез Яңа ел бәйрәмнәрен каршы алырга әзер дип әйтсәк тә була. Кар кызы белән Кыш бабай, Яңа елның символы маймыл күптәннән инде мәктәбебез ишегалдына килеп урнаштылар, дөресрәге укучыларыбыз һәм физкультура укытучысы Афанасьев А.Н., Азин Р.Р. тырыштылар. Алар тырышлыгы белән мәктәп янәшәсендә гүзәл Кар шәһәрчеге барлыкка килде. Балалар өчен кечкенә генә тау һәм боз мәйданчыгы да булдырдык. Яңа ел ялларында мәктәбебез янәшәсе гөр килеп торачак. Менә күрерсез!
-
Яңа елга иң матур бизәлеш кемнеке 18.12.2015

14-19 нчы декабрь көннәрендә мәктәп күләмендә Яңа елга иң матур бизәлгән кабинет конкурсы үткәрелде. Барлык кабинетлар да бәйрәмгә матур итеп бизәлде. Укучыларыбыз бигрәк тә үзләре ясаган бизәлешкә өстенлек биргәннәр. Аеруча 7,8,9,10 нчы сыйныф укучыларын әйтеп үтәсе килә. Ләкин 1 нче сыйныфлар да, 11 нче сыйныфлар да алардан калышмаган. Һәр кабинетта укучыларны һәм укытучыларны Яңа ел чыршылары һәм бәйрәм рухы каршы ала. Молодцы, укучылар!















