Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422125, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Село-Чура, ул. Школьная, 1 |
| Телефон: | +7(843)-642-20-10 |
| E-Mail: | Ssc.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ с. Село - Чура" |
| Руководитель: | Тукеева Эльмира Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 124 учащихся, 19 воспитанников |
| У нас учат: | 30 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа с. Село-Чура» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
КВН - фестиваль "Закон глазами молодежи" 05.04.2016

5 нче апрель көнне авыл мәдәният клубында "Закон глазами молодежи" дип исемләнгән КВН-фестиваль конкурсы үткәрелде. КВНда 8 мәктәп укучылары катнашты. Безнең мәктәп укучылары да КВНда актив катнашып, матур чыгыш ясадылар.
-
Интеллектуаль марафон 25.03.2016

25 нче март көнне район тарафыннан 3-4 нче сыйныф укучылары өчен Интеллектуаль марафон үткәрелде. Безнең мәктәптән Иванова Э., Никитин Т., Дмитриев Р., Афанасьева П., Карпова Э., Азина В. үзләренең көчләрен төрле яктан сынадылар. Алга таба аларга уңышлар теләп калабыз.
-
3 нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы. 22.03.2016

22 нче март көнне мәктәбебездә туберулез авыруы буенча профилактика һәм язгы боз кузгалуларны кисәтүгә багышланган әти-әниләр җыелышлары үткәрелде. Җыелыш барышында фельдшер Тукачова А.Н., тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Азин Р.Р. чыгышлары тыңланылды, шулай ук 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарлары чыгышы булып узды. Җыелыш бик нәтиҗәле үтте, әти-әниләр һәр сыйныфта укучыларның 3 нче чирек нәтиҗәләре белән дә танышып киттеләр.
-
Районная эколого - географическая научно-практическая конференция «Через поиск и творчество к совершенству». 19.03.2016

11 февраля 2016 года на базе МБОУ «СОШ д. Верхний Арбаш» прошла районная эколого- географическая научно-практическая конференция «Через поиск и творчество к совершенству». Из нашей школы в конференции приняли участие воспитанники кружка «Умелые руки», (руководитель Азина Г.П.), по направлению конкурс – выставка «Фабрика идей». Михайлова Оксана заняла I место по прикладному творчеству и награждена дипломом от Министерства экологии и природных ресурсов РТ.
-
Әти-әниләр белән очрашу 17.03.2016

Һәр сыйныфта әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Әти-әниләр сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары белән якыннан аралашып, уку, тәрбия өлкәсендәге проблемалар турында сөйләштеләр, бергәләп бу проблемаларны чишү юлларын эзләделәр.
-
Куст баскетбол ярышлары. 14.03.2016

10 нчы март көнне Лельвиж урта мәктәбендә "Зилант" спорт мәктәбе тарафыннан 4-7 нче сыйныф укучылары арасында баскетбол буенча ярышлар үткәрелде. Мәктәбебезнең кызлар һәм егетләр командалары ярышларда катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Егетләребез 3 нче призлы урынны, ә кызларыбыз 2 нче урынны яуладылар. Егетләргә һәм кызларга һәм аларның җитәкчеләре Афанасьев А.Н. ка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы ярышларда тагын да зур уңышларга ирешүегезне теләп калабыз.
-
Иң шатлыклы бәйрәм!
11.03.2016
Бүген мәктәптә кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәме үткәрелде. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
1 нче сыйныф укучылары барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнгән. Ә бүген алар үзләренең осталыкларын бар яктан да күрсәттеләр.
Бүгенге Әлифба бәйрәме барыбыз өчен дә зур тантана булды. Әти-әниләр дә балаларының осталыкларына сокланып карадылар.Бәйрәмебез котлы булсын, 1 нче сыйныфлар!!!
-
Кукмара аграр көллияте укучылары бездә кунакта! 10.03.2016

Көллиятнең бер төркем укучылары мәктәбебездә булып, бу уку йортында нинди белгечләр әзерләгәннәрен, уку шартлары, укучыларның буш вакытларын файдалы һәм кызыклы үткәрүләрен сүз белән җыр-биюләрне бергә бәйләп чыгарылыш сыйныф укучыларына җиткерделәр.
-
Поршур мәктәбендә үткәрелгән класс сәгате "Мәрхәмәт елмаюдан башлана" 09.03.2016

-
Спартакиада призёрлары һәм җиңүчеләре – безнең укучыларыбыз! 07.03.2016

7 март көнне Олыяз авылында "Вахит", "Восток", "Урал" һәм Мамадыш районы командалары катнашында 12 нче тапкыр кышкы спартакиада үткәрелде. Афанасьев А.Н. житәкчелегендәге мәктәбебез укучылары командасы ярышларда катнашып призлы урыннар яулады һәм акчалата бүләкләргә лаек булды. Аеруча теннис, чаңгы ярышы, турникта тартылу ярышларында безнең укучыларга тиңнәр булмады. Укучыларны һәм аларның җитәкчеләрен җиңүләре белән тәбриклибез, киләчәктәдә уңышлар телибез!















