Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422115, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Маскара, ул. Октябрьская, д. 12 |
Телефон: | +7(843)-643-12-14 |
E-Mail: | Smask.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | СОШ с.Маскара им. Н.А.Самигуллина Кукморского муниципального района РТ |
Руководитель: | Миннемуллин Ильназ Магесумович |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 72 |
У нас учат: | 19 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа им. Н.А.Самигуллина с.Маскара» Кукморского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Мәчкәрә авылы Н.А.Самигуллин ис. урта гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
"Движение первых"/"Беренчеләрнең хәрәкәте"
14.02.2024
Активисты "Движения первых" организовали для учащихся начальных классов веселый квест, объединяющий каждую область.
"Беренчеләр хәрәкәте" алдынгылары башлангыч сыйныф укучыларына һәр өлкәне берләштергән күңелле квест оештырды.
-
Предметная неделя/Фән атналыгы
13.02.2024
В рамках предметной недели русского языка и литературы Губайдуллина Л.И.провела открытый урок в 8 классе на тему:"Односоставные предложения".
Рус теле һәм әдәбияты предмет атналыгы кысаларында рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөбәйдуллина Л.И. 8 нче сыйныфта Бер составлы җөмләләр" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Наши успехи/Безнең уңышлар
13.02.2024
Кукморский муниципальный район торжественно завершил год учителя и наставника. В центре праздника, который начался с педагогического вальса, были обладатели грантов Главы, каждого из которых пригласили на сцену и наградили. Поздравляем Хамидуллину Гузель Мухлисулловну из нашей школы с 1 - м местом в номинации "Лучший учитель начальных классов" гранта Главы района, Валиеву Сирину Мансуровну - с 1-м местом в номинации "Лучший руководитель методических организаций района" гранта Главы района! Пусть ваши успехи будут на всю жизнь, крепкое здоровье, трудовой путь!
Кукмара муниципаль районы тантаналы рәвештә Укытучы һәм остаз елын төгәлләде. Укытучылар вальсы белән башланып киткән бәйрәм үзәгендә Глава гранты ияләре иде, аларның һәрберсен сәхнә түренә чакырып бүләкләделәр. Мәктәбебездән Хамидуллина Гүзәл Мохлисулла кызын - Глава Грантының "Иң яхшы башлангыч сыйныф укытучысы" номинациясендә 1 урын алуы, Валиева Сиринә Мансур кызын - Глава Грантының "Район методик оешмаларының иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә 1 урын алуы белән тәбриклибез! Уңышларыгыз гомерле, сәламәтлегегез нык, хезмәт юлыгыз тигез булсын!
-
Агроклассы/Агрокласслар
12.02.2024
В школе прошла встреча под названием "Роль профессиональной деятельности в обществе и пути правильного выбора профессии", направленная на ознакомление с деятельностью агрокласса, созданного в целях реализации Концепции развития системы профильной подготовки и профильного обучения "Урожай" в Республике Татарстан. Во встрече приняли участие начальник управления образования Исполнительного комитета Кукморского муниципального района Ильфат Ильясович Ахмадуллин, доценты Казанского государственного аграрного университета Фассахова Гузель Рафкатовна, Сабирова Разина Мавлетгараевна, глава Кошкинского сельского поселения Раяз Раифович, представители различных профессий, проживающие и работающие на территории поселения. Второе отделение встречи продолжилось мастер -классом для учащихся агроклассов. Доценты Казанского государственного аграрного университета высоко оценили работу учащихся и агрокласса.
Мәктәбебездә Татарстан Республикасының "Уңыш" профильгә әзерлек һәм профильле укыту системасын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру максатыннан оештырылган агрокласс эшчәнлеге белән таныштыруга юнәлдерелгән "Һөнәри эшчәнлекнең җәмгыятьтәге роле һәм дөрес һөнәр сайлау юллары" дип исемләнгән очрашу үтте. Әлеге очрашуда Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесе Ильфат Ильяс улы Ахмадуллин, Казан дәүләт аграр университеты доцентлары Фассахова Гүзәл Рафкатовна, Сабирова Рәзинә Мавлетгараевна, Күкшел җирлеге башлыгы Раяз Раиф улы,җирлегебездә яшәп , төрле өлкәләрдә эшләүче һөнәр ияләре катнашты. Очрашуның икенче бүлеге агроклассларда укучы балалар өчен мастер - класс белән дәвам итте. Казан дәүләт аграр университеты доцентлары укучыларның һәм агроклассның эшчәнлеген югары бәяләделәр.
-
Наши успехи/Безнең уңышлар
09.02.2024
В Тюлячинском муниципальном районе прошел зональный этап Всероссийского профессионального конкурса "Лучший учитель татарского языка и литературы". Честь Кукморского района на этом конкурсе защищала учитель татарского языка и литературы нашей школы Юзмиева Сурия Габидулловна. Она обучала учащихся 5-х классов теме "Подгруппы глаголов", а на мастер-классе рассказала конкурсантам о подкастах на татарском языке. Работа Сурии Габидулловны была тепло принята жюри и получила положительные отзывы.
Теләче муниципаль районында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы үтте. Кукмара районы данын әлеге бәйгедә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Йөзмиева Сүрия Габидулла кызы яклады. Ул 5нче сыйныф укучыларына фигыль төркемчәләрен өйрәтсә, осталык дәресендә конкурсантларга татарча подкастлар турында сөйләде. Сүрия Габидулловнаның эшчәнлеге җюри тарафыннан җылы кабул ителеп, уңай бәяләмә алды.
-
Парламентский урок/Парламент дәресе
08.02.2024
В рамках военно-патриотического месячника в 10 классе был проведен Парламентский урок "Выбираем будущее". А также десятиклассники посетили кинозал "Кукмормакс" в г.Кукмор и посмотрели фильм "Воздух", посвященный героизму женщин-летчиц во время Великой отечественной войны.
Хәрби-патриотик айлык кысаларында 10 нчы сыйныфта "Киләчәкне сайлыйбыз" дигән Парламент дәресе үткәрелде. Шулай ук унынчы сыйныф укучылары Кукмара шәһәренең "Кукмормакс" кинозалында булдылар һәм Бөек Ватан сугышы вакытында хатын-кыз очучыларның батырлыгына багышланган "Воздух" фильмын карадылар.
-
Приятные встречи/ Күңелле очрашулар
07.02.2024
Патриотическое воспитание учащихся - одна из главных задач сегодняшнего дня. Гораздо полезнее патриотическое воспитание показывать примером. С этой целью в нашу школу на встречу был приглашен сотрудник отдела внутренних дел г.Кукмор старший лейтенант полиции Сабиров Динар Минтимерович. Динар Минтимерович - наш выпускник, участник специальной военной операции, обладатель множества почетных нагрудных знаков, медалей. Встреча сопровождалась песнями и танцами, ни один вопрос не остался без ответа.
Укучыларга патриотик тәрбия бирү бүгенге көн үзәгендә торган бурычларның берсе. Патриотик тәрбияне үрнәк белән күрсәтү күпкә отышлырак. Шушы максатны күздә тотып, мәктәбебезгә Кукмара шәһәренең эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы полициянең өлкән лейтенанты Сабиров Динар Минтимер улы очрашуга килде. Динар Минтимер улы мәктәбебездә белем алган укучыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучы, бик күп дәрәҗәле күкрәк билгеләре, медальләр иясе. Очрашу җырлар һәм биюләр белән уралып барды, бер сорау да җавапсыз калмады.
-
День российской науки/Россия Фән көне
06.02.2024
8 февраля День российской науки, был учрежден указом президента России Б.Н.Ельцина 7 июня 1999 года. Этот праздник приурочен к дате основания Петербургской академии наук, учрежденной по повелению императора Петра 1 указом Сената от 28 января (8 февраля по новому стилю) 1724 года.
8 февраль - Россия Фән көне, Россия Президенты Ельцин Б.Н. указы белән 1999 елның 7 июнендә булдырыла. Бу бәйрәм Петербург фәннәр академиясенә нигез салу датасына туры килә, ул император Петр 1 боерыгы буенча Сенатның 1724 елның 28 гыйнварындагы (яңа стиль буенча 8 февраль) указы белән оештырылган.
-
"Год семьи"/"Гаилә елы"
04.02.2024
2024 год объявлен Президентом России В.В.Путиным Годом семьи. Школа задумала провести торжественное открытие Года семьи в виде коллективного праздника "Катание на горке". Тем не менее, катание на горных лыжах всей семьей - Самое приятное времяпрепровождение! А если покушать плов, попить горячий чай с оладьями в перерывах между катаниями, то снова появятся силы подняться на гору. Руководитель родительского комитета, постоянный спонсор школы "КФХ Сафиуллин Р.Г." Сафиуллин Раниф Габидуллович поддержал эту идею и начал организационную работу. Свою помощь предложили и самый активный глава семьи и всегда поддерживающий Гайнуллин Айрат Миннахметович, глава поселения Хамидуллин Раяз Раифович. Коллектив школы под руководством директора школы Миннемуллина Ильназа Магсумовича справиились со своей задачей. Сегодняшний праздник доказал, что школа и семья едины, идут по одному пути. Надеемся, что такие замечательные праздники будут чаще!
2024 нче ел Рәсәй президенты В.В.Путин тарафыннан Гаилә елы дип игълан ителде. Мәктәбез Гаилә елын ачу тантанасын күмәк "Тау шуу" бәйрәме рәвешендә үткәрергә уйлады. Ни дисәгез дә, гаилә белән бергәләшеп тау шуу - иң күңелле күңел ачу! Ә инде тау шуып арган арада пылау ашап, кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйлансаң, янәдән тауга менәрлек көч барлыкка килә. Ата-аналар комитеты җитәкчесе, мәктәбебезнең даими иганәчесе "КФХ Сафиуллин Р.Г." җитәкчесе Сафиуллин Раниф Габидулла улы әлеге фикерне күтәреп алып, оештыру эшләрен башлап та җибәрде. Мәктәбебезнең иң актив гаилә башлыгы һәм һәрвакыт ярдәм итүче Гайнуллин Айрат Миннәхмәт улы, җирлек башлыгы Хамидуллин Раяз Раиф улы да ярдәмнәрен тәгъдим итте. Мәктәп коллективын мәктәп директоры Миннемуллин Илназ Мәгъсүм улы оештырды, һәр хезмәткәр үз эшен белеп башкарды. Бүгенге бәйрәм, мәктәп һәм гаиләнең бердәм иткәнен, бер юлдан атлавын исбатлады. Илләр имин булып мондый күркәм бәйрәмнәр ешрак булыр дип өметләнәбез!
-
"Ангелы в белых халатах"/ "Ак халатлы фәрештәләр"
03.02.2024
Проходит республиканский фестиваль" Ангелы в белых халатах". В связи с этим в Кукморской ЦРБ прошел День открытых дверей. Наши ученики, желающие связать свою дальнейшую профессию с медициной, побывали на этом дне открытых дверей.
Республика күләмендә "Ак халатлы фәрештәләр" фестивале бара. Шул уңайдан Кукмара үзәк больницасында ачык ишекләр көне үтте. Алдагы һөнәрләрен медицина белән бәйләргә теләгән укучыларыбыз, әлеге ачык ишекләр көнендә булып кайтты.