• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Школы
  • МБОУ "Мамаширская средняя школа" Кукморского муниципального района Республики Татарстан Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Мәмәшир урта мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мамаширская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Мәмәшир урта мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422104, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Мамашир, ул. Равиля Нигматуллина, д.14.
Телефон: +7(843)-643-66-12
E-Mail: Smms.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мамаширская средняя школа"
Руководитель: Насибуллин Ринат Раянович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 46 обучающихся, 10 воспитанников
У нас учат: 17 учителей, 2 воспитателя ДО

Наши новости

Мәмәшир укучылары юллардагы иминлек хакында сөйләште

Опубликовано: 17.10.2013

Мәмәшир урта гомуми белем бирү мәктәбендә юл хәвеф-хәтәрләрен кисәтү, аларны булдырмау максатыннан, “Иминлек тәгәрмәче” дип аталган зур чара уздырылды. Бу чараны ЮХИДИнең пропаганда буенча инспекторы Нурсил Мортазин, мәктәпнең  тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мәүлит Шакиров үткәрде. Иң беренче чара башлангыч сыйныфлар арасында “Син юлда йөри беләсеңме?” дигән исем астында үтте, балаларга юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Ә 5, 6, 7нче сыйныф укучылары белән иң күңелле ярышлар узды. “Кызыллар”, “Яшелләр”, “Сарылар”  командалары дигән исем астында  укучылар сигез төрле ярышта көч сынашты. Һәрбер төр ярышны Нурсил Мортазин үзе тикшерде, бәяләде, очколар куйды. Ә инде ялгыш җавапларны, укучыларның белеп җиткермәгән урыннарын аларга тәфсилләп аңлатты. Бик күңелле, мавыктыргыч, шул ук вакытта “җанлы” чара булды бу.

Барлык төр чыгышлардан соң  беренче урынга - “Яшелләр”, икенче урынга - “Сарылар”, өченче урынга “Кызыллар” командасы чыкты.  Полиция капитаны һәр командага мактау грамоталары, бүләкләр бирде, ә инде мәктәбебезгә, шушындый чара үткәргән өчен, велосипед бүләк итте.

 Юлларда имин йөрик, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәник, үзебезне ,якыннарыбызны, тирә-яктагыларны яклыйк, саклыйк, әти-әниләребезне кара кайгыга салмыйк! Шулай булсак, без бәхетле.

Роза НИГЪМӘТУЛЛИНА, Мәмәшир урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы



К списку новостей