• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Школы
  • МБОУ "Мамаширская средняя школа" Кукморского муниципального района Республики Татарстан Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Мәмәшир урта мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мамаширская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Мәмәшир урта мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422104, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Мамашир, ул. Равиля Нигматуллина, д.14.
Телефон: +7(843)-643-66-12
E-Mail: Smms.Kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Мамаширская средняя школа"
Руководитель: Насибуллин Ринат Раянович
Год основания учреждения: 1918
У нас учатся: 50 обучающихся, 12 воспитанников
У нас учат: 18 учителей, 2 воспитателя ДО

Наши новости

Матурлыкны тудыру- безнең үз кулларыбызда.

Опубликовано: 20.11.2016

2015 нче ел президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Парклар һәм Скверларны яшелләндерү һәм саклау елы дип иълан ителгән иде. Бу инде бер ел шушы эш белән шөгыльләндем дә бетте дигән сүз түгел. Минемчә, бу- алдагы елларда гел дәвам ителергә, эшләнергә тиешле эштер. Ул дәвамлы булса гына, тирә-ягыбыз яшеллектә, шау-чәчәктә утырыр, һавабыз саф булыр, экологик тайпылышлар безгә янамас.

   Безнең Мәмәшир урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары бу чакыруны үзләренә девиз кебек итеп кабул иттеләр. Һәр елны шушы игълан буенча күләмле эшләр башкарыла алар тарафыннан. Мәктәбебезнең тирә-ягына берничә ел элек утыртылган җимеш агачлары инде безне үзләренең мул, тәмле җимешләре белән сөендерәләр. Ә бу эш гел яңартылып, өстәлеп торыла, тәмле алмалы алмагачларыбыз да беренче алмалары белән сөендерделәр. Ә инде җимерелү-ишелү куркынычы яный торган инеш-елга буйларына ОБЖ укытучысы Мәүлит Шакиров укучылар белән берлектә ел саен җимеш бирми торган агачлар утырта. Бу утырткан агачларның саны 10 меңнән артып китте инде. Элеккерәк елларда утыртканнары матур урман булып үсеп киләләр.

   Ә бу уку елы башлангач, мәктәп укучылары дәресләрдән соң Бай тавы дип аталган тау битенә җиләк-җимеш агачлары утырттылар. Берничә елдан бу агач-куаклар да авыл халкын сый-нигъмәтләре белән сөендерер. Утыртып куйдык та, безнең эш бетте дигән сүз түгел әле ул. Агач-куакларны карау, тәрбияләү, төпләрен йомшарту, ян ботакчаларны матурлап кисеп җибәрү эшләрен  башкаруны алар үзләренә максат итеп алдылар. Һәр укучы бу гамәлне изгелек башкару, саваплы эш эшләү итеп кабул итеп эшләде һәм эшләр.

   1953-54 нче елларда шушы тау битенә колхозчылар көче белән алмагачлар утыртыла, үсентеләрне Киров өлкәсенең Малмыж питомнигыннан алып кайталар. Тау астындагы инештән хатын-кызлар чиләк-көянтәләп су ташып сибәләр. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә куанычлы була: алмагачлар әйбәт кенә үсеп китә. Алмагачларны җил-давыл, кышкы бураннар сындырмасын өчен, бакча тирәли сәрви куаклары утырталар. Алмагачта беренче алмалар күренә башлагач, каравылчы да куялар бакчага. Тик алма уңышы белән кинәнергә генә язмый тырыш колхозчыга. 1962 нче елда колхозчылар җыелышында алмагачның сортлары яхшы түгел, урыны да авыш, йөрергә уңайсыз дип, алма бакчасын бетерәләр. Тырыш хезмәт юкка чыга. Кеше  куллары белән тудырган матурлык юкка чыгарыла.

   Әле хәзер дә ул заманнан калган берничә алмагач, кыргыйлашып, җил-давылларга, вакыт сынауларына бирешмичә, тау битендә үсеп утыра. Бу урыннарны хәзер җир җиләге сырып алган. Авыл халкы җиләк җыярга килә тау битенә. Алма бакчасын безнең буын яхшы хәтерли, чөнки җәй каз бибие саклап, печән ташып үтсә, ә кыш көне безнең чана-чаңгы шуу урыны иде тау бите- Бай тавы. Мин белгәндә, тауның иң өске тигез урынында Гыйззәтулла байның сап-сары бүрәнәдән эшләнгән амбарлары тезелеп киткән иде. Соңыннан бу ашлык амбарлары ферма янына күчерелде, чөнки авыл кырыена кыш көннәре ашлыкка бару үзенә күрә уңайсыз булган: көрте, буран-давылы. Ә амбарлардан әз генә аска табарак Байның ашлык киптерү әвене бар иде. Бу әвен безгә дә хезмәт итте әле. Мәрхүмә әбием белән моннан күп кенә тимер-томыр сүтеп алдык. Мәктәптә гел  өмәләр булып тора. Үзебезнең сыйныфны металлолом җыю буенча алдынгы урыннарга чыгару өчен, әбием дә үз өлешен керткән булып чыга инде. Хәзер дә әвен урыны аерылып, беленеп тора әле.

2012 нче елда Саба лесхозы эшчеләре бу җирләргә нарат үсентеләре утырттылар, бүгенге көндә бу агачлар матур гына үсеп киттеләр. Алга таба тау бите Шишкин рәсемнәрендәге кебек нарат урманы булыр, дип, күз алдына китерәм.

 Шушы эшчеләр агач утыртырга уңайсыз дип калдырып киткән урыннарга бу сентябрь аенда укучыларыбыз җиләк-җимеш куаклары утырттылар. Бу- авылыбызны, тирә-ягыбызны саклау, яшелләндерү, җимеш агачлары мул уңышлары белән авылдашларыбызны кинәндерер дигән сүз. Без үзалдыбызга максат итеп куйдык: ел саен агач-куакларның санын арттырырга, аларны тәрбияләп торырга, төпләрен йомшартып, аларга игътибар-хөрмәт күрсәтеп торырга. Бәлки, киләчәктә берәр игелекле эшмәкәр матур парк-сквер да төзеп куяр әле дигән өметтә калабыз. Без- матурлыкны үз кулларыбыз белән тудыручылар, һәркайсыбыз моңа үзенең лаеклы өлешен кертеп, саваплы гамәл башкара ала.

  2015 нче елда Президент кабул иткән Парклар һәм Скверлар елы ул-матурлыкны тудыру елы дәвамлы эш булсын иде. Тирә-ягыбыз яшеллеккә күмелеп, төзек йортлары, каралты-куралары белән безне сөендерә икән, без бит моны үзебез булдырдык, үз җилкәләребез белән эшләп тудырдык, дип, күкрәк кагып әйтә алабыз. Менә шундый тырыш ул Мәмәшир урта мәктәбе укучылары, укытучылары дип, башкалар кызыксыннар, бездән үрнәк алсыннар.Ә безгә тырышлыгыбызның нәтиҗәсен, куанычын гына күрергә насыйп булсын.

 

Мәмәшир урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нигъмәтуллина Роза.



К списку новостей