муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мамаширская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Мәмәшир урта мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422104, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Мамашир, ул. Равиля Нигматуллина, д.14. |
Телефон: | +7(843)-643-66-12 |
E-Mail: | Smms.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Мамаширская средняя школа" |
Руководитель: | Насибуллин Ринат Раянович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 50 обучающихся, 12 воспитанников |
У нас учат: | 18 учителей, 2 воспитателя ДО |
Наши новости
Исә Болгар җилләре
Опубликовано: 10.11.2016Исә Болгар җилләре
Үз нәселе тарихы, тамырлары белән хәзер күпләр, шул исәптән, укучылар да кызыксына. Тарих укытучысы буларак, бу мине сөендерә. Ә сыйныф җитәкчесе буларак, икеләтә. Шуңа да, Мәмәшир урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары белән октябрь аеның бер көнендә Болгар шәһәр-тыюлыгын күреп кайтырга булдык. Югары сыйныфта белем алучы укучыларым инде сәяси фикер йөртә алырга сәләтле, бу сәфәр аларга гади генә күңел ачу чарасы түгеллеге йөзләрендә күренә иде.
Шәһри Болгарга иртәнге якларда барып җиттек. Алдан ук, бабаларыбыз йөргән изге җиргә аяк басабыз, дип, дулкынланып кердек ачык һавадагы музейга. Көннәр суытып, кар төшкәләгән вакыт булса да, Аллаһы Тәгалә безгә матур, коры, кояшлы көн бүләк итте. Җил генә бераз искәләп алды. Без аны Болгар җиренең изге җиле дип атадык, шуңа күңелебез төшмәде. Болгарның бер башыннан икенче башына кадәр йөреп, барлык тарихи һәйкәлләрне карап чыктык.
Изге сәфәрнең тагын бер уңышлы ягы булды: безне Болгарда эшләүче якташыбыз - Чишмәбаш авылы кызы Фәридә апа каршы алды. Бер безне генә түгел, Кукмара ягыннан килгән һәркемне туганыдай якын күреп кабул итә икән ул. Музейларда озатып, аңлатып йөрүче искиткеч ачык йөзле, көлеп кенә торучы Фәридә апага сокландык.
Укучыларым бигрәк тә Ак мәчетне ошаттылар. Зур, матур, мәһабәт бина һәркемдә дә соклану тудырадыр. Әлбәттә, Болгар җирендә күп эш башкарылган, яңартылган... Музейлар искиткеч баетылган, керсәң, тиз генә чыгарлык түгел, бик мавыктыргыч. Инде дүртенче тапкыр бирегә сәяхәт кылуым булса да, һәрберсе яңа Болгарга барган кебек тоела. Алга таба да Болгар үссен, матурайсын, изге җиребез күпләрне җәлеп итсе иде.
Тәнзилә НАСЫЙБУЛЛИНА, Мәмәшир авылы
К списку новостей