муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мамаширская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Мәмәшир урта мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422104, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Мамашир, ул. Равиля Нигматуллина, д.14. |
| Телефон: | +7(843)-643-66-12 |
| E-Mail: | Smms.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мамаширская средняя школа" |
| Руководитель: | Насибуллин Ринат Раянович |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 46 обучающихся, 10 воспитанников |
| У нас учат: | 17 учителей, 2 воспитателя ДО |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Мамаширская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы "Мәмәшир урта мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
КВН "Кызыклы математика" 17.01.2025

Атналыкның бишенче көне "Саннар әйләнә-тирәбездә" дигән темага багышланган иде. Балаларның акыл сәләтен, фикерләү тизлеген үстерү максатыннан "Кызыклы математика" дигән темага КВН үтте. Укучылар актив рәвештә үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Атналык кысаларында балалар проект эше дә башкардылар. Алар алдан саннар кергән табышмаклар, мәкальләр, әйтемнәр, әкиятләр, санамышлар әзерләп килгәннәр иде. Балалар өч төркемгә бүленеп эшләделәр. Халык авыз иҗаты әсәрләре тәрбия бирүдә бик үтемле чара. Атналыкның бу көне дә күңелле һәм файдалы үтте.
-
Сәламәт яшәү 16.01.2025

Башлангыч сыйныф укучыларының дүртенче көне сәламәт яшәү темасына багышланды. Ялны күңелле, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан чыгып, укучылар тау шуарга бардылар. Саф һавада тау шуу бик күңелле булды. Сәламәтлекләрен ныгытып, рәхәтләнеп ял итеп кайттылар!
-
Татар халык уеннары 15.01.2025

Башлангыч сыйныф укучылары атналыгының өченче көне халкыбызның гореф-гадәтләренә, милли йолаларына багышланган иде. Тәнәфес вакытларында балаларга татар халык уеннары оештырылды. "Балдак салыш", "Чума үрдәк, чума каз" уеннарын балалар бик теләп уйнадылар.
-
Математика фәненнән логик фикерләүгә биремнәр 14.01.2025

Башлангыч сыйныфлар атналыгының икенче көне математика фәненә багышланган иде. Укучылар таякчыклардан логик фикерләүгә нигезләнеп төзелгән биремнәрне үтәделәр.
-
Россия матбугаты көне 13.01.2025

Башлангыч сыйныфлар атналыгы башланып китте. 13 нче гыйнвар - Россия матбугаты көне. Шул уңайдан, балалар бу көнне үзләре яратып укыган әсәрләрнең эчтәлеген сөйләделәр, иллюстрацияләр ясадылар.
-
Снежные фигуры 17.12.2024

Снежные фигуры заняли свои места. На территории нашей школы состоялось строительство снежного городка. Каждый класс построил снежные арт-объекты. Получилось весело и красочно.
-
День Героев Отечества 09.12.2024

День Героев Отечества - важная дата в нашем календаре, которая напоминает о мужестве и самоотверженности людей, ставших на защиту своей Родины. В связи с этим в нашей школе были организованы различные мероприятия. В начальных классах прошел воспитательный час "Батырлар бит безнең арада", посвященный героически погибшему односельчанину Ришату Халиуллину. Ученики 5-х классов познакомились в школьном музее с различными материалами, посвященными к этой теме. В честь этого дня возле школы возложили цветы к памятнику. Посвященная этому значимому событию была организована соревнования по волейболу среди школьников.
-
"Тәмле ярыш" 06.12.2024

Математика атналыгы дәвам итә. Һәр чарада укучылар актив катнашалар. 7 нче сыйныф укучылары стена газетасы чыгардылар. Укучылар өчен "Тәмле ярыш" оештырдылар. 5 нче сыйныф укучылары иң серле санны ачыкладылар. 11 нче сыйныфларда пробный экзамен үтте.
-
Инвалидлар декадасы 06.12.2024

Инвалидлар декадасы кысаларында, мәктәбебез укучылары, җылылык һәм шатлык бүләк итү өчен, күчтәнәчләр алып, өлкәннәребезнең хәлен белү максатына ирештеләр. Хөрмәткә лаек булган өлкәннәребез, канәгать булып, сөенеп, рәхмәт әйтеп озатып калдылар.
-
"Умники и умницы" 04.12.2024

Бүген, математика атналыгы кысаларында, мәктәбебездә 9-10 нчы сыйныф укучылары "Умники и умницы" дип исемләнгән уенда катнаштылар. 10 нчы сыйныф укучысы Рамазанов Илгиз үзен иң акыллы уенчы итеп танытты. 7 нче сыйныф укучылары өчен "Морской бой" уены оештырылды. Укучылар бик актив булдылар.











