Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме 24.12.2019
24 декабрь көнне Янил балалар бакчасында кечкенәләр һәм зурлар төркемнәрендә Яңа ел бәйрәме узды. Балалар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән күңел ачтылар, кыш турында шигырьләр сөйләделәр, әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Барысы да Яңа ел бүләкләре һәм искиткеч бәйрәм кәефе алды!
-
Приказ об информировании и порядке ознакомления участников образовательного процесса по организации и проведению ГИА выпускников 14.12.2019
-
Китапханәдә кунакта 12.12.2019
11 нче декабрь көнне 1 нче сыйныф укучыларыбыз мәктәбебез китапханәсендә кунакта булдылар. Алар төрле формадагы китапларны, җурналларны карадылар һәм китапханәчебез Чулпан Мәгъфуровна белән китап кыстыргычы ясарга өйрәнделәр.
-
Яңа елга әзерлек башланып китте 10.12.2019
Мәктәбебездә шау килеп иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа елга әзерләнү бара. Шул ук вакытта укучылар төп эшләре укуны да онытмыйлар. Бу көннәрдә район күләмендә узучы олимпиададан да кайтып кергәннәре юк.
-
Макулатура җыю бәйгесе тәмамланды 09.12.2019
Бүген линейкада макулатура җыю буенча йомгак ясалды. Актив катнашкан укучыларга грамоталар бирелде.
-
"Кар десанты" бездә кунакта 06.12.2019
5 нче декабрь көнне "Кар десанты" отряды мәктәбебездә булды. 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары өчен хыял шәһәрен булдыру буенча мастер-класс үткәрделәр. 1 нче һәм 2 нче сыйныфлар өчен спорт уеннарын уйнаттылар, ә өлкән сыйныфларга университетлар һәм Россия Студентлар отрядлары хәрәкәте турында сөйләделәр. Ә инде иң соңыннан бик матур концерт номерларын куйдылар.
-
Сәләтле бала 05.12.2019
3 декабрь көнне, безгә, РДК да булып узган "Сәләтле бала" конкурсының гала концертында катнашырга насыйп булды. Анда безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Абсалихова Самира "Башмаклар" биюен башкарып, "Танец" номинациясендә лауреат булды. Әледән әле яңа үрләр яулаучы Самирабызны чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!
-
Наши юные инспектора движения! 02.12.2019
В нашей школе был проведен районный конкурс агитбригад ЮИД среди сельских дошкольных образовательных организаций Кукморского района. Конкурс проводился с целью по профилактике детского дорожно-транспортного травматизма и формирование у детей основных навыков безопасного поведения на улицах и дорогах. Наши воспитанники команды ЮИД «Огоньки» достойно выступили и заняли 1 место. От всей души их поздравляем с победой!
-
Әниләр бәйрәме 27.11.2019
27 нче ноябрь көнне мәктәбебездә әниләр бәйрәме булып узды. Бәйрәмебезнең беренче өлешен укучыларыбыз җылы эчтәлекле концерт номеры белән башлап җибәрделәр, ә инде икенче өлеше чәй өстәле яныда үтте.
Һәркемгә дә газиз әни,
Әни сүзе-изге сүз!
Күпме наз һәм нур сибелә!
Әни сүзе - үлемсез! -
Математика атналыгы 26.11.2019
Хәзерге вакытта математика укытучылары алдында укучыларга билгеле бер күләмдә белем бирү генә түгел, ә аларны бу белемнәрне мөстәкыйль табу, математиканы мөстәкыйль өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү бурычы тора. Математика атналыгы-әлеге бурычны үтәү чараларының берсе. Ул математик культура дәрәҗәсен күтәрүгә һәм укучыларның танып-белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, аларның математик күзаллауларын киңәйтә. Атналык кысаларында “Математика, информатика фәннәре буенча кызыклы фактлар”, татар халкының атаклы математиклары турында әңгәмәләр, «Телдән исәпләү», «Математик бизнесмен», «Иң чиста дәфтәр», «Рәсемгә шигырь уйлап тап» конкурслары үткәрелде. Һәр сыйныф "Математика фәненең тормыштагы роле” темасына гәҗит чыгарды. 5-6 нчы сыйныф укучылары арасында “Координаталар буенча рәсем ясау” темасына үткәрелгән мастер-класс, тәнәфес вакытында математик ребуслар чишү укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Киләчәк буынны тәрбияләүдә вакытын да, тырышлыгын да кызганмаган халыкның киләчәге ачык һәм якты була. Атналык безнең мәктәптә бу кызыклы һәм төгәл фән белән җитди кызыксынучылар барлыгын күрсәтте.