• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. М. Джалиля, д. 35
Телефон: +7(843)-642-67-56;+7(843)-642-67-57
E-Mail: G1.kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №1"
Руководитель: Касимов Васил Габдрахманович
Год основания учреждения: 1932
У нас учатся: 526
У нас учат: 46

Новостной блок

“Бөтендөнья мәктәп китапханәләре” көне

Опубликовано: 24.10.2016

“Бөтендөнья мәктәп китапханәләре” көне кысаларында

укучыларны матур әдәбият белән кызыксындыру, китап укуга тарту максатында бик күп чаралар үткәрелә. Бөтендөнья мәктәп китапханәләре көне уңаеннан “ Китап – тормыш көзгесе “дигән исем астында 1-6 нчы сыйныф укучылары арасында “Минем яраткан әдәби героем...” дигән  рәсем һәм кул эшләре бәйгесе үткәрелде. Балалар үзләренә ошаган, яраткан геройларын төрле-төрле рәсем-эшләнмәләрдә чагылдырганнар иде. Әлеге чарада  талантлы укучылар  барланды, аларның яраткан китаплары, әдәби геройлары турында фикерләр әйтелде. Бәйге укучылар күңеленә хуш килде, якты истәлекләр калдырды.    

    1 -11 сыйныф укучылары арасында “Китапка икенче тормыш бүләк ит”  шәфкатьлелек акциясенә старт бирелде. Акцияның максаты укучыларда китапка карата игьтибар, сакчыл караш тәрбияләү. 5а һәм 5б сыйныфы укучылары  әлеге чарага зур өлеш кертәләр. Алар тарафыннан мәктәп китапханәсенә матур әдәбият китаплары, белешмә сүзлекләр бүләк ителде.

    10-11 сыйныф укучылары әдәби басмаларны һәм дәреслекләрне төзекләндерү-яңартуга зур өлеш керттеләр. Аларның ярдәме белән бик күп китапларыбызга яңа сулыш өрелде. Әлеге китаплар “Сез үзегез җан өрдегез” дигән исем астында  китапханә киштәләрендә аерым урын алдылар. Әлеге китапларны укучыларыбыз алдагы елларда да файдалана алачак. Чарада актив катнашкан, кирәкле эштә үзеннән өлеш керткән, ярдәм иткән барлык укытучыларга, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә зур рәхмәт белдерәбез.  

 

 

Китап сөючеләрне китапханәдә  көтеп калабыз!



К списку новостей