Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"
Визитная карточка
Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. М. Джалиля, д. 35 |
Телефон: | +7(843)-642-67-56;+7(843)-642-67-57 |
E-Mail: | G1.kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1" |
Руководитель: | Касимов Васил Габдрахманович |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | 526 |
У нас учат: | 46 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Георафический диктант-2021/Географик диктант-2021 15.11.2021
Учащиеся гимназии приняли участие в Географическом диктанте-2021.Гимназия стала площадкой для проведения диктанта. РГО проходит ежегодно с 2015 года.Участники анонимно отвечают на вопросы по географии России. Оценка уровня географической грамотности не является главной задачей акции.Она носит просветительский характер и нацелена на популяризацию географических знаний,а также повышение интереса к науке и национальному наследию. За 6 лет в проекте приняли участие пости 1,8 миллиона человек.В 2017 году Диктант впервые стал международным: его написали в 25 странах мира. В 2020 году число стран -участниц,включая Россию,достигло 110. Акция прошла на всех континентах,кроме Антарктиды, и даже в космосе-на МКС.
Гимназия укучылары Географик диктант-2021дә катнаштылар.Гимназия диктант үткәрү мәйданчыгы булды. Чара ел саен 2015 елдан бирле үткәрелә.Катнашучылар Россия география буенча сорауларга аноним рәвештә җавап бирәләр. Географик белем дәрәҗәсен бәяләү акциянең төп бурычы булып тормый.Ул мәгърифәтчелек характерына ия һәм географик белемнәрне популярлаштыруга,шулай ук Фән һәм милли мирас белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. 6 ел эчендә проектта 1,8 миллион кеше катнашты.2017 елда Диктант беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә әйләнде: аны дөньяның 25 илендә яздылар. 2020 елда катнашучы илләр саны,Россияне дә кертеп, 110га җитте. Акция Антарктидадан тыш,барлык континентларда, хәтта Галәмдә-ХКСДА да узды.
-
Наш Юбиляр/Безнең Юбиляр 15.11.2021
Сегодня у нашей любимой учительницы, классного руководителя Бариевой Фании Гаяновны, посвятившей свою жизнь химии, биологии 80 - летний юбилей. Фания Гаяновна - учительница, имя которой мы записали в тетрадь с большой буквы два десятилетия назад! Примерная личность для многих учеников, учителей! Учитель с честным словом, любитель своего дела, приложивший немало усилий для привития любви к традициям, дающий дельные советы. Конечно, воспитывать нас было нелегко, но, тем не менее, Фания Гаяновна умела работать в душе каждого из нас. В радостную минуту она радовалася вместе с нами, в трудную –всегда был опорой, в нужный момент-хвалила, а иногда даже ругалась. Благодаря усилиям Фании Гаяновны многие ученики добились больших успехов. Несмотря на то, что жизнь прошла как мгновение, школьные годы не прошли даром. Прекрасные воспоминания тех лет дают нам силы жить. Спасибо Вам за то, что вы направили нас на большой жизненный путь!
Бүген бар гомерен химия, биология фәненә багышлаган яраткан укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Бариева Фәния Гаян кызының олуг бәйрәме - 80 яшьлек юбилее. Исемен күңел дәфтәренә зур хәрефләр белән моннан ике дистә ел элек язып куйган укытучыбыз- ФӘНИЯ апа! Күп укучыларга, укытучыларга үрнәк шәхес! Туры сүзле, үз һөнәрен яратучы, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт уятуга күп тырышлыгын куючы, төпле киңәшләр бирүче остаз. Әлбәттә, безне тәрбияләү бик җиңелләрдән булмагандыр, әмма шуңа да карамастан, Фәния апа һәрберебезнең көенә килеп, җаена кереп эшли белде. Ул, куандыргыч минутларда-безнең белән бергә шатланды, авыр чакларда һәрчак терәк булды, кирәк вакытта –мактады, ә кайчагында әрләп тә алгалады. Фәния Гаяновна тырышлыгы нәтиҗәсендә күп кенә укучылар зур уңышларга ирештеләр. Гомер дигәне бер мизгел кебек узса да, мәктәптә укыган еллар истән чыкмый. Ул елларның матур хәтирәләре безгә әле дә яшәргә көч өстәп тора. Рәхмәт Сезгә барысы өчен дә, олы тормыш юлына алып чыктыгыз, белем биреп юл курсәттегез!
-
Этнографический диктант/Этнографик диктант 03.11.2021
Большой этнографический диктант-это просветительский проект, который знакомит с культурой народов, проживающих в России, а также позволяет оценить общий уровень этнокультурной грамотности. Организаторы акции-Федеральное агентство по делам национальностей и Министерство национальной политики Удмуртской Республики.Ученики 9-х классов нашей гимназии приняли участие в акции "Большой этнографический диктант".
Зур этнографик диктант-Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыра торган проект, шулай ук этнокультура грамоталылыгының гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә. Акциянең оештыручылары-милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм Удмуртия Республикасының милли сәясәт Министрлыгы.Безнең гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары "Зур этнографик диктант"акциясендә катнаштылар.
-
Экскурсия в районный музей/Район музеена экскурсия 03.11.2021
Учащиеся 6б класса побывали на выставке "У культуры нет границ, но есть традиции" приуроченной Году родных языков и народного единства. Экспозиция выставлена в краеведческом музее нашего города. Здесь представлена коллекция кукол ручной работы из полимерной глины. Выражаем огромные слова благодарности создателям данных экспонатов и работникам музея за интересную и познавательную экскурсию.
6б сыйныф укучылары туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Мәдәниятнең чикләре юк, әмма традицияләре бар" дип исемләнгән күргәзмәдә булдылар . Экспозиция шәһәребезнең туган якны өйрәнү музеенда куелган. Биредә кулдан эшләнгән курчаклар коллекциясе тәкъдим ителгән. Әлеге экспонатларны булдыручыларга һәм музей хезмәткәрләренә кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе өчен зур рәхмәт белдерәбез.
-
День народного единства/Халыклар бердәмлеге көне 31.10.2021
В 5а классе прошел классный час посвященный Дню народного единства.Учащиеся узнали об истории Российского государства,говорили о дружбе народов республике и стране,вспомнили былинных героев-богатырей.
5а сыйныфындада Халыклар бердәмлеге көненә багышланган сыйныф сәгате узды .Укучылар Россия дәүләте тарихы турында белделәр,республика һәм ил халыкларының дуслыгы турында сөйләштеләр, батырларны искә төшерделәр.
-
Участие в форуме Kazan digital week-2021/Kazan digital week-2021 форумында катнашу 31.10.2021
Учащиеся гимназии 10 класса приняли участие в форуме "Kazan digital week-2021",который проводился в лагере "Дуслык".Ребята провели в лагере 2 недели.Они приехали с большим багажем знаний и победами.От всего сердца поздравляем их,гордимся вами!
Гимназиябезнең 10 нчы сыйныф укучылары "Дуслык"лагерында үткәрелгән "Kazan digital week-2021"форумында катнаштылар.Балалар лагерьда 2 атна үткәрделәр.Алар зур белем һәм җиңүләр белән кайттылар.Чын күңелдән аларны котлыйбыз, Сезнең белән горурланабыз!
-
Классный час "Краски осени"/ "Көз буяулары"сыйныф сәгате 30.10.2021
Педагог 2а класса Гульнара Зариповна провела для учащихся классный час на тему "Краски осени". Классный час был подготовлен в интересной и яркой форме.
2а сыйныф укытучысы Гөлнара Зарипова укучылар өчен "Көз буяулары"темасына сыйныф сәгате үткәрде. Сыйныф сәгате кызыклы һәм якты формада әзерләнгән иде.
-
Осенний бал/ Көзге бал 30.10.2021
29 октября в гимназии прошел "Осенний бал" среди учащихся старших классов. Мероприятие проло в форме интеллектуальной игры "Что? Где? Когда?".Всего было 5 команд.У каждой команды был свой дресс-код,представление.Так же был танцевальный конкурс "Just danсe". В конце каждую команду наградили грамотами.
29 нчы октябрь көнне гимназиядә югары сыйныф укучылары арасында "Көзге бал" бәйрәме үткәрелде. Чара " Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен формасында узды.Барлыгы 5 команда иде.Һәр команданың үз дресс-коды, тамашасы бар иде.Шулай ук катнашучылар"Just Dance" бию конкурсында көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында һәр команда грамоталар белән бүләкләнде.
-
Принятие в РДШ/РДШ га кабул итү 29.10.2021
29 октября в нашей гимназии прошел прием учащихся 2 а и 2 б классов в ряды РДШ(Российское движение школьников). Также наградили наших активистов РДШ Гадиеву Камилу и Габдрахманову Руфину грамотами за их достижения.
29 октябрь көнне безнең гимназиядә 2 а һәм 2 б сыйныф укучыларын РДШ сафларына(Россия мәктәп укучылары хәрәкәте) кабул итү булды. Шулай ук РДШ активистлары Гадиева Камилә һәм Габдрахманова Руфинәны грамоталар белән бүләкләделәр.
-
Акция "Белый цветок"/"Ак чәчәк" акциясе 23.10.2021
Учащиеся 5 а класса приняли участие в акции"Белый цветок".Были проведены классный час о милосердии, доброте,мастер-класс по изготовлению цветов.
5 а сыйныф укучылары"Ак чәчәк" акциясендә катнаштылар. Шәфкатьлелек, игелеклелек турында сыйныф сәгате,чәчәкләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде.