Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, г. Кукмор, ул. М. Джалиля, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-642-67-56;+7(843)-642-67-57 |
| E-Mail: | G1.kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1" |
| Руководитель: | Касимов Васил Габдрахманович |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | 515 |
| У нас учат: | 46 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №1 имени Ч.Т. Айтматова г. Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе " Кукмара ш. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия" - новости
Страницы: << 121 ( 122 ) 123 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
"Свеча памяти" 23.06.2019

22 июнь- илебездә Бөек Ватан сугышы башланган көн.Бу көнне лагерьда "Свеча памяти" үткәрелде. Балаларга сугышның нинди авырлыклар, зур корбаннар алып килүе аңлатылды. Безгә үзенең гомере барәбәренә җиңү алып килгәннәрне без онытырга тиеш түгел.
-
Мәктәп яны лагерында Сабантуй бәйрәме 22.06.2019

Сабантуй- татар халкының яраткан бәйрәмнәренең берсе. 21 июньдә мәктәп яны лагерында Сабантуй бәйрәме үткәрдек. Иң элек бу бәйрәмгә бүләкләр җыелды, аннан мәйданга җыелдык. Мәйдан уртасында балалар өчен күп төрле уеннар оештырылган иде:чүлмәк вату, скакалкада сикерү, таяк тартышу, йомырка кабып йөгерү, бүләкләр кисү, көрәш. Уеннар җыр-бию белән үрелеп барды.
-
"Строевая песня" конкурсы 19.06.2019

20 июнь- мәктәп яны лагерында "Строевая песня" конкурсы үткәрелде.Бу конкурс туган илебезгә ярату һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Конкурска балалар теләп әзерләнделәр. Һәр отряд хәрби темага җыр өйрәнгән
-
Лагерьда "Бар да киресенчә" көне 18.06.2019

16 июнь мәктәп яны лагерында "Бар да киресенчә" көне итеп үткәрелде. Бу көн конкурсларга бай булды. "Могҗизалар иленең иң яхшы макияжы", "Реклама", "Комик йөрүләр" һәм башка бик күп конкурсларда балалар бик теләп катнашты.
-
Кинотеатрга культпоход 18.06.2019

19 июнь көнне кинотеатрга культпоход ясадык. Балалар белән "Тайная жизнь домашних животных-2" фильмын карадык. Балалар кинотеатрдан зур тәэсирләр белән кайттылар.
-
"Индеецлар көне" бәйрәме 17.06.2019

15 июнь- мәктәп яны лагеренда "Индеецлар көне" үткәрелде.Балалар индеецлар костюмына киенделәр.Алар төрле конкурсларда көчләрен сынадылар. Бу бәйрәм балалар күңелендә озак сакланыр.
-
"Алло, без талантлар эзлибез" конкурсы 15.06.2019

14 июнь көнне лагерьда "Алло, без талантлар эзлибез" конкурсы үткәрелде. Бу көнне һәрбер бала үзенең җырга,биюгә, шигырь сөйләүгә осталыгын күрсәтте. Җиңүчеләрне барысын да котлыйбыз. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
-
"Лагерь мистеры" конкурсы 14.06.2019

13 июньдә мәктәп яны лагерында "Лагерь мистеры" конкурсы булып узды. Бу конкурс иҗади, физик, эстетик яктан талантлы һәм актив малайларны ачыклау максатыннан үткәрелде. Малайлар лагерь мистеры булу өчен тырыштылар, төрле яклап сыналдылар.
-
12 июнь - Россия көне 13.06.2019

12 июнь- Россия көне. Балаларда гражданлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан мәктәп яны лагерында "Гаиләм тарихы - Россия тарихында" дип аталган уен-сәяхәт үткәрелде. Балалар узләренең әби-бабайлары турында сөйләделәр,Россия символикасын исләренә төшерделәр.Туган ил,төбәк турында җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде, викторина үткәрелде.
-
Лагерьда "Бизнес-көн" 11.06.2019

Лагерьның бер көнен "Бизнес-көн" дип игълан иттек. Бу көнне балалар үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карадылар.













