Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №7 "Колокольчик" г. Кукмор" Кукморского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | Республика Татарстан, г. Кукмор, ул. Ленина,77 |
Телефон: | +7(843)-642-71-48 |
E-Mail: | Kolokolchik.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Колокольчик» г. Кукмор» |
Руководитель: | Губайдуллина Рузалия Аглиулловна |
Год основания учреждения: | 1975 |
У нас учатся: | 142 |
У нас учат: | 15 |
Доска объявлений
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
День национального костюма / Милли костюм көне 20.09.2019
21 сентября в нашей Республике отмечается день национального костюма. И наш детский сад активно работает в этом направлении. Ведь иметь традиционный костюм своего народа и носить его, как минимум, по особым случаям - это современно, модно, стильно и, конечно же, необходимо!
21 сентябрь - безнең Республикабызда милли костюм көне булып теркәлгән. Бакчабыз да бу өлкәдә бик актив эшчәнлек алып бара. Чыннан да, үз милләтеңнең милли киеме булу, аны горурланып киеп йөрү - бик заманча, матур һәм бик кирәк!
-
Поздравляем! / Котлыйбыз! 16.09.2019
Заведующая нашим детским садом Губайдуллина Рузалия Аглиулловна была награждена благодарственным письмом главы Кукморского муниципального района за весомый вклад в воспитание у подрастающего поколения любви, уважения к культуре и традициям татарского народа.
Безнең балалар бакчасының мөдире Гобәйдуллина Рузалия Аглиулла кызы бүген Кукмара районы башлыгы тарафыннан яшь буынга милли тәрбия бирү, татар халкының гореф-гадәтләрен кире кайтару, туган телгә мәхәббәт уяту юнәлешендә нәтиҗәле эш алып барганы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
"Ак калфак" халыкара оешмасы вәкилләре белән очрашу / Встреча с представителями международной организации "Ак калфак" 11.09.2019
Бүген Кукмара шәһәренең 3нче номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Ак калфак" халыкара оешмасының вәкилләре белән очрашу булды. Безнең балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре үз остазлары белән шушы чарада актив катнашты: Степанова Рәйхана Сахаб кызы җитәкчелегендә "Керән базары" театраль күренеше, Галиуллина Фәния Фәрит кызы җитәкчелегендә "Үз куллары белән ясалган курчаклар" темасына мастер-класс күрсәтелде.
Сегодня на базе детского сада "Солнышко" нашего города прошла встреча с представителями международной организации "Ак калфак". В данном мероприятии приняли участие и наши дошкольники. Под руководством воспитателя по обучению татарского языка Степановой Р.С. было представлено театральное представление "Керән базары", а под руководством воспитателя Галиуллиной Ф.Ф. - мастер-класс "Кукла своими руками".
-
Увлекательная экскурсия / Мавыктыргыч экскурсия 04.09.2019
Сегодня дошкольники нашего образовательного учреждения побывали на экскурсии в парке им.А.Булатова. Маленькое путешествие в солнечный осенний день оставило у воспитанников много положительных эмоций.
Бүген безнең балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре А.Булатов исемендәге ял паркына экскурсиягә барды. Кызыклы уеннар, атынчыкларда атыну балаларда бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды.
-
С новым учебным годом! / Яңа уку елы белән! 02.09.2019
Вот и наступил новый учебный год. Наш детский сад после долгих летних каникул встречал маленьких дошколят, которые успели соскучиться за это время по своим друзьям и воспитателям. А также в первый раз переступили наш общий дом маленькие и смышленные почемучки. Для воспитанников был проведен праздник, приуроченный ко дню знаний, который был насыщен интересными играми и шутками. А главным гостем в этот день стал всеми любимый клоун Степа.
Ниһаять, яңа уку елы да башланып китте. Безнең балалар бакчасы озын җәйге яллардан соң янә тәрбияләнүчеләребезгә үзенең ишеген ачты. Балалар бик тә бакча хезмәткәрләрен, дусларын сагынып беткәннәр. Ә инде беренче тапкыр бакчабызга килгән балалар өчен бу көн бигрәк тә истә калырлык булды. Чөнки безгә кунакка яраткан клоуныбыз - Степа килде. Ул үзенең кызыклы уеннары, көлдергечләре белән тәрбияләнүчеләребезнең күңелен ачты. Бәйрәм барчаларыбызга да бик ошады.
-
Педагогический совет / Педагогик киңәшмә 29.08.2019
Сегодня в нашем детском саду прошел первый педагогический совет. На повестке дня были рассмотрены следующие задачи: ознакомление с приказом о проведении педагогического совета; избрание председателя и секретаря педсовета на 2019-2020 уч.год; принятие перечня программ и технологий, используемых в ДОУ; ознакомление пед.коллектива с новыми задачами и обсуждение, принятие годового плана на новый учебный год; рассмотрение и принятие программы доп.образования ДОУ; обсуждение расстановки кадров по группам, комплектование групп.
Бүген бакчабызда 2019-2020 уку елының беренче педагогик киңәшмәсе узды. Көн тәртибендә алдагы сораулар каралды: педагогик киңәшмәне уздыру приказы белән танышу; киңәшмәнең председателе һәм сәркатибен сайлау; бакчабызда кулланыла торган программалар белән танышу; педагогик коллективны яңа бурычлар белән таныштыру һәм еллык планны раслау һ.б.
-
Медовый спас / Бал бәйрәме 17.08.2019
На Комсомольской площади нашего города сегодня прошел медовый спас, где можно было увидеть выставку разных сортов меда, выставку поделок, костюмов в данной тематике. Наш детский сад активно принял участие в выставке сувенирной продукции, а участники были награждены благодарственными письмами.
Бүген шәһәребезнең Комсомол мәйданында бал бәйрәме узды. Бу чарада бакчабыз хезмәткәрләре кулдан эшләнгән эшләнмәләре белән катнашып, рәхмәт хатларына ия булдылар.
-
Развлечение для детей в парке А.Булатова / А.Булатов ис.паркта балалар өчен бәйрәм 03.08.2019
Лето - это самое веселое время года для наших дошколят, потому что можно вдоволь наиграться, нагуляться. И поэтому коллектив нашего образовательного учреждения в парке им.А.Булатова провел развлечение для детей под названием "Праздник лета". Дошколята с удовольствием играли в разные игры, танцевали, активно участвовали во всех конкурсах. Праздник всем очень понравился.
Җәй балаларыбыз өчен иң күңелле вакытларның берсе. Шул исәптән, безнең балалар бакчасы коллективы А.Булатов паркында кечкенә сабыйларыбыз өчен "Җәй бәйрәме" дип исемләнгән чара уздырды. Балалар бик теләп уеннарда, биюләрдә, төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм барлык килүчеләргә дә бик ошады.
-
Театр кукол "Алина" у нас в гостях /"Алина" курчак театры бездә кунакта 05.07.2019
Сегодня в нашем детском саду побывал театр кукол "Алина" из г.Алметьевска. Для воспитанников была представлена музыкальная сказка с большими куклами "Веселый молочник и волшебное молоко". Красивое музыкалное оформление, декорации, артистичное исполнение каждой роли, оставили в дошколятах много положительных эмоций.
Бүген безнең балалар бакчасында Әлмәт шәһәренең "Алина" курчак театры кунакта булды. Балалар өчен бик тә кызыклы, мавыктыргыч, зур курчаклар ярдәмендә музыкаль әкият күрсәтелде. Әкият балаларыбызга бик ошады, бары тик яхшы тәэсирләр генә калдырды.
-
Безопасное лето / Куркынычсыз җәй 14.06.2019
Уважаемые родители!
Помните: на Вас лежит ответственность за жизнь и здоровье Ваших детей в период летних каникул; о недопущении оставления детей без присмотра на воде и вблизи водоемов, а также в иных травмоопасных местах, представляющих угрозу жизни и здоровью детей.
Чтобы избежать непредвиденных ситуаций с детьми, убедительно просим Вас: строго контролировать свободное время Ваших детей. Не допускать нахождение их без сопровождения взрослых в вечернее и ночное время с 22.00 до 06.00 часов; разрешать купание на водоемах только в установленных местах и в вашем присутствии; когда ребенок в воде, не спускайте с него глаз, не отвлекайтесь – подчас минута может обернуться трагедией; обязательно объясните детям, что они не должны купаться в одиночку, а также нырять в незнакомом месте; взрослый, который присматривает за купающимися детьми, должен сам уметь плавать, оказывать первую помощь; не позволяйте детям на велосипедах выезжать на проезжую часть дороги; проявляйте осторожность и соблюдайте все требования безопасности, находясь с детьми на игровой или спортивной площадке, в поездке или во время отдыха на природе; не разрешайте детям самостоятельно управлять авто- и мототранспортом; доведите до сведения детей правила пожарной безопасности, поведения в природе (лес, парк, речка) и на улице! Научите оказывать первую медицинскую помощь при несчастных случаях! Контролируйте место пребывания детей; соблюдайте ПДД, правила пожарной безопасности, правила использовании газовых и электроприборов; особую осторожность проявляйте в лесу в связи с ККГЛ (клещи).
Помните!!! Здоровье Вашего ребенка зависит от Вашего постоянного контроля, любви и заботы!!! Берегите своих детей, не оставляйте их без присмотра!
Хөрмәтле әти-әниләр!
Төрле хәвефле һәм куркыныч очраклардан өлкәннәр дә, балалар да сакланып кала алмый. Сезнең балаларыгыз белән хәвефсезлек килеп чыкмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк: балаларыгызны үзен генә өйдә, урамда, машинада калдырмаска тырышыгыз. Балаларыгыз яши торган йорт адресын һәм телефон номерын белүен һәрдаим тикшереп торыгыз. Балаларыгызның фикерен игътибар белән тыңлагыз, аны хуплагыз, сезнең арада бер-берегездән яшерен серләре булмасын. Сезнең балагыз кайбер кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗагать итәргә яраганлыгын белергә тиеш. Мисал өчен: полиция хезмәткәрләре, кибеттәге сатучыга. Җәмәгать урыннарында югалган очракта, нәрсә эшләргә кирәклеген балагызга аңлатыгыз. Балагыз бары тик әти-әни, әби-бабай карамагында гына уйнарга яраганлыгын аңлатырга тиеш. Чит өлкән яшьтәге шикле кеше очраса сакланырга һәм тиз арада качып китергә икәнлеген белергә тиеш. Балаларыгызга, кая, күпме вакытка кадәр киткәнлекләрен әйтеп китергә, караңгыга кадәр кайтырга кирәклеген аңлатыгыз. Әти-әниләр рөхсәт иткән юлларда йөрергә һәм урыннарда гына уйнарга кирәклекне балагызга аңлатыгыз. Яктылык аз төшкән урамнардан, кешесез урыннарда йөрмәскә киңәш итегез. Балаларыгыз исләрендә калдырсын: әти-әниләр рөхсәтеннән башка беркайчанда чит кешедән тәмле әйберләр, бүләкләр, акчалар алмаска, машинага утырып китмәскә. Әти-әнидәр юклыгында чит кешеләр белән аралашмаска кирәклеген балагызга аңлатыгыз. Балалагызны ишекне бикләп куярга, өйдә үзе генә булуын чит кешеләргә әйтмәскә кирәклеген аңлатыгыз. Балагызны полиция, янгын сүндерү, шәхси ярдәм күрсәтү машиналарын чакырырга өйрәтегез. Балаларыгызга чит кешеләр чакыруы буенча, аларга ияреп китүнең, машиналарына утырып китүнең, ярдәмләшүнең (югалган эт яки песи эзләшү, әйберләр күтәрешергә булышу, фотога төшү, бергә уйнау һ.б.) куркыныч икәнен аңлатыгыз. Нәрсәдә булса эшләр алдыннан әти-әниләрдән рөхсәт сорарга кирәклеген аңлатыгыз.
Урам игътибарлык сорый.
Зурлар белән барганда бала олыларга ышана һәм әйләнә-тирәне бөтенләй күзәтми, я начар күзәтә. Сезгә моны игътибарда тотарга кирәк. Шуңа күрә баланы кулыгыздан ычкындырмагыз. Аны кулыннан җитәкләү күпкә ышанычлырак икәнен онытмагыз. Тротуардан барганда машина юлыннан читтәрәк йөрергә тырышыгыз һәм юл ягыннан үзегез барыгыз. Баланы урам аша чыкканда туктап як-якка карарга күнектерегез. Башта сулга, аннан уңга һәм кире сул якка карап алыгыз да урам аша чыгыгыз. Юлның уртасына җиткәндә уңга карап машиналар юклыгын тагын бер кат тикшерегез. Якынлашучы машина булса, аны үткәреп җибәргәч кенә юлыгызны дәвам итегез. Урамны аркылы чыгар өчен җәяүлеләр йөри торган җирдән генә, ягъни, пешеходный переходтан гына чыгарга кирәк. Туктап торган машина артыннан еш кына күзгә күренмәгән машина була һәм ул хәрәкәт итә. Бала белән бергәләп күзәтегез: юл кырында туктап торган машина артыннан икенчесе килеп чыгарга мөмкин. Баланың игътибарын шуңа юнәлтегез.Машина юлында уйнарга ярамаганлыкны һәрвакыт искәртеп торыгыз.
Көн режимын саклау.
Көн режимы ул тәүлек буенча ял һәм төрле эш төрләрен чиратлаштыру, регуляр туклану, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү. Көн режимын саклау баланың дөрес үсешенә ярдәм итә, сәламәтлеген ныгыта, тәртипкә өйрәтә. Көн режимын оештырганда әти-әни истә тотарга тиешле әйберләр: баланың сәламәтлек торышы, аның яшь һәм шәхси үзенчәлекләре; көн режимын төгәл үтәү; бала нинди дә булса бер шөгыль табырга тиеш; шәхси үрнәк күрсәтү.