Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №7 "Колокольчик" г. Кукмор" Кукморского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, г. Кукмор, ул. Ленина,77 |
| Телефон: | +7(843)-642-71-48 |
| E-Mail: | Kolokolchik.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №7 «Колокольчик» г. Кукмор» |
| Руководитель: | Губайдуллина Рузалия Аглиулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 142 |
| У нас учат: | 15 |
Доска объявлений/Белдерүләр тактасы
Страницы: << ( 61 ) 62 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Выступление маленьких звездочек / Кечкенә йолдызчыкларның чыгышы 22.11.2019

Сегодня в отделе ЗАГС Кукморского района прошло торжественное мероприятие - вручение Государственных сертификатов на материнский (семейный) капитал, где с музыкальным подарком перед приглашенными гостями выступили дошкольники средней группы.
Бүген Кукмара районы ЗАГС бүлегендә тантаналы чара - ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы узды: уртанчылар төркеме балалары чакырылган кунаклар алдында музыкаль бүләк белән чыгыш ясады.
-
Гала-концерт конкурса песен и стихов о Маме / Әниләр көненә багышланган бәйгенең гала-концерты 22.11.2019

В доме культуры города прошел гала-концерт песен и стихов о Маме, посвященный дню Матери. Воспитанница подготовительной группы нашего детского сада Закирова Ильвина (рук.Багитова А.А.) выступила со стихотворением "Маленький зайчонок" и была удостоена лауреата конкурса. Поздравляем!!!
Шәһәребез мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган җырлар һәм шигырьләр бәйгесенең гала-концерты узды. Безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Закирова Ильвина (җит.Багитова А.А.) "Кечкенә Куянкай" шигыре белән чыгыш ясады һәм лауреат исеменә лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
День Матери в подготовительной группе / Мәктәпкә әзерлек төркемендә Әниләр бәйрәме 21.11.2019

Для дошкольников подготовительной группы сегодняшний день был особенным: ведь они для своих любимых мам подготовили праздник ко дню Матери. Праздник получился необычным. Он прошел в конкурсной форме, где состязались команды из мам дошкольников. Мамы показали свои умения в различных конкурсах. Ну а ребята исполняли для них свои любимые песни, стихи и радовали гостей красивыми танцами. Самым трогательным моментом был конец праздника, когда дошкольники подарили своим мамочкам букеты, сделанные своими руками. Праздник получился на славу!
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен бүгенге көн үзенчәлекле булды: чөнки алар үзләренең яраткан әниләре өчен Әниләр көненә бәйрәм әзерләгәннәр иде. Бәйрәм гадәти булмаган килеп чыкты. Ул конкурс формасында үтте, анда балаларның әниләреннән торган командалар ярышты. Әниләр төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ә балалар алар өчен үзләренең яраткан җырларын, шигырьләрен башкардылар һәм кунакларны матур биюләре белән сөендерделәр. Иң дулкынландыргыч мизгел-балалар әниләренә үз куллары белән ясалган чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте!
-
У нас в гостях театр кукол / Бездә кунакта курчак театры 21.11.2019

Сегодня в нашем детском саду побывал театр кукол "Волшебная радуга" из г.Уфы Республики Башкортостан. Маленьким зрителям было представлено произведение "Лесная сказка".
Бүген безнең балалар бакчасында Башкортстан Республикасының Уфа шәһәреннән "Тылсымлы салават күпере" курчак театры булды. Нәни тамашачыларга "Урман әкияте" әсәре тәкъдим ителде.
-
Праздник, посвященный дню Матери в старшей группе / Зурлар төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе 20.11.2019

Сегодня в старшей группе "Солнышки" прошел утренник, посвященный дню Матери. Дети с удовольствием исполняли песни, стихи, танцы для своих любимых мам. А мамы, в свою очередь, показали свои умения в различных конкурсах. В конце мероприятия ребята вручили своим мамочкам подарки, сделанные своими руками.
Бүген "Кояшлар" зурлар төркемендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм узды. Балалар бик теләп үзләренең яраткан әниләре өчен җырлар, шигырьләр, биюләр башкардылар. Ә әниләр, үз чиратларында, төрле конкурсларда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Чара ахырында балалар әниләренә үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар
-
Гала-концерт республиканского конкурса "Мудорвай"/ "Мудорвай" республика бәйгесенең гала-концерты 15.11.2019

Сегодня 15 октября в городском доме культуры прошел гала-концерт республиканского конкурса с удмуртским этнокультурным компонентом "Мудорвай". Из нашего детского сада лауреатами 2 степени стали: Осипова Ксения (рук.Багитова А.А.) в номинации "Песня", Бектина Влада (рук.Дакус А.Ш.) в номинации "Художественное слово". Поздравляем маленьких звездочек с победой!
Бүген 15 октябрьдә шәһәр мәдәният йортында удмурт этномәдәни компоненты булган "Мудорвай" республика бәйгесенең гала-концерты узды. Безнең балалар бакчасыннан 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә: Осипова Ксения (җит. Багитова А. А.) "Җыр", Бектина Влада (җит. Дакус А. Ш.) "Нәфис сүз" номинацияләрендә ия булдылар. Нәни йолдызларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Экскурсия для детей старшей группы / Зурлар төркеме балалары өчен экскурсия 13.11.2019

С целью расширения представления детей о профессиях взрослых, для дошкольников старшей группы сегодня была организована экскурсия на почту и железнодорожный вокзал города.
Зурлар төркеме балаларының өлкәннәр һөнәрләрен күзаллауларын киңәйтү максатыннан, бүген балаларга почтага һәм шәһәрнең тимер юл вокзалына экскурсия оештырылды.
-
Отборочный тур районного конкурса песен и стихов о Матери / Әниләр көненә багышланган район бәйгесенең сайлап алу туры 12.11.2019

12 октября на сцене районного дома культуры города прошел отборочный тур традиционного районного конкурса песен и стихов о Матери. Воспитанники нашего детского сада представили членам жюри красивые песни и стихи о самом главном и любимом человеке каждого - Маме. Самые лучшие номера конкурса будут представлены на гала-концерте, посвященного дню Матери.
12 октябрь көнне шәһәрнең район мәдәният йорты сәхнәсендә әниләр көненә багышланган традицион җыр һәм шигырьләр бәйгесенең сайлап алу туры узды. Безнең балалар бакчасының тәрбияләнүчеләре жюри әгъзаларына һәр кеше өчен дә иң кадерле булган әниләр турында матур җырлар һәм шигырьләр тәкъдим иттеләр. Конкурсның иң яхшы номерлары Әниләр көненә багышланган гала-концертта тәкъдим ителәчәк.
-
Зональный этап республиканского конкурса "Мудорвай" / "Мудорвай" республика бәйгесенең зона этабы 12.11.2019

Сегодня в МБУ ДО "Галактика" города прошел зональный этап республиканского конкурса с удмуртским этнокультурным компонентом "Мудорвай" ("Росточек"). Активно приняли участие в данном мероприятии и воспитанники нашего детского сада.
Бүген шәһәребезнезнең "Галактика" өстәмә белем бирү учреждениесында удмурт этномәдәни компоненты булган "Мудорвай" ("Росточек") республика конкурсының зона этабы узды. Бу чарада безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә актив катнашты.
-
Участие в финале республиканского конкурса / Республика бәйгесенең финалында катнашу 11.11.2019

11-12 ноября 2019 года в г. Казани проводился финал республиканского конкурса «Лучший проект профориентационной работы в детском саду». 20 педагогов дошкольных образовательных организаций Республики Татарстан представили лучшие проекты, отобранные среди 131 участника по итогам заочного этапа конкурса. Среди них и педагоги нашего дошкольного учреждения: воспитатель Исмагилова Г.Р. и старший воспитатель Гадиева Л.М.
По результатам защиты проектов будут определены победители в 4 номинациях «Первые шаги в мир профессий», «Профессии моей малой родины», «Все профессии нужны, все профессии важны», «Профессии будущего». Ждем результатов!
2019 елның 11-12 ноябрендә Казан шәһәрендә «Балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирү эшенең иң яхшы проекты» республика конкурсының финалы узды. Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 20 педагогы конкурсның читтән торып уздырылган этабы нәтиҗәләре буенча 131 укучы арасында сайлап алынган иң яхшы проектларны тәкъдим итте. Алар арасында безнең белем бирү учреждениесе педагоглары да бар: тәрбияче Исмагилова Г. Р. һәм өлкән тәрбияче Галиева Л. М.
Проектларны яклау нәтиҗәләре буенча «Һөнәрләр дөньясына беренче адымнар», «Кече Ватаным һөнәрләре», «Барлык һөнәрләр кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим», «Киләчәк һөнәрләре» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Нәтиҗәләр көтәбез!








