Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся 28 воспитанников |
| У нас учат: | 15 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
"Китаплар йортында кунакта" 24.04.2018

Баалалар бакчасына йөрүче кечкенә дусларыбыз бездә кунакта.
Мәктәп китапханәсендә "Нәниләр өчен" дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдәге яңа китаплар белән балалар бик яратып таныштылар.
-
ПОЗДРАВЛЯЕМ! 23.04.2018

Как замечательно, что в школе есть ребята, чьи ум и знания приносят славу ей. ...
Сердечно поздравляем призера заключительного этапа всероссийской олимпиады по экологии Абдуллину Дину! Также поздравляем учителей, родителей - всех, кто способствовал развитию и становлению великолепного таланта.
Дина! Желаем тебе, чтобы знания и впредь развивались, укреплялись и стали основой твоей будущей профессии. -
Тырыш укучыбыз республика данын яклый... 19.04.2018

Бүген 11 сыйныф укучысы Абдуллина Динә, республика данын яклап, экология фәненнән предмет олимпиадасына китте. Олимпиада Санкт-Петербургта узачак.
-
Кызыклы очрашу 12.04.2018

Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән авылыбызның хезмәт ветераны Ярмиев Рафаэль Камалович белән очрашу үткәрелде. Ул укучыларны авылыбыздан чыккан атаклы кешеләрнең берсе,беренче космонавт Юрий Гагаринны күрү бәхетенә ирешкән Мәкъсүт Насыйбуллинның тормышы белән таныштырды,кызыклы шәхес белән бәйле истәлекләрне сөйләде.
-
Галәмдә - Кеше! 12.04.2018

Бүген классларда Космонавтика көненә багышланган сыйныф сәгатьләре узды. Төп максат- Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру.
-
Иң оста биючеләребез- "Шома бас" бәйгесендэ 10.04.2018

Район мәдәният йортында "Шома бас!" татар халык һәм этнографик биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсы узды. Укучыларыбыздан Галимҗанов Дәнис, Габделхакова Алинә, Йөзмөхәммәтова Әдилә бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
-
Укучыларыбыз "Тамчы-шоу"да! 09.04.2018

Мәктәбебезнең иң белемле укучылары Гыйззәтуллина Алинә, Кәримуллина Диләрә,Саттарова Дилә ТНВ каналында “Тамчы-шоу“ интеллектуаль уеныннан җиңеп кайттылар.Булдырдыгыз,кызлар! Уңышлар Сезгә!
-
Кошларны каршы алабыз! 06.04.2018
Әй, кошым, кошкаем,Канатлы дускаем!Көтәбез без сине,Килер дип, ел саен.Оялар куябызСиңа дип,һәр елны.Кер әйдә,ояла,Сайла үз ояңны!
Балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә дусларыбыз һәр елны яз җитүгә күчмә кошларның килүен күзәтәләр. Кошларны күргән саен балалар шатланалар, үзләренең шатлыкларын тәрбияче апалары белән уртаклашалар. Менә быел да,алар, кош оялары ясап, кошларны каршы алдылар.
-
"Табигать- тиңсез хәзинә" темасына балалар бакчасында кул эшләреннән күргәзмә эшли. 01.04.2018

Кече яшьтән үк табигать белән тыгыз элемтәдә булуыбызны тоеп, аңлап үсү балаларыбызда экологик культура һәм экологик аң формулаштыруда ярдәм итә.
Балалар бакчасында "Табигать-тиңсез хәзинә" темасына сувенирлар ясау бәйгесе башланды. Сезнең иҗат җимешләрегезне бәйгедә көтеп калабыз!
-
Язгы каникуллар башланды! Юлларда сак булыгыз! 26.03.2018
Бүгеннән мәктәпләрдә язгы каникуллар башланды. Ул 3 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 4 апрель- уку көне.Каникуллар ул, әлбәттә, көтеп алынган һәм бик рәхәт чак. Укудан ял итеп, дусларың белән рәхәтләнеп ял итәргә мөмкин. Шушы вакыты ,чыннан да файдалы ял булып истә калсын дисәк, юлларда йөрү кагыйдәләре турында онытмаска кирәк.Иң мөһиме – ул игътибарлылык һәм саклык. Юл-транспорт һәлакәтенә юлыкмас өчен юлны бары тик җәяүлеләр чыгу урыннарыннан гына чыгарга кирәк. Юлы аркылы чыкканда исә йөгермәскә, игътибарны чит сөйләшүләргә, тирә-юньдәге биналарга юнәлтмәскә кирәк.Киемнәрдә, мәктәп сумкаларында яктылык кайтара торган элементлар булырга тиеш. Ул сезнең килүне караңгы вакытта машина йөртүчеләренә ерактан ук белгертеп торачак.Машинада йөргәндә 12 яшькәчә булган балалар махсус автокреслоларда утырырга тиешләр. 12 яшьтән соң исә куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә кирәк.Шушы гади кагыйдәләр сезнең сәламәтлегегезне, гомерегезне саклап калырга булышыр.Каникулыгыз хәвеф-хәтәрсез һәм күңелле узсын!















