Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422121, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Байлянгар, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-643-47-83 |
| E-Mail: | Sbay.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ “Байлянгарская средняя школа” Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Каримуллина Резеда Рифатовна |
| Год основания учреждения: | 1916 |
| У нас учатся: | 59 обучающихся 28 воспитанников |
| У нас учат: | 15 учителей,4 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Байлянгарская средняя школа имени Р.И.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы «Р.И.Зарипов исемендәге Байлангар урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
27, 28 декабрь көннәрендә мәктәптә Чыршы бәйрәмнәре узды. 30.12.2018

Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын бер ел үтте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.
-
"IT-Чемпион" республикакүләм бәйгесе дәвам итә. 24.12.2018

"IT-Чемпион" республикакүләм бәйгесендә мәктәп укучылары олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйлиләр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтәләр. Һәр районда ин күп балл җыйган җиңүче укучылар планшетлы компьютер белән, актив катнашучы укучылар смартфон белән белән бүләкләнә.
2018 - 2019 уку елында мәктәбебез укучылары бу бәйгедә уңышка иреште.
-
Беренче сыйныф укучылары әти-әниләре белән Чыршы бәйрәмен билгеләп үтте. 22.12.2018
Без бүген чыршы янындаӘйлән-бәйлән уйныйбыз.Кыш бабайны каршылыйбызЯңа җырлар җырларбыз.Нинди матур безнең чыршы,Җем-җем килеп яна ул.Башлыйбыз чыршы бәйрәмен.Котлы булсын Яңа ел! -
Балалар бакчасында күңелле! 21.12.2018

Кыш килүгә балалар бик шатлана. Балалар бакчасында балалар кардан кар бабайлар, төрле җәнлек сыннары әвәлиләр, таулар ясап шау-гөр килеп шуалар, кар атышалар. Яңа елда кардан ясалган Кыш бабай белән Кар кызы- бәйрәмнең төп геройлары.
-
Беренче сыйныф укучылары белән эш 19.12.2018

1 сыйныф укучыларыбыз- бик актив балалар, тырышып белем алалар.Беренче укытучылары Рахимова Р.К аларга тәртипле булырга, яхшы укырга, һәр дәрестә тырышып эшләргә, эчкерсез, намуслы, аралашучан, ягымлы һәм ярдәмчел булырга кирәклеген төшендерә.
Рәсемдә: беренче сыйныф укучылары белән дәрестән тыш эшчәнлек вакыты.
-
IT-Чемпион конкурсында уңышка ирештек. 18.12.2018

Мәктәбебезнең 5 сыйныф укучысы Гатина Ләйлә IT-Чемпион конкурсында катнашып,иң актив катнашучы исеменә лаек булды һәм Смартфон белән бүләкләнде.
-
...Тәгәрәтеп ак карны ясадык Кар бабайны..." 15.12.2018

Мәктәбебез Яңа ел бәйрәменә әзерлекне кардан сыннар әвәләүдән башлады. Барлык сыйныф укучылары да бу эштә бик теләп катнаштылар.
-
"Мин-Россия гражданины" 13.12.2018

12 декабрь көнне РФ Конституциясе көне уңаеннан "Мин - Россия гражданины" дигән темага тарихи сәгать үткәрелде.
-
Бассейнда күңелле!!! 03.12.2018

Бассейнда йөзү-бик файдалы гамәл. Кукмара төбәгендә мәктәп укучылары өчен бассейнга бушлай йөрү мөмкинлекләре тудырылды.
Рәсемдә: мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укучылары бассейнда йөзү күнекмәләрен үзләштерә.
-
Әкияти шәһәрчек кечкенә дусларны кунакка дәшә... 01.12.2018

Байлангар балалар бакчасы ишегалдына Яңа ел рухы: бакчага килгәндә үк нәниләрне әкияти шәһәрчек каршылый. Әкият сыннарының күбесе балаларга таныш әкият персонажлары,төрле җәнлекләр: куян, аю, төлке һ.б. Бакчабыз түрендә Кыш бабай белән кечкенэ оныгы Кар кызы балаларны шушы әкияти шәһәрчеккә -бәхетле балачак дөньясына чакырып торалар төсле...















