МАДОУ «Детский сад №147 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Кировского района г.Казани»
Визитная карточка
Адрес: | 420076, г. Казань, ул. Осиновская, д. 35 (здание № 1); 420076, г. Казань, ул. Аксакова д. 25а (здание № 2) |
Телефон: | 555-90-94, 240-09-54 |
E-Mail: | Ds147.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ «Детский сад №147" |
Руководитель: | Хайдарова Гульчачак Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1989 |
У нас учатся: | 295 воспитанника |
У нас учат: | 23 педагога |
МАДОУ «Детский сад №147 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Кировского района г.Казани» - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Йолдыз бул! 12.05.2017
Киров һәм Мәскәү районы балалар бакчасы арасында фестиваль үтте. Безнең бакча балалары "Күңелле күл" биюен башкардылар. Тамашычыларга бию бик ошады.
-
Акция "Агачлар-безнең дуслар" 11.05.2017
10-11май көннәрендә балалар бакчасында “Макулатура тапшыр-агачны сакла” исемле акция уздырылды. Акциянең максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Бу идеяне балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә да шундук хуплап алды. Бигрәк тә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары акциядә зур кызыксыну белән, бер-берсе белән ярыша–ярыша катнаштылар. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 720 кг күләмендә икенчел кәгазь чималы җыеп алынды.
Хөрмәтле әти-әниләр,балалар, бакча хезмәткәрләре! Без сезгә “Макулатура тапшыр- агачны сакла” акциясендә актив катнашкан өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез
-
Бәйрәм белән! 05.05.2017
9 нчы май... Җиңү көне...
Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.Нәрсә соң ул сугыш? Бу сорауга җавапны белмәвең яхшырак. Бөек Ватан сугышы исә Икенче Бөтендөнья сугышының зур гына бер өлеше ул. Сугышның иң төп сәбәбе - Гитлер Германиясенең нацистик (үз милләтен өстен куйган) һәм реваншистик карашы.Советлар Союзының әлеге сугышта җиңүе белән бу зур гына сугыш тәмамланган дип тә әйтергә була. Әмма бу җиңү Советлар Союзына һәм аның союздаш илләренә бик кыйммәткә төшкән. Бөек Ватан сугышында Советлар Союзы гына да 27 миллионнан артык кешесен югалткан. Шул исәптән 4-5 миллион чамасы милләттәшләребез һәлак булган.
Бүген әлеге сугыш тәмамлануга 72 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Киләчәктә шундый сугышларны булдырмыйк! Бар халык бер-берсен тигез күрсен, көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре беркайчан да күңелебезгә үтеп кермәсен. Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
-
Спасибо, Вам!! 05.05.2017
Уважаемый Ирек Наилевич!
папа Аделя и Ранэля Назмиевых
Спасибо Вам, за ту поддержку,
Которую нам оказали.
Желаем, чтобы вы были счастливы
И, чтоб добро осталось с Вами.
-
Г.Тукай безнең белән 26.04.2017
Бүгенге чара бөек шагыйребез Габдулла Тукайныӊ туган көненә багышланган балалар, педагоглар, әти-әниләр катнашында үткәрелде. Әдәби кичәдә шагыйрьнеӊ сабый чагы истәлекләре, гадиләштереп, кечкенә Габдулла исеменнән сөйләнде. Балалар Г.Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен яттан һәм сәхнәләштереп сөйләделәр, ә көйгә салынганнарын җырладылар. Бәйрәмдә балалар Г.Тукай шигырьләрен сөйләүләре тантаналы мизгелләрне тагын да җанландыра, балаларның шигърият белән кызыксынуларын үстерә. Танылган рәссамнарның картиналарыннан репродукцияләр һәм балалар ясаган рәсемнәр, эчтәлеккә туры китереп, экранда күрсәтелеп бара.
-
Эвакуация в детском саду прошло успешно 20.04.2017
Очень важно научить детей действовать в чрезвычайной ситуации спокойно, осторожно, грамотно.
Именно поэтому одной из главных задач образовательного учреждения является регулярная подготовка детей и работающего с ними персонала к действиям в экстремальных условиях. Но этого можно достигнуть только частыми тренировками воспитанников и взрослых, отработкой планов эвакуации из здания при пожаре и других событиях.
20 апреля, в рамках мероприятия «День защиты детей» в МАДОУ «Детский сад №147», проведена тренировочная эвакуация из здания.
После получения сообщения о пожаре с помощью воспитателей и младших воспитателей все воспитанники эвакуировались через запасные выходы, согласно плану эвакуации на заранее определенное место сбора. Перед тем как выйти из помещения, сотрудники закрывали все двери и окна, выключали свет, компьютеры и другие ТСО.
Последними из здания учреждения вышли ответственные по этажам, предварительно убедившись, что в здании никого не осталось. В результате организованных действий сотрудников, учебная эвакуация прошла успешно.
По итогам эвакуации проведен анализ действии сотрудников. Практика показала, что во время эвакуации все дети умеют правильно себя вести: не пугаются пожарной сигнализации, внимательно слушают взрослых, не наводят панику. В результате учебной эвакуации дети получили массу положительных эмоций и навык эвакуации из здания. -
Икеайлык дәвам итә 17.04.2017
Балалар бакчасында санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Бүген бакча хезмәткәрләре һәм әти-әниләр уен мәйданчыкларын кипкән яфраклардан чистарттылар.
-
Чәчәкләр үстерәбез 14.04.2017
Кечкенәләр төркем балалары март аеннан башлап чәчәк үсентеләре үрчетә башладылар. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә башта чәчәк орлыкларын утырттылар, аларга сулар сиптеләр, төпләрен йомшарттылар, бераз үсә төшкәч, күчереп утырттылар. Балалар һәркөн үзләре утырткан үсентеләрнең үсешен күзәтәләр. Беренче үсентеләр баш калкыткач, балаларның шатлыгына чик булмады. Алар эшләгән эшләренең нәтиҗәсен күреп, тагын да тырышып чәчәкләрне тәрбияли башладылар. Балалар инде хәзер түземсезлек белән көннәр җылытканын көтәләр, чөнки аларның чәчәкләрне тизрәк бакчага күчереп утыртасы һәм аларның чәчәк атканын күрәсе килә.
-
12 апрель-космонавтика көне 12.04.2017
12 нче апрель – космонавтиканың туган көне. Моннан 56 ел элек, дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрә. Шушы вакыйгадан соң бу көн Космонавтика көне итеп билгеләп үтелә.Тарих битләрендә Юрий Алексеевич Гагарин дөньядагы иң беренче космонавт булып язылып калды. Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка ашты...
Педагоглар балаларга космос турында сөйләделәр. Төсле китаплардан рәсемнәр карадылар. Сюжетлы-рольле уеннар оештырылды.
-
Молодцы!!! 10.04.2017
Ансамбль «Лейсан» стала лауреатом II степени в Международном фестивале-конкурсе детских, юношеских, молодежных, творческих коллективов и исполнителей творческого проекта «Улыбнись Россия» в номинации «Детский танец».