• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МУ «Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образования ИК МО "Город Казань" по Кировскому и Московскому районам»

Визитная карточка

Адрес: 420095, г.Казань, ул. Восстания,82
Телефон:
E-Mail: Kirmos.Umsimo@tatar.ru, kirov-imc@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: УМС ИМО УО ИКМО г. Казани по Кировскому и Московскому районам
Руководитель: Голованова Мария Вячеславовна
У нас учат: 13 методистов

Новости УМС ИМО по Кировскому и Московскому районам г.Казани"

Юбилей Татарской гимназии №4 Кировского района

Опубликовано: 16.12.2011

Гөлфия Мансур кызы Габдрахманова,

4 нче гимназиянең милли эшләр буенча директор урынбасары,

Фәридә Шәйхи кызы Әхмәтҗанова,

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,

Ләйсән Зөфәр кызы Гайнетдинова,

оештыручы педагог

 

Моңлы көй яңгырый. Гимназия бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, чәчәкләр.

Татарстан Республикасы Гимны яңгырый. Укучылар, кунаклар торып басалар.

 

А.Б.    Гимназиям! матур тарихың бар,

           Шәкертләрең синең җитәрлек.

           Арасында шундый зур шәхесләр,

           Дан казанган, исең китәрлек.

 

         Җиз кыңгырау моңы җыйды безне,

         Таныш чыңы һаман колакта.

         Бер мизгелгә вакыт туктап торчы,

         Без кайттык бит тагын яшь чакка...

 

А.Б. Хәерле көн! Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, укучылар. Бүген безнең гимназиябездә зур бәйрәм. Ләкин гади генә бәйрәм түгел! Бүген 4 нче гимназиянең 20 еллык юбилей көне. Уйлап карасаң, 20 ел гомер сизелми дә үтеп киткән, шушы вакыт эчендә күпме укучыларына дөрес юнәлеш биреп олы юлга озаткан, күпме шәхес тәрбияләгән безнең гимназиябез. Әлбәттә моңа безнең укытучыларыбыз күп көч куйган.

 

         А.Б. Хәзер сүзне гимназиябез сулышына җан өрүче, безне тату бер коллектив итеп иҗади эшләргә этәрүче  директорыбыз – Вахитова Илхания Абзаловнага бирәбез. (Гимназия директоры чыгышы).

         А.Б. Сезнең алдыгызда “Татар моңы” лауреаты, Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль лауреаты Азат Фазлыев җырлый.

А.Б. Кадерле дуслар! Безгә килгән кунаклар белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез!

1.                Вакыйф Нуриев, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары.

4.                Хөсәинов Хәмзә Бәдретдин, “Мәгърифәт” газетасының баш мөхәррир урынбасары.

7.                Киров һәм Мәскәү районы мәктәпләренең директор урынбасарлары.

 

А.Б. Бәйрәм рухы гимназиябездә бүген иртәдән үк хөкем сөрә. Иртәнге Линейка вакытында безнең беренче сыйныф укучыларын Гимназистларга багышлау тантанасы узды, Ренат Харисның “Умырзая” әсәре буенча ачык дәрес һәм Р.Харис музее буенча экскурсияләр алып барылды.

А.Б. Бүген гимназиябезнең 20 еллыгын бәйрәм итү белән беррәттән Ренат Харис елына йомгак ясыйбыз.

А.Б. Ренат Харисның кем икәнлеге барыгызга да мәгълүмдер..

А.Б. Ул – Татарстанның халык шагыйре...

А.Б. ТР символикасын иҗат итүчеләрнең берсе...

А.Б. Татар, рус, инглиз, белорус, башкорт, чуваш телләрендә чыккан кырыктан артык китап авторы...

А.Б. Тәнкыйтьче, җәмәгать эшлеклесе, рәссам, Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты, Рәсүл Гамзатов исемендәге әдәби премия лауреаты, Башкортстан язучылар берлегенең Ф.Кәрим исемендәге премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның  атказанган эшлеклесе, Каракалпакстанның, Чуваш республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

А.Б. “Татарстан символлары”, “Матур өй”, “Сабантуй”, “Җырчы”, китапларының авторы...

А.Б. Ул –татар ораториясенең беренче либретто авторы...

А.Б. Бер сүз белән әйткәндә, Ренат абый – татар әдәбияты хәзинәсенең бер зур өлеше. Ул быел үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан Республикада гына түгел, безнең гимназиябездә дә чаралар уздырылды. Алар – Ренат Харисның юбилеена багышланган бәйрәм концерты, укучылар белән конференция, очрашулар. Шулай ук, гимназиядә урнашкан Р.Харис музее баетылды.

Номер____________________________

А.Б. Ә хәзер гимназиябезнең үсеш юлы буенча үткәннәргә кыскача экскурсия ясап китик.

4 нче татар гимназиясе  1991 елда Димитрова урамы 17 йортта 330 укучысы белән гимназиянең беренче директоры Гомәр Лотфуллович Хайруллин җитәкчелегендә үзенең укыту-тәрбия эшен башлап жибәрә. Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан 2005 нче елда Димитрова урамы Советлар Союзы герое Б.В.Шульгин исемен йөртә башлый. 2007 нче елда гимназия 1971 елда ачылган 73нче мәктәп белән берләшә һәм Чкалов урамы 8 нче йортка күчә. Шул көннән бирле без бер коллектив, тату гаилә булып эшләп киләбез. Безнең уңышларыбыз артты, коллективыбыз зурайды. Безнең арада Ренат Харис, Кирам Сатиев, Әлфия Айдарская, Хәлил абый Мәхмүтов, Азат һәм Алсу Фазлыевлар кебек танылган шәхесләр эшли.

А.Б. 4 нче гимназия төрле үсеш юнәлешләрен үтә:

Бүгенге көндә гимназиябез сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү буенча Россиянең көмеш дәрәҗәсенә лаек булды. Гимназиядә: Экология, математика, икътисад, инглиз, татар телләре тирәнтен өйрәнелә. Без шулай ук, вузлар белән дә  тыгыз элемтәдә торабыз. Бу – Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты. Гимназиянең фәнни җитәкчесе: профессор И.Т.Гайсин, аның җитәкчелегендә гимназиядә ел саен  экология өлкәсендә фәнни-гамәли конференцияләр үтә. Алар ярдәмендә безнең укучылар ел саен экология өлкәсендә Лобачевский, Каюм Насыйри исемендәге фәнни конференцияләрдә алдынгы урыннар яулыйлар.

А.Б. Сәләтле балалар белән эшләү буенча махсус программа булдырылган, ә иң- иңнәре төрле премияләр белән бүләкләнә.

 

2002 елда гимназиядә ике төрле премия булдырылды: Алар

1) Татар дәүләт гуманитар-педагогия университеты профессоры И.Т.Гайсин премиясе: ул премиягә география, экология өлкәләрендә зур уңышларга ирешүче укучылар лаек була.

2) татар композиторы, җырчы Сара апа Садыйкова премиясе. Ул премияне Сара Садыйкованың кызы  Әльфия Айдарская музыка өлкәсендә зур сәләткә ия булган укучыга тапшыра.

Нигезләмә буенча бу премияләр уку елы азагында25 майда соңгы кыңгырау бәйрәмендә бирелә.

А.Б. Ә 2003 елда – татар халык шагыйре, Ринат Харис премиясе булдырылды.

Ул премия 3 номинация буенча бирелә:

– “Яшь рәссам”,

– “Бәллүр каләм”.

– “Яшь музыкант”

Нигезләмә буенча бу премия “Гимназия көнен” билгеләп үткәндә бирелә.

Премияне Ринат Магсумович Харисов үзе тапшыра.

Әйтеп үтәргә кирәк, Ринат абый Харис премиясенә лаек булган укучыларның саны елдан ел арта.

А.Б. 2004 нче елда гимназиягә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының эксперименты кертелде: бу профилле класслар ачу. Бүген гимназия социаль-экономик профильдә белем бирүче мәктәпләрнең берсе.

         А.Б. 2004 нче елда тагын бер тантаналы вакыйга булды. Гимназиядә С.Садыйкова музее ачылды һәм Сара Садыйкова исемендәге яшь башкаручыларның I ачык төбәкара фестиваленә нигез салынды. Әлеге фестиваль гимназиябез тарафыннан инде 6 нчы тапкыр үткәрелеп, халыкара дәрәҗәсенә күтәрелде.

         А.Б. 2007 елда – Советлар Союзы Герое Борис Шульгин музее эшен башлап җибәрде...

Гимназия коллективы төрле оешмалар, сәнгать, спорт учрежденияләре, язучылар, композиторлар белән дә тыгыз элемтәдә тора. Шуларның нәтиҗәсе булып, 2009 елдан гимназиядә тагын бер музейга нигез салына. Ул – яраткан шагыйребез – Ринат Харис музее.

2010 елдан гимназиябездә Россия федераль дәүләт максатчан программасы кысаларында “Күпмәдәниятле белем бирү” эксперименталь проекты эшләп килә.

А.Б. 2011елда 1 нче сыйныфларны Яңа стандарт буенча укыту кертелде.

Бүгенге көндә гимназия сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү буенча Россиянең көмеш дәрәҗәсенә лаек булды. ЮНЕСКО планы нигезендә уздырылган “Красивая школа” конкурсы лауреаты, Татарстанның “Лучшие школы Татарстана” конкурсының – “Школа мира” номинациясе җиңүчесе, К.Насыйри премиясе лауреаты, “Озын тәнәфес – 2010”, “Иң яхшы ашханә” бәйгеләре җиңүчесе. Гомумән, безнең гимназия – башкаларга үрнәк булырлык мохите булган гимназияләрнең берсе ул.

А.Б. Әйе, 4 нче гимназиянең 20 ел буена ирешелгән уңышлары, яулаган үрләре бик күп. Ләкин без әле моның белән генә тукталмыйбыз, 20 яшь – ул бит күчеш чоры, яшьлек кенә. Шулай булгач, безнең дә әле барысы да алда.

Номер________________________________________________________ 

А.Б. Ә хәзер иң тантаналы мизгелләргә якынлаштык. Бу – музыка, әдәбият өлкәсендә сәләтле укучыларга Ренат абый Харис премиясен тапшыру тантанасы. Бу бәхетле лауреатлар кемнәр икән...

         А.Б. 9 нчы сыйныф укучысы, төрле чараларда актив кавтнашучы, гимназиянең балалар оешмасы әгъзасы Галәветдинов Мансур; 10 сыйныф укучысы, “Гимназия тукталышы” газетасының актив хәбәрчесе, активист, шулай ук гимназиянең балалар оешмасы әгъзасы, алдынгы укучы Ганиева Алсу Ренат Харисның “Бәллүр каләм” номинацияләренә лаек булдылар.

         А.Б. “Яшь музыкант” номинациясенә лаек булган укучыбыз – 2 нче сыйныф укучысы, гимназия чараларында актив катнашучы, С.Садыйкова исемендәге конкурс лауреаты, безнең яшь музыкантыбыз Баһапова Алия.

         А.Б. Инде әйткәнебезчә бүген бездә кунакта Ренат Мәгъсумович үзе. Ренат абый сүзне сезгә бирәбез. (Р.Харис чыгышы. Ренат Харис Дипломнар, премияләр тапшыр.

         Лауреатлар чыгышы

         НОМЕР __________________________________

 

А.Б. Премия лауреатларын тагын бер кат чын күңелебездән тәбрик итәбез.

Бүген безнең 1 нче сыйныф укучыларының да онытылмаслык, зур бәйрәм көне. Алар бүгеннән чын Гимназист булдылар. Иртәнге линейка вакытында алар гимназист исеменә тап төшермичә, яхшы укучы булырга ант иттеләр. Без аларны шушы матур бәйрәмнәре белән тагын бер тапкыр чын күңелебездән котлыйбыз.

Көтә сезне яңа дөнья,

Олы тормыш сукмагы.

Авырлыклар чыкса әгәр,

Бернидән курыкмагыз.

Гыйлем туплау җиңел түгел,

Һаман алга барыгыз.

Ни очраса да юлыгызда,

Кеше булып калыгыз!

Ә хәзер әйдәгез, нәни гимназистларыбызны сәхнәгә чакырабыз.

(1 нче сыйныф укучылары чыгышы)

Бүгенге көн безнең истә

Якты нур булып калыр,

Беренче сыйныфлар өчен

Зур бәйрәм көне бүген.

Кичә әле барыбыз да

Гади укучы идек,

Шушы минутлардан башлап

Без булабыз “гимназист”.

Бу исемне аклар өчен

Бик тырышырга кирәк,

Яхшы укып, ипле булу

Безнең алдагы бурыч.

Сезне ышандырыр өчен

Барыбыз сезнең алда

Сүз бирәбез, ант итәбез

Дүрткә, бишкә укырга!

 

         А.Б. Рәхмәт сезгә нәни дусларыбыз!

         А.Б. Бәйрәмебез дәвам итә. Тәбрикләү өчен сүзне кунакларга бирәбез....

А.Б. Сүз ата-аналар комитеты рәисе, әдәпле, сәләтле, бөтен яктан да үрнәк бала тәрбияләүче Мөбәрәкшина Розалия Салимҗановнага бирелә.

         А.Б. Традицион рәвештә без ел саен Гимназия көнен билгеләп үткәндә – узган елның нәтиҗәләре буенча йомгак ясап үтәбез. Хәзер Гимназиянең исемен шәһәребезнең, Россиянең төрле төбәкләренә таныткан укытучыларга рәхмәт хатларын тапшырырга рөхсәт итегез: (Директорга сүз бирелә).

А.Б. Татарларның бар үз дине, үз сүзе 

Колгалиләр белән калыккан

Татар гимназиясенең нигезе

Гасырлардан килә...

Халыктан.

А.Б. Хәзер сезнең хозурыгызга гимназия укучылары әзерләгән концерт программасын тәгъдим итәбез.

Бәйрәм концерты

А.Б. Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Тик зур бәйрәм булсын сезнең хәрчак күңелегездә

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын

Шәфкатьле бул, бер кем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Бу бәйрәмнәр килсен бәхет алып

Бу бәйрәмнәр килсен елмаеп.

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,

Яшәмәгез дуслар, моңаеп.

А.Б. Бик зур рәхмәт безнең бәйрәмебезгә килгән өчен, анда катнашкан өчен! Сау булыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр!..



К списку новостей