МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Галиуллина Алия Салихзяновна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 38 учащихся и 5 воспитанников/ 38 укучы һәм 5 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Лагерьнең 11 нче көне 11.06.2022
Бүгенге көн "Без гадел тормыш яклы!" темасы астында үтте. Җәмгыятебездә коррупция, ул китергән зыян, аннан котылу юллары турында балалар белән әңгәмә оештырылды. Балалар тематик рәсемнәр ясадылар, мультфильм карадылар.
-
Лагерьнең 9 нчы көне 09.06.2022
Бүген укучылар белән, район үзәге- Олы Кайбыч авылында урнашкан янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә бардык. Экскурсия барышында янгын сүндерүчеләре янгын вакытында кулланыла торган төрле җайланмалар турында сөйләделәр, кулланып күрсәттеләр, балаларга да эшләп карарга рөхсәт иттеләр. Экскурсия балаларга бик кызыклы булды. Шушы экскурсиядән соң аларның янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерергә теләкләре уянды.
-
6 июня- День русского языка 06.06.2022
Сегодня 6-й день в пришкольном лагере "Чишмэкэй". Тема этого дня- "День русского языка". В этот день, для детей организовали конкурс на лучшее чтение стихотворения на русском языке. Так же инсценировали любимые сказки А.С.Пушкина- "Сказка о мёртвой царевне и 7 богатырях", "Сказка о рыбаке и рыбке".
-
"Чишмәкәй" лагере ачылды 01.06.2022
Бүген бездә "Чишмәкәй" җәйге сәламәтләндерү лагере ачылды. Әлеге лагерьда 13 бала ял итә, үзләренең сәламәтлекләрен арттыра. Бүген балаларны кабул иттек, аларны 2 командага бүлдек. Бүгенге көн, 1 июнь- "Балаларны Халыкара яклау көне" нә багышланган иде. Шул уңайдан асфальтта рәсемнәр конкурсы оештырдык, укучылар белән халкыбызның милли уеннарын уйнадык.
-
"Соңгы кыңгырау- 2022" 24.05.2022
Бүген илебезнең барлык мәктәпләрендә уку елын тәмамлау билгесе буларак соңгы кыңгырау чыңлады. 2021-2022 нче уку елында безнең мәктәпне 2 кыз һәм 2 егет тәмамлый. Соңгы кыңгырау бәйрәмендә Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Заһидуллина Э.Х., район мәгариф бүлеге методисты Гарифуллина Э.Т., ветеран укытучылар, лаеклы ялдагы мәктәп һәм балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты. Алар барысы да укучыларны уку елын уңышлы тәмамлаулары, ә 9 нчы сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау көне белән котладылар. Чарада ел дәвамында төрледән-төрле конкурсларда мәктәп данын, район данын яклап катнашучы укучыларны бүләкләү тантанасы да булды.
Сегодня во всех школах страны в знак завершения учебного года прозвенел последний звонок. В празднике Последнего звонка приняли участие Первый заместитель руководителя Исполнительного комитета Кайбицкого муниципального района Загидуллина Э.Х., методист районного отдела образования Гарифуллина Э.Т., учителя-ветераны, родители. Все они поздравили учащихся с успешным завершением учебного года, а учащихся 9-х классов окончанием школы. На мероприятии также состоялась церемония награждения учащихся, которые в течение года защищали честь школы и района в различных конкурсах
-
"Урок Победы" 17.05.2022
С 11 по 16 мая во всех классах прошел единый Всероссийский урок Победы в рамках Всероссийской акции "Сад памяти". Цель этого урока – формирование патриотизма на примере героического подвига народов России в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг..
11-16 май көннәрендә барлык сыйныфларда "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында оештырылган Россиякүләм "Җиңү дәресе" үтте.
-
Встреча с фельдшером 11.05.2022
С 25-30 апреля 2022 года прошла Единая неделя иммунизации. Основная цель ЕНИ - 2022 - повышение уровня знаний населения о важности иммунизации в предупреждении инфекционных заболеваний. В рамках ЕНИ в школе состоялась встреча с фельдшером села Сафиной Л.Х. Она поставила в этот день учащимся пробу препаратом Дискинтест, с целью индивидуальной диагностики туберкулезной инфекции. Общалась с учащимися 5-9 классов, рассказала о необходимости вакцинации- эффективного инструмента сохранения здоровья людей всех возрастов. Так же объяснила учащимся, какие им обязательные прививки поставлены на данный возраст, от каких заболеваний и какие ещё предстоит сделать.
-
Бөек Җиңүгә 77 ел! 07.05.2022
Бүген безнең Иске Чәчкаб авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган чара үтте. Мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы, Муса Җәлил исемендәге отрядның яшь армиячеләре катнашында узган әлеге чараны карарга укучыларның әти-әниләре, авылыбыз халкы, кайткан кунаклар килгән иде. Алар барысы да "Үлемсез полк" акциясенә кушылып мәктәп яныннан бәйрәм чарасы узасы һәйкәлгә кадәр парадта атлады. Бәйрәмебездә Бөек Ватан сугышы ветераны, авылыбыз горурлыгы - Зиннәтулла Әүхәдулла улы Загидуллин да катнашты. Бәйрәм чарасында укучыларның сугыш чорының авырлыгы турындагы, шулай ук җиңүгә багышланган шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Башлангыч сыйныф укучылары исә, үзләренең бабаларының сугышта үткән юлы турында таныштырдылар.
-
Шигырь бәйрәме уздырдык 28.04.2022
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, бүген мәктәптә шигырь бәйрәме узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бәйрәм чарасы шагыйрьнең "Туган тел" шигыренә иҗат ителгән җырны күмәк башкару белән тәмамланды.
Сегодня в школе прошел праздник поэзии в честь Дня рождения великого поэта Габдуллы Тукая. Ученики рассказали стихи поэта наизусть, инсценировали его сказки. Завершилось праздничное мероприятие коллективным исполнением песни поэта на стихотворение "Туган тел".
-
Годовщина катастрофы на Чернобыльской АЭС 26.04.2022
26 апрель - илебез тарихында үзенең куркыныч эзен калдырган көн. Бу көнне, 1986 нчы елда Чернобыль атом электр станциясендә шартлау була. Әлеге фаҗигадә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан, мәктәптә 18- 23 апрель көннәрендә төрле чаралар узды. Укучылар "Чернобыльдәге авария, аның зыяны" дигән темага рәсемнәр ясадылар, әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Сыйныфларда "Дөньяны тетрәткән 20 секунд" дигән темага бердәм мәгълүмат сәгате оештырылды, тормыш иминлеге дәресләре кысаларында хәтер дәресләре уздырылды.
26 апреля в 1986 году, произошел взрыв на Чернобыльской атомной электростанции. В честь Дня памяти погибших в этой трагедии в школе с 18 по 23 апреля прошли различные мероприятия. Учащиеся нарисовали рисунки на тему" Авария на Чернобыльской АЭС, ее последствия". В классах был организован единый информационный час на тему "20 секунд, которые потрясли мир", в рамках уроков ОБЖ проводились уроки памяти.