МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Годовщина катастрофы на Чернобыльской АЭС
26.04.2022
26 апрель - илебез тарихында үзенең куркыныч эзен калдырган көн. Бу көнне, 1986 нчы елда Чернобыль атом электр станциясендә шартлау була. Әлеге фаҗигадә һәлак булганнарны искә алу көне уңаеннан, мәктәптә 18- 23 апрель көннәрендә төрле чаралар узды. Укучылар "Чернобыльдәге авария, аның зыяны" дигән темага рәсемнәр ясадылар, әлеге рәсемнәрдән күргәзмә оештырылды. Сыйныфларда "Дөньяны тетрәткән 20 секунд" дигән темага бердәм мәгълүмат сәгате оештырылды, тормыш иминлеге дәресләре кысаларында хәтер дәресләре уздырылды.
26 апреля в 1986 году, произошел взрыв на Чернобыльской атомной электростанции. В честь Дня памяти погибших в этой трагедии в школе с 18 по 23 апреля прошли различные мероприятия. Учащиеся нарисовали рисунки на тему" Авария на Чернобыльской АЭС, ее последствия". В классах был организован единый информационный час на тему "20 секунд, которые потрясли мир", в рамках уроков ОБЖ проводились уроки памяти.
-
Имин тәгәрмәч бәйгесе
26.04.2022
Бүген укучыларыбыз Россиякүләм "Имин тәгәрмәч" бәйгесенең район этабында чыгыш ясадылар. Бәйгенең максаты- балалар катнашында юл- транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү. Әлеге конкурста команда уңышка ирешә алмаса да, барлык станцияләр буенча шәхси беренчелектә Илназ Галиуллин 1 нче урын яулады һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Агитбригада станциясендә исә команда уңышлы чыгыш ясап, 2 нче урын яулады. Афәрин укучылар!
Сегодня нааш команда выступила на районном этапе Всероссийского конкурса "Безопасное колесо". Цель конкурса - профилактика дорожно-транспортных происшествий с участием детей, воспитание подрастающего поколения, знающего правила дорожного движения, выявление сильнейших команд, учащихся, привлечение их к спорту, здоровому образу жизни. В личном первенстве по всем станциям Ильназ Галиуллин занял 1-е место и получил ценный подарок. На станции "Агитбригада" команда выступила успешно и заняла 2-е место.
-
Тукай туган көн бүген!
26.04.2022
Бүген, 26 нчы апрель - татар халыкының бөек улы Габдулла Тукайның туган көне! Район мәдәният йортында туган тел көненә һәм шагыйрьнең тууына 136 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтте. Галия Кайбицкая исемендәге музей хезмәткәрләре оештырган әлеге тантанада 2 нче сыйныф укучылары Сиринә Фәхретдинова белән Ибраһим Шаһиев "Туган телем- татар теле" җыры белән чыгыш ясадылар.
Сегодня, 26 апреля - День рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая! В районном доме культуры прошел литературно-музыкальный вечер, посвященный Дню родного языка и 136-летию со дня рождения поэта. На мероприятии, организованном сотрудниками музея имени Галии Кайбицкой, учащиеся 2 класса Сирина Фахрутдинова и Ибрагим Шагиев выступили с песней "Туган телем- татар теле".
-
Экологик акциягә кушылдык
23.04.2022
Бүген мәктәп Россиякүләм экологик акциягә кушылды. Укучылар, укытучылар көче белән мәктәп территориясен чүп- чардан арындырдык. Сегодня школа присоединилась к Всероссийской экологической акции. Силами учащихся и учителей территорию школы очистили от мусора.
-
Тукай әкиятләре рәсемнәрдә
20.04.2022
Мәктәпкәчә балалар төркеменә йөрүче балалар бүген, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкиятенең рәсемен ясадылар. Тукайның туган көне уңаеннан оештырылган атналыкта балалар һәр көнне шагыйрь иҗатын өйрәнәләр.
Сегодня дети дошкольной группы нарисовали иллюстрацию к сказке "Шурале" великого поэта Габдуллы Тукая. На декаде, посвященном дню рождения Габдуллы Тукая, дети каждый день изучают творчество поэта.
-
Нәзиләнең зур җиңүе!
20.04.2022
7 нче сыйныф укучысы, Муса Җәлил исемендәге отрядның яшь армиячесе, Нәзилә Гирфанова "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә I нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Бүген ул Казан шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашып, үзенә лаеклы бүләкне алып кайтты. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы язучылар берлеге оештырган әлеге зур бәйгедәге җиңүе белән, Нәзиләне чын күңелдән котлыйбыз. Афәрин, Нәзилә!
Ученица 7 класса, юнармеец отряда имени Мусы Джалиля, Назиля Гирфанова награждена Дипломом I степени на Всероссийском конкурсе юных писателей "Илһам". Сегодня она принял участие в торжественной церемонии награждения победителей в г. Казань. Поздравляем Назилю и желаем ей новых творческих побед!
-
Смотр строя и песни
14.04.2022
Юнармейцы отряда имени героя Советского союза Мусы Джалиля приняли участие в муниципальном смотре-конкурсе строя и песни, посвященном 77-годовщине Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945 годов.
-
"Безопасность в сети Интернет"
25.03.2022
Сегодня, 25 марта 2022 года, в школе состоялись тематические уроки "Безопасность в сети Интернет" в рамках года цифровизации и республиканской программы "Урок цифры". Для учащихся 6-8 классов "Урок цифры" провела учитель информатики Э.Р. Гильманова. Во второй части урока учащиеся решали задания на онлайн - тренажере на тему "Квантовый мир: как устроен квантовый компьютер".
-
Психологический десант
21.03.2022
Бүген мәктәптә, Кайбыч муниципаль районының психолого- педагогик хезмәте психологы Скворцова Елена Николаевна укучылар белән эшләде. Иң элек ул, 9 нчы сыйныф укукчылары белән "ТДИ на әзерләнү" дигән темага әңгәмә уздырды, аннан соң мәктәп эчендә тәртип бозулар буенча хисапта торучы һәм риск төркеменә керүче укучыларга тренинглар уздырды.
Сегодня в школе работала психолог Скворцова Елена Николаевна из психолого - педагогической службы Кайбицкого муниципального района. Она провела беседу с учащимися 9 класса на тему "Подготовка к ОГЭ". Так же работала с учениками состоящими на ВШУ и в группе риска.
-
"Созвездие.Йолдызлык" нәтиҗәләре
18.03.2022
Бүген район мәдәният йортында 22 нче "Созвездие. Йолдызлык" Республикакүләм ачык телевизион эстрада фестиваленең муниципаль этабы узды. Әлеге фестивальдә безнең мәктәп укучылары ел саен теләп катнашалар, Республика этабында призлы урыннар яулыйлар. Быелгы ел да укучыларыбызга уңышлар алып килер дип ышанабыз. Фестивальдә катнашучылардан зона турына "Вокаль ансамбль" номинациясендә Ралинә Әдиятуллина- Ясминә Кәлимуллина дуэты, "Конферанс" номинациясендә Илсинә Сафина -Илназ Галиуллин дуэтлары узды. Әлеге укучыларыбызга, 27 нче март көнендә Чүпрәле районында узачак фестивальнең зона турында урыннар яулап Суперфиналга узуларын теләп калабыз! Уңышлар сезгә укучылар!
Вот и закончился муниципальный этап 22 -го Республиканского открытыго телевизионного эстрадного фестиваля "Созвездие.Йолдызлык- 2022". Каждый год наши ученики с огромным желанием участвуют и завоевывают призовые места в зональных и Республиканском этапе фестиваля. В этом году на зональном этапе фестиваля, который пройдет 26-27 марта в Дрожжановском районе будут участвовать вокальный дуэт Ралина Адиятуллина- Ясмина Калимуллина, а в номинации "Конферанс" дуэт Ильсина Сафина - Ильназ Галиуллин. Желаем удачи нашим ученикам!