Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 87 учащихся / укучы |
У нас учат: | 16 учителей / укытучы |
Новости
Ватанны саклаучылар көне (2 өлеш)
Опубликовано: 24.02.2012
Февральнең 24е кич белән “Бала тәрбияләүдә аталарның роле” темасына Әтиләр конференциясе булды.
Программада:
1. Ата кешенең вазыйфалары – ата-аналар комитеты рәисе Сабиров Ибраһим Фәһим улының чыгышы. Ул чыгышында аталарның бала тәрбияләүдәге бурычларын дин күзлегеннән дә чыгып аңлатты.
2. Гаиләдә ата кеше. Ул нинди булырга тиеш? – Кайбыч социаль яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Сафина Нурия Салих кызының чыгышы.
Ул гаилә кодексының законнары белән таныштырды, әтиләрнең бурычларына тукталды. Әтиләр чыгышларны кызыксынып тыңладылар. Сафина Н.С. га төрле сораулар бирделәр.
3. Әтиләрне котлап бәйрәм концерты
4. Әтиләр арасында уен-ярыш.
Конференция бик җанлы үтте. Коференцияне мәктәп директоры Насретдинов Илсур Ризатдин улы алып барды. Концертны һәм уен –ярышны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сабирова Гөлшаһидә Харис кызы оештырды. Концерт номерларын музыка укытучысы Кадыйрова Айгөл Сәлимулла кызы хәзерләде.
Конкурста әтиләр үзләрен төрле яктан күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, кызыклы сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, противогаз киделәр, конфет ашауда уярыштылар һәм башка конкурсларда катнаштылар. Ярышта әтиләргә төрле номинацияләр буенча грамоталар тапшырылды. Ярыш бик күңелле булды. Залда көлү тавышлары тынып тормады.
К списку новостей