• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31
Телефон: +7(843)-703-26-35
E-Mail: sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кушманская ООШ"
Руководитель: Гафарова Равиля Рахимулловна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 87 учащихся / укучы
У нас учат: 16 учителей / укытучы

Новости

Толерантлык-тынычлыкка юл

Опубликовано: 21.11.2015

Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Толерантлык дәресләре”н уздыру буенча отчёт

19нчы октябрь көнне 2нче сыйныфта “Нәрсә ул толерантлык?” темасына тәрбия сәгате үткәрелде. Укучыларга толерантлык термины аңлатылды. Төрле тормыш ситуацияләрендә балаларның үзләрен ничек тотачаклары турында фикерләре тыңланды. Толерантлык сүзе укучыларга ихтирам, дуслык, аңлашу, мәрхәмәтлелек, түземлелек хисләре белән бәйләп аңлатылды. Балаларга дөньяда һәркемнең кирәк булуы, дус-тату яшәүнең тыныч тормыш итүебез өчен мөһим шарт булуы аңлатылды.

 

Тәрбия дәресе            5 сыйныф

Тема: Нәрсә ул толерантлык

Максат: укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру, толераннтлы һәм интолерантлы шәхес , үзләрен һәм башка кешеләрне танырга өйрәтү.

Нәтиҗә ясау:

Төркемдә эшләү.

Беренче төркем толерант шәхесне  икенче төркем интолерант шәхеснең күрсәткечләрен язарбыз.

Толерант

Интолерант

Башка кеше фикерен хөрмәт итү.

Яхшылык.

Бергәләп нәрсә булса да эшләргә омтылу.

Аңлау һәм кабул итү.

Төгәллек.

Ышанычлылык һәм гуманлык.

Аңламау.

Эгоистлык.

Сабырсызлык. Түземсезлек.

Кызып китүчән.

Битараф.

Агрессив.

Ихтирамсыз.

6 нчы сыйныф   Толерант кеше булу җиңелме?

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү.

Максат: укучыларда намуслылык, дөреслек, гадилек һәм тыйнаклык сыйфатлары тәрбияләү; кешеләрне хөрмәт итәргә өйрәтү.

1.      Намуслы кеше ул…

2.      Үзеңдә намуслылык тәрбияләү өченҮзеңдә намуслылык тәрбияләү өчен…

3.      Нәрсә соң ул дөреслек?

4.      Кешеләр үзләрендә дөреслек сыйфатын тәрбияләү өчен…

5.      Тыйнаклык һәм гадилек…

6.      Кешеләрне хөрмәт итәргә

7 нче сыйныфта 17 нче ноябрь көнне “Толерантлык булганда гына тынычлык була” дигән  темага тәрбия сәгате булды. Тәрбия сәгате түбәндәге максатларны күздә тотып үткәрелде:

1.      Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. 

2.       Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.

Тәрбия дәресендә кызлар һәм малайлар дуслыгы, егет-кызлар арасындагы дуслык, милләтләр дуслыгы, дәүләтләр дуслыгы әңгәмә үткәрелде

19 нчы ноябрь көнне 8 нче сыйныфта "Татарстанда толерантлылык" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Дәрестә презентация күрсәтелде.
 Дәрестә укучылар 16 нчы ноябрь - халыкара толерантлык көне итеп билгеләнүен, толерантлык билгеләмәсен, Президентыбыз Р.Н.Миннихановның толерантлыкка карашын  белделәр. Шулай ук толерант шәхес белән интолерант шәхеснең бер-берсеннән  ничек аерылуына да җавап эзләп таптылар. Толерантлыкка карата әсәрләрдән өзекләр укылды, анализланды. Толерантлык кагыйдәләре белән дә таныштык, әлеге кагыйдәләрне үзләштерүне үзебезгә максат итеп куйдык. Дәрес ахырында, безнең сыйныф - ул кечкенә гаилә, гаиләбездә
һәрвакытта да гаделлек, дөреслек, бер-береңне аңлау хәкимлек итсен, беркайчанда орыш, талаш килеп чыкмасын дигән теләктә калдык.

 

9 нчы сыйныфта 18 ноябрь көнендә "Толерантлык - тынычлыкка юл" дип исемләнгән тема астында тәрбия сәгате - әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты: укучыларны толерантлык төшенчәсе белән таныштыру, толерантлы һәм интолерантлы шәхесләрнең үзенчәлекләрен ачыклау, үзара дус мөнәсәбәттә булырга өндәү, үз халкыңа һәм башка милләтләргә карата хөрмәт хисен тәрбияләү. Әңгәмә барышында укучылар белән илебез һәм дөнья күләмендә төрле халыклар арасында барган ситуацияләргә бәяләмә бирелде, килеп чыккан низагларның сәбәбе һәм мөмкин булган чишү юллары турында сөйләшенде. Сөйләшү дәвамында толерантлык кагыйдәләре булдырылды. 



К списку новостей