• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31
Телефон: +7(843)-703-26-35
E-Mail: sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кушманская ООШ"
Руководитель: Гафарова Равиля Рахимулловна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 87 учащихся / укучы
У нас учат: 16 учителей / укытучы

Новости

Мәктәптә гаилә бәйрәме

Опубликовано: 07.03.2014

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

6 мартта мәктәптә гаилә-мәктәп мөнәсәбәтләрен ныгыту   максатыннан“Гаилә-серле мәктәп” исеме астында гаилә бәйрәме узды.

 Кичәнең беренче өлеше   әти-әниләргә мәдхия җырлап, балаларның чыгышы белән башланды.  Ә икенче өлештә исә 2 командага бүленгән  әти-әниләребезне кыңгырау дәресләргә чакырды. Алар татар теле, педагогика, сәнгать, технология, физкультура дәресләре иде.  Дәресләрдән арып чыккан  әти-әниләрне тәнәфесләрдә балалары  җырлап ял иттерде.Укытучылар һәм укучылар күрсәткән уйландырырлык педагогик ситуацияләрне анализлау бик кызыклы булды.  Технология дәресендә “кибеттән” әниләр алып кайткан ризыклар белән әтиләрнең  югалып калмыйча  табын хәзерләве барыбызны да шаккаттырды. Дәрес хәзерләү күренешен күрсәтеп әти-әниләр барыбызны да рәхәтләндереп  көлдерделәр дә, уйландырдылар да. Сәнгать дәресендә Африка һәм һинд халык биюләрен бик оста башкарган һәм дәресләрдәге башка бик күп биремнәрне югалып калмыйча үтәгән әти-әниләребез беребезне дә битараф калдырмады. Бәйрәм башлангыч сыйныф укытучылары һәм укучылары сәхнәләштергән “Өч кыз” әкияте белән тәмамланды.

Гаиләләребез нык булсын! Бу кичтәге якты теләкләребез тормышка ашсын!  



К списку новостей