Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
E-Mail: | sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
Год основания учреждения: | 1997 |
У нас учатся: | 87 учащихся / укучы |
У нас учат: | 16 учителей / укытучы |
Новости
"Мәктәбеңә ярдәм ит" республика акциясе старт алды.
Опубликовано: 31.07.2013
Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы “Мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясен игълан итте.
Бүген Россия һәм Татарстан казнасыннан мәктәпләргә миллионлаган акча бүлеп бирелсә дә, белем учаклары иганәче ярдәменә һәрчак мохтаж. Шул исәптән, 15 ел элек төзелгән Кошман төп белем бирү мәктәбе дә материаль –техник яктан яңартулар таләп итә. Мәктәбебезнең эчен генә түгел, әйләнә-тирәсен дә матурлыйсы, баетасы, уңайлы итәсе килә, чөнки анда балалар тәрбияләнә, алар матурлыкны күреп, саклап үссәләр, киләчәгебез дә матур булыр иде.
Әлеге акция ярдәмендә Сез дә үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту өчен, заманча шартлар булдыруда ярдәм күрсәтә һәм меценат буларак үзегез турында яхшы хатирәләр калдыра аласыз, чөнки Сезнең игелектән бөтен республика хәбәрдар булачак, акция кысаларында эш итүчеләрнең исемлеге ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәктәбебез сайтларында урын алачак һәм 1 сентябрьдә йомгак ясалачак.
Хөрмәтле авылдашларыбыз! Яңа уку елы башланырга бер ай гына калып бара. Вакыт табып, туган мәктәбегезнең хәлен белеп чыксагыз иде һәм кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәргә тырышсагыз иде. “Игелек кыл да суга сал, халык белер, халык белмәсә, балык белер”, диләр бит. Туган мәктәбегез бүген сезнең ярдәмгә бик тә мохтаҗ.
К списку новостей