• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31
Телефон: +7(843)-703-26-35
E-Mail: sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кушманская ООШ"
Руководитель: Гафарова Равиля Рахимулловна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 87 учащихся / укучы
У нас учат: 16 учителей / укытучы

Новости

Кошлар көне

Опубликовано: 01.01.2011

 

2011 нче елның 1 нче апрелендә Ә. Сәгыйди исемендәге  Кошман урта белем бирү мәктәбендә Кошлар көне узды. Бәйрәмдә балалар бакчасына йөрүчеләр дә чыгыш ясады. Чараны биология укытучысы Сабирова Г.Х., ә кошлар турында җырларны музыка укытучысы Кадыйрова А.С. хәзерләде.

Мероприятиегә хәзерлек 1 атна алдан башланды. Укучылар кош рәсемнәре һәм сыерчык оялары ясадылар. Бәйрәм  Максуд Сөндекленең “Тимәгез кошларга” шигыре һәм “Яз җитә ” җыры белән башланып китте. Мероприятие  түбәндәге тәртиптә узды.

1.      Укытучының Ел кошы һәм кошларның табигатьтәге һәм кешеләр тормышындагы әһәмияте турында әңгәмәсе.

2.      Тамашачылар белән кошлар турындагы табышмакларга җавап табу.

3.      Викторина (дәрес формасында). Викторинада 7 нче сыйныф укучылары катнашты. Дәрескә кыңгырау тавышы белән кертеделәр, шулай ук  дәрес тәмамлавын белдереп тә кыңгырау шалтырады. Һәр дөрес җавап өчен алар йолдыз алып бардылар. Иң күп йолдызны Ногманов Булат җыйды һәм 1 нче урынны яулады.  Һәр дәрестән соң тәнәфес игълан ителде. Тәнәфесләрдә кошлар турында җырлар  башкарылды.

4.      Бүләкләү:

-        Викторинада катнашучылар

-        Кош рәсеме конкурсында җиңүчеләр

-        Сыерчык оясы ясауда актив катнашучыларга  грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Грамоталарны һәм бүләкләрне биология укытучысы әзерләде. Бәйрәм  биология укытучысы Сабирова Г.Х. төзегән призентация белән алып барылды.



К списку новостей