• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31
Телефон: +7(843)-703-26-35
E-Mail: sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кушманская ООШ"
Руководитель: Гафарова Равиля Рахимулловна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 87 учащихся / укучы
У нас учат: 16 учителей / укытучы

Новости

Г.Тукайның тууына 125 ел

Опубликовано: 26.03.2011

 

Мәктәбебез класстан тыш чараларга, төрле бәйрәмнәргә бик бай. Билгеле бер вакыйганы без билгеләп үтәргә тырышабыз. Быел белүебезчә, яраткан шагыйребез Г.Тукайның 125 еллыгы билгеләп үтелә. Тукай арабыздан киткәнгә шактый еллар узса да, ул һәрчак безнең күңелләрдә, безнең белән. 14 марттан- 25 мартка кадәр мәктәбебездә Тукай атналыгы старт алды. Һәрбер класс актив катнашты. Старт сызыгын 1 класслар башлап җибәрделәр. Алар Г.Тукайның “Әйдә әле, акбай”- шигырен сәхнәләштерделәр. 2 сыйныфлар “ Апрель җитсә, исемеңне җырына куша тургай” кичәсен күрсәттеләр. 3 , 4 сыйныфлар Тукай әкиятләрен сәхнәләштерделәр. 6 сыйныфлар “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” әдәби- музыкаль  кичә тәкъдим иттеләр. 7 сыйныфларга килгәндә алар шулай ук “Без Тукайлы халык” дигән әдәби- музыкаль монтаж , 8 ләр КВН, 9 сыйныфлар “Тамчы шоу” үткәрделәр. 10 нар “Пар ат” исеме астында җыр һәм шигырь кичәсе тәкъдим иттеләр. 11ләр “Көчсез буын” уенын тәкъдим итте. Һәм финиш сызыгын 5 сыйныфлар “Су анасы” әкиятен сәхнәләштереп бетерделәр. Бөтен кеше дә уңай тәэсирдә калды. Тукай атналыгы “Тукай- безнең рәсемнәрдә” исеме астында укучылар иҗат иткән рәсем конкурсы белән дәвам итә.

Мәктәбезнең төрле чараларда катнашуы район тарафыннан да игътибарсыз калмый. Тукайның 125 еллыгына багышланган район күләмендәге викторина конкурсында 5 сыйныф укучысы Гарифуллина Чулпан җиңү яулады һәм дипломга лаек булды. Шулай ук районда тимурчы отрядлары арасындагы конкурста , мәктәбебезнең “Алмаш” тимурчы отряды 1 урынга лаек булып, дипломга лаек булды, эшләре республикага тәкъдим ителде. Менә шулай кайный безнең мәктәп тормышы.

Яңалыклар белән педагог-оештыручы Энҗе Садриева таныштырды. 



К списку новостей