• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31
Телефон: +7(843)-703-26-35
E-Mail: sch736k@rambler.ru, Sku.Kbc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Кушманская ООШ"
Руководитель: Гафарова Равиля Рахимулловна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 87 учащихся / укучы
У нас учат: 16 учителей / укытучы

Новости

"Батырлык дәресләре"

Опубликовано: 19.02.2016

18нче февраль көнне 2нче сыйныфта “Батырлык дәресе”  темасына тәрбия сәгате уздырылды.

Дәреснең  максаты -   батырлык сүзен балаларның ничек аңлауларын ачыклау , батырлык төшенчәсе турындагы күзаллауларын киңәйтү, батырлыкның физик көч белән генә бәйле булмавын төшендерү, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның  батырлыгына хөрмәт тәрбияләү.

Укучылар дәрестә актив булдылар. Батыр сүзенең акыллы, тырыш, тәвәккәл ,уңган кебек сыйфатлар белән янәшә торуы аңлатылды. Г. Сабитовның “Тәүге батырлык” хикәясе аша бу төшенчәнең киң мәгънәгә ия булуын ачыкладык. Дәрес азагында барыбыз бергә “Тынычлык” җырын башкардык, батырлыкны тыныч тормышта гына кылырга насыйп булуын теләдек.


18 нче февраль көнне 4 сыйныфта “Батырлык дәресе” темасына тәрбия сәгате узды. Иң беренче “Батырлык” дәресенә аңлатма бирелде. Батырлык эшләү кайсы очракларда булырга мөмкин? Батыр кеше нинди була? Дәрестә бу сорауларга җавап таптык. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклар турында сөйләштек.

5 класс тәрбия дәресе үткәрелде                             18.02.2016

Тема: Батыр кем ул? Батырлык юлы кайдан, кайчан башлана?

Максат: 1. “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату.Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.Тыныч тормышта да батырлык  эшләүчеләр белән таныштыру.

2. Үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту,камиллеккә омтылыш тудыру.

 

 

18 1февраль көнне 9 сыйныфта "Батырлык дәресе" темасына тәрбия сәгате (әңгәмә) үткәрелде. Әлеге тәрбия сәгате 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде. Тәрбия сәгатенең максаты: укучыларны "батырлык", "кыюлык", "герой" төшенчәләре белән тирәнрәк таныштыру, балаларда патриотлык сыйфатларын үстерү, аларда туган илләренә, ил батырларына карата хөрмәт һәм  горурлык хисе тәрбияләү. Тәрбия сәгате вакытында презентация һәм видеоязма кулланылды, Бөек Ватан сугышы чорында һәм тыныч тормыш вакытында батырлык кылган балалар хакында мәгълүмат бирелде, укучыларның әлегә темага карата булган фикерләре тыңланылды.

 

Видео күрсәтелде.

7 нче сыйныфта батырлык дәресе “Батырлыкка һәрвакыт урын бар” темасына үтте. Укучыларга батырлыкның төшенчәсенең асылы әңгәмә барышында аңлатылды. Батыр кешеләргә мисаллар китерелде, бигрәк тә яшь батырларның кылган гамәлләре  турында сөйләнде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы батырларына зур урын бирелде. Үзебезнең район геройлары турында презентация күрсәтелде.

6 нчы сыйныфта

                             1. “Батырлык” төшенчәсенең мәгънәсен аңлату.Бөек Ватан сугышы һәм тыл батырларына ихтирам,хөрмәт тәрбияләү.Тыныч тормышта да батырлык  эшләүчеләр белән таныштыру.

                         2. Үз-үзеңдә максатчанлык хисләрен ныгыту,камиллеккә омтылыш тудыру.

Максатлры куелды.Һәм мин куелган максатыма ирештем дип уйлыйм. Дәресне, -

Батырлык юлы кайда, кайчан башлана дигән сораулары белән башлап җибәрдек .

18 нче февраль көнне 8 нче сыйныфта Батырлык дәресе узды. Дәрескә презентация әзерләнгән иде. Укучылар Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәрен тирәнәйттеләр, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган шагыйрьләр Муса Җәлил һәм җәлилчеләр, Фатих Кәримнәрнең батырлыгын искә төшерделәр. Танылган язучыларыбызның батырлык турында әйтеп калдырган фикерләре белән таныштылар. Дәрестә "Алар илгә җиңү алып кайтты", "Батырлар китабы" кебек китаплар кулланылды. Укучылар әлеге китапларны зур кызыксыну белән карадылар, якташларын танып алдылар. Бу атнада Олы Кайбыч авылында әфганчыларга багышланган һәйкәл ачылу турында да әйтелде.
Дәрестә катнашкан һәр укучы үз-үзенә: “Әгәр мондый хәлләр минем белән булган булса?” дигән сорауны бирми калмагандыр. Һәм шул ук вакытта нәтиҗә дә чыгаргандыр: тыныч тормыш бик кадерле һәм аны һәркайсыбыз сакларга, иминлекне тәэмин итәргә кирәк! 




К списку новостей